поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.04.2014 Җәмгыять

Кем юньсездер әле монда...

Хатлар күп килә безгә. Махсус санадым, бер айга уртача 300ләп хат алабыз. Менә бу юлы да соңгы атнада килгән хатларга күз салдым. Һәм аптырап куйдым: аларның күбесе яшьләр турында, яшьләрнең тормышына, яшәешенә, тәртибенә багышланган. Иң хәтәре: ник бер җылы сүз булсын!

Хатлар “имансыз яшьләр һаман җинаять кыла”, “алга таба болай дәвам итсә, кая барып җитәрләр?”, “армиядә хезмәт итмиләр, эшкә чыкмыйлар, ә акча саный беләләр, акча күп кирәк аларга”, “сыра, аракы эчеп кафеларда уза гомерләре”, “атай алган машинада җилдерәләр”, “безнең кебек уфалла арбасы тартып үссәләр, болай кыланмаслар иде”, “акча түләп укып чыгалар да, табиб булып кеше үтерә башлыйлар, төзегән йортлары җимерелә, руль артына утырсалар, фаҗигагә тарыйлар” кебек гаеп атулардан, битәрләүләрдән тора. Кайбер авторларыбыз яшьләрне шулкадәр күралмый ки, кодрәтләреннән килсә, Алла сакласын, бүген үк сугышка җибәрер, сөргенгә сөрер иде. “Яшь егетләр симерә, корсаклары үсә, мылтык күтәртеп чаптырыр идем шуларны, чөнки мин алар яшендә фәлән иттем, төгән иттем, әллә ничә медаль алдым, исемем мактау тактасыннан төшмәде, өй салдым, биш бала тәрбияләдем”, – дип язган Актаныш районының Актанышбаш авылыннан бер ир. “Хәзерге кызлар егетләрне бөтенләй хөрмәт итми. Таләпләренә җавап бирмәсәләр, куып җибәрәләр. Ә бит үзләре авыру, бала таба алмыйлар, сүгенәләр, җыештыра, юа, пешерә дә белмиләр. Аларны җәмгыять шулай бозып бетерде. Бала алып кайтуга, кесә тутырып акча бирәләр, аерылышканда да хатын-кызны беренче планга куялар. Бер көн эшләмәсә дә, иренең ярты мал-мөлкәтен тартып ала. Аннан, руль артында йөреп, шундый көнгә калган, иргә әйләнгәндер инде алар. Күбесенең аяк атлап йөрүләренә кадәр ирләрнеке. Ә егетләр турында бөтенләй язасым килми. Максатсыз, ялкау алар”, – дип язган Казан шәһәренең Годовиков урамында яшәүче элекке укытучы Сәрвәр Сабитова.

Без бу хатларны әкренләп газета битләрендә бирербез, әлбәттә. Ләкин мин бу юлы үземчә тикшерү уздырдым, хатларны тирәнтен өйрәндем, бер статистика да хасил булды. Әлеге хатларның авторларын кем дип уйлыйсыз инде? Өлкән буын кешеләре диярсез. Юк, хат язучыларның яше – 40-55 арасы! Димәк, яшьләрнең әби-бабалары дәшми, ә менә әти-әниләр сүгә!

Кем идек тә, кем булдык...


Минем өчен 40-55 яшьлекләргә бәя бирү җиңелрәк, чөнки үземнең яшем дә шулар арасында тибрәлә.

Дөресен генә әйткәндә, яшьтәшләремнең күбесе кебек мин дә үземнең октябрятлы, пионерлы, комсомоллы яшьлегемне сагынам. Бер караганда, шәп тәрбия бирделәр! Илебезне яратырга, аның белән горурланырга өйрәттеләр, шул рәвешле патриотизм хисе тәрбияләделәр. Хәзерге яшьләр бу сүзне белми, аларның лексиконында юк ул! Без генә ул иң бәхетле илдә яшәгәнебезгә ышанып, ул-бу була калса, аны якларга, сакларга кирәген белеп үстек. Чөнки без үрнәк алып үскән Александр Матросов белән Газинур Гафиятуллин гына ни тора! Соңрак аларның җыелма образ икәнен дә белдек, анысы.

Шуның өстенә, туктаусыз уңган-булган сыер савучылар, тракторчылар һәм игенчеләр үстергән ипинең кадере турында иншалар яздырдылар, тәрбия сәгатьләрендә фәлән гектар чирәм җир эшкәртүчеләр, эшләп уңышка ирешүчеләр һәм... халкын ачлыктан тилмертүче кабахәт Америка хакында сөйләп тордылар. Дөрес, соңрак чирәм җир эшкәрткәндә үлеп калучыларның байтак булуын да белдем. Ләкин мәктәптә бу хакта да әйтмәделәр. Мин бары укырга һәм эшләргә, илеңне яратырга кирәклеген генә белеп үстем. Аннан, шуңа да рәхмәтлемен: миннән 70 үк булмаса да, 40 төрле һөнәр иясе ясарга тырыштылар. Басуга чыгып трактор да йөрттек, малайлар белән остаханәдә кадак та кактык. НВП дәресендә тау астына төшеп аттык та. Дөрес, соңрак тегәргә-бәйләргә өйрәтә башладылар, ләкин минем күңелгә кадак белән автомат якынрак иде инде. Инә белән “күз җыеп” бәйләп утырганчы, дөбер-шатыр атасың. Бәйли дә, тегә дә белмим... Аның каравы, Калашников мылтыгын сүтә, җыя беләм! Гөнаһ шомлыгы, ничә секундта сүтеп-җыярга кирәклеге генә исемнән чыккан. Болар миңа нигә кирәк булган дисезме? Ул вакытта мин үземчә нәтиҗә ясадым, кирәк булса, Ватан-Ананы сакларга мылтык тотып китәчәкмен!

Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшләде, концерт-театрлар куйдык, төрле чараларда катнаштык. Монысы мәктәп тормышы булды. Мин моннан ике әйберне мәңгегә хәтеремә уеп чыгып киттем: дөньяда ике кадерле әйбер бар: берсе – туган ил, икенчесе – икмәк! Аннан, укырга һәм укырга, эшләргә һәм эшләргә кирәк. Олыларны хөрмәт итәргә кирәклеген дә белдем. Шулай булмый ни, шефлык итеп ничә әбинең карын көрәдек, идәнен юдык бит без! Аннан, мин илемнең лаеклы граҗданины булып җәмгыятьнең бәхетле ячейкасын булдырырга, ягъни, үзем кебек “акыллы” кешегә кияүгә чыгып, гаилә корырга, балалар үстерергә тиешмен. Ә калганы, рус әйтмешли, ерунда! Без кызыл унлык, фатир кебек әйберләр белән баш катырырга тиеш түгел, болардан өстен идек.

Югары уку йортын тәмамлап, инде кеше булдык дигәндә генә илдә үзгәртеп кору башланды. Горурланган илебез таркалды, Алла урынына күргән Ленин бабабыз алдакчы булып чыкты, хәтта көн-төн ятлаган фәнни коммунизмнан имтихан да бирәсе булмады, андый фән, гомумән, кирәкми, янәсе. Инде без нишләргә тиеш? Мин, мәсәлән, илемне ярата, мылтыктан ата, ипинең кадерен генә беләм. Укырга да каршы түгелмен. Ә менә акча эшләргә, үз эшеңне булдырырга, максатыңа ирешергә өйрәтмәделәр. Кыскасы, менә шушы яңа шартларда югалып калды безнең буын. Күпләр эшсезлектән эчүчелеккә сабышты. Хәзер дә авыл исерекләрен 45-55 яшьләрдәге кешеләр тәшкил итә. Дөрес, кайберәүләр дин юлында йөргән якын кешеләренең йогынтысын тоеп, икенчеләр авыр вакытларында ярдәм эзләп, дингә сыенды. Ләкин мине моның өчен яңадан тудырырга, яңадан тәрбияләргә кирәк. Өстәвенә, арабызда гаилә кора алмый картайган ирләр дә җитәрлек. Чөнки ул вакытларда кызлар шәһәргә китте, егетләр авылда калды. Хәзер генә ул, авыл белән шәһәр арасында әллә ни зур аерма юк. Элек алай түгел иде. Берәүнең дә авылда, тизәк арасында каласы килмәде. Тешләре коелган менә шул яшьтәшләремнең кайберсе һаман да хатын эзләп тилмерә. Өстәвенә, безнең буынга хәзерге заманга яраклашуы әле дә авыр. Чөнки күпләребез компьютер дигән “даһи”ны һаман өйрәнеп бетерә алмый, чит телләр турында әйтеп торасы да юк. Чөнки без техника күргән кеше түгел, ә эшләргә кушалар! Тулай торакта картаючыларның да күбесе безнең буын. Чөнки яраткан илебез таркалды, дәүләт безгә фатир түгел, кукиш күрсәтте. Хәер, таркалганчы да, халкы өчен җан атмаган инде ул.

Авылда яшәүчеләрнең дә тормышы әллә кая китмәгән. Яңа йортлар төзи алмадылар. Чөнки эшсез калдылар, акча эшли белмәделәр. Инде хәзер ата-анасы йортында картлыгын каршы алырга әзерләнәләр. Авылга кагылышлы яңа законнарны да белеп бетерә алмыйлар. Белсәләр дә, нидер үзгәртергә теләмиләр, чөнки документлар җыясы, тегеләй-болай итәсе бар. Ә без – ялкау. Безгә аңлатырга, китереп бирергә тиешләр! Шулай булгач, хәзерге яшьләрне сүгәр, күкрәк кагып мактанырлыгыбыз бармы? Кем идек тә, кем булдык. Коммунизм да төзи алмадык бит, ичмасам!

Һәр заманның була “сволочы...”


Инде хәзер бүгенге “юньсез” яшьләргә тукталыйк. Монда да күзәтүләрдән чыгып аларга бәя бирергә тырышырмын. Чөнки олы улым 25 яшьтә. Мәктәпне бетерде, институтта алты ел укыды. Мәктәбенә тел-теш тидерә алмыйм. Начар укытмадылар. Акча җыеп кына йөрәккә төштеләр. Улыбыз безнең белән яши. Дуслары күп. Кайберләре гаиләле булды инде. Араларында бозык юлдан китүчеләр дә, исерекләр, наркоманнар да юк. Барысы да югары белем алды. Җиң сызганып эшлиләр. Күбесе үз эшен булдырып карады. Яндылар, акчаларын югалттылар да, хәзер өметсезлеккә чумдылар, төшенкелеккә бирелделәр. Чөнки кая барсалар, шунда алдап кайтардылар.

Алар, чыннан да, үзләре яшәгән илне, җәмгыятьне яратмый, ышанмый. Чөнки аларга бушлай фатир түгел, тутыккан кадак та бирмәде ул дәүләт дигәннәре. Бирергә дә җыенмый, эш белән дә тәэмин итә алмый. Тегеләй итеп, болай итеп карадылар, ләкин алар бер тармакта да кирәк түгел. Югыйсә, кулларыннан килмәгән эшләре юк... Армиягә барырга да теләмиләр, чөнки анда ниләр майтарылганын яхшы аңлыйлар. Хәзер бит интернет дигән әйбер бар. Анда үзләре кебек егетләр күргәннәрен-белгәннәрен язып-аңлатып тора. Ә мин аларны моның өчен битәрләмим. Башта дәүләт армиясен, андагы тәртипләрне җайга салсын, ниһаять, егетләребез горурлана алырдай ил төзесен, аннан күзләре күрер.

“Яшьләр җинаять кыла” дип лаф орырга да кирәкмидер. Алар гына кылмый җинаятьне. Картаеп, сакаллары агарып бетүчеләр дә бар җинаятьчеләр арасында. Аннан, миңа калса “алар нигә җинаятькә бара?” дигән сорау куярга кирәк. Элек “фатир бирәбез, чиратка куйдык” дип алдап эшләтәләр иде бит. Хәзер монысыннан да мәхрүм калдылар. Ипотекага да фатир ала алмыйлар, чөнки беренчел капитал кирәк. Менә шуларны ала-куша торгач, ышанычлары бетәдер инде. Ләкин минем яшьлектәге кебек урамда исереп йөрүче яшьләр юк бүген! Алар кая китте икән соң? Элек Сабантуй булса, анда исерек, бәйрәм булса, монда исерек ауный иде.

Авторларның бер сүзе белән килешәм, чыннан да, хәзерге заман яшьләре кафеларга, төнге клубларга йөри. Ләкин, чын дөресен әйтәм, анда алай ук куркыныч түгел. Рәхәтләнеп биеп кайтасың. Ә наркоманнарны клубтан “эзләргә” кирәкми. Чөнки клубларда, ачуым да бер килмәгәе, кеше саен берәр сакчы, тентеп кертәләр. Наркоман дигәннән, моннан биш-алты ел элек алар подъезд тулы иде, хәзер күренмиләр...

Әйе, акча яраталар. Чөнки аннан башка сулап та булмаганын аңлыйлар. Дөрес әйтәсез, үзләре борыннары белән җир сөрергә, иртәдән кичкә кадәр эшләргә, уфалла арбасы тартырга да теләмиләр. “Моның белән яшәп булмый, ачтан үлмәс өчен ярап тора” гына диешәләр. Чөнки тирә-юньнәрендә арба тартучылар түгел, аңа утырып баручылар байый! Тик менә шул арбага ничек кенә утырырга? Чөнки акчалы эшкә эләгә алмыйлар. Карьера ясау да башка сыймаслык әйбер, хәзер синең акылыңа карамыйлар, барысын да урындагы таныш-белеш хәл итә. Дөрес аңлагыз, мин төшемле эш, нормаль яшьләр турында сүз алып барам.

Ләкин безнең буынга караганда терерәк, күпкә башлырак, максатчанрак, кыюрак алар. Тормышны да дөрес аңлыйлар, аңа бәя бирә беләләр. Әлбәттә, моңа җәмгыятьтәге үзгәрешләр, үсеш тә йогынты ясамый калмыйдыр. Авылдагы яшьләр дә ничек итсә итә, яңа йортлар төзи, фермер була, шәһәрдәгеләре ипотека дип акча тупларга омтыла.

Кызларга бөтенләй тел-теш тидермәс идем. Авылдан килгән сеңелләрем горурланырлык, стипендия алып укыйлар, укудан соң эшлиләр, пешерәләр-төшерәләр. Яшәгән фатирлары ялт иткән, әти-әнисенең хәлен белеп торалар. Берсе Казан егетенә кияүгә чыкты инде, матур итеп тормыш башлап җибәрделәр. Гаилә дусларыбызның кызлары да булдыра. Казан кызы. Токмач басып аш пешерә, рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Руль артында йөри, әнисен эшеннән барып ала. Шимбә көнне дус кызлары белән төнге клубка барып биеп кайта, якшәмбедә юа, җыештыра, әти-әнисен төрле ризыклар пешереп сыйлый.

Руль дигәннән, юл фаҗигасендә, чыннан да, күп очракта кайнар канлы егетләр гаепле. Ләкин монда да гаеп бер яклы гына түгел. Чөнки йөртү таныклыгын алу проблема тудырмый хәзер, зур тизлектә җилдерә торган машиналар артып тора, ә юллар кычкырып еларлык.

Инде хәзерге яшьләрне яклап шуны да өстисем килә: алар динне үз итә, күбесе дин юлыннан китеп, тормышларының мәгънәсен тапты. Теге кафега йөри торган егетләр дә мәчеткә сәдака бирергә бара.

Тагын бер улым бар әле минем. Анысы 13 яшьтә. Менә ул бөтенләй бүтән камырдан. Фикерләве дә башка. Акчага карашы да сәер. Сыйныфташлары каникул саен Европа буйлап сәяхәт итә. Аңа “үскәч кем буласың?” дигән сорауны да биреп карадым. “Кем белә, киләчәктә тормыш кайсы якка үзгәрә бит әле”, диде. Монысы киләчәк буын. Аларны соңрак сүгәрбез...

Шулай булгач, ни дияргә, нинди нәтиҗә ясарга кала инде? Такташ әйтмешли, “һәр заманның була үзенә күрә сволочы (каһәр суккыры)!” Барысын да бер тишек тагаракка салып болгатмыйк инде, җәмәгать. 


Эльмира ФЛҮН
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»