поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.04.2014 Җәмгыять

Бала уенчык түгел!

Әти, әни – бу сүзләр һәр кешегә дә таныш. Әмма, кызганыч, аны һәр кеше дә әйтә алмый... Интернет мәгълүматлары буенча, Россиядә 2013 елда якынча 25 млн бала исәпләнә. Шуларның 118 000е – ятим, ә аларның 83 процентының исән әти-әнисе бар. Баланың әти-әнисе була торып та, ни өчен соң ул аларга бу изге сүзләрне әйтә алмый?!.

Тормыш авыр нәрсә, һәрчак акча җитми, көндәлек мәшәкатьләр борчый, өйдә, эштә проблемалар, дияр күбесе. Алар кемдә юк икән соң? Тормыш үзе сынау бит ул, кешенең көче шул сынаулар аша үткәндә күренә. Көчсез кеше исә кечкенә генә авырлыктан да сынып, яшәүдән туктарга мөмкин. Юк, ул үзенә кул салмый, ә бары тик, зомби сыман, тереклек итүче җан иясе генә булып кала. Шул җан иясенең икенче җан иясе барлыкка килә... һәм нарасыен тормыш иркенә калдыра. Аңлы рәвештә эшлиме ул аны, аңсызмы – анысы мөһим түгел. Менә бала инде ятимнәр йортында. Бер тамчы назга сусаган сабый: «Кычкырма, җитәр, елама, тынычлан инде!» – дигән сүзләрне генә ишетергә мәҗбүр. Аны, кулына алып, беркем дә бер минуттан артык сөймәс, ягымлы тавыш белән: «Балам!» – дип тә эндәшмәс. Дөрес, әле бер яше дә тулмаган сабыйларның ятимнәр йортыннан гаиләле өйгә күчү «бәхете» бар, ләкин ул инде газиз, карынында йөртеп, 9 ай буе көтеп алынган бала булмый.

Ятимнәрнең тормышын өйрәнгәндә, депривация дигән күренешкә тап булдым. Ул – югалу дигәнне аңлата. Психологлар әйтүенчә, депривация наз җитмәүдән барлыкка килә. Күңел җылысы җитмәүне каплар өчен, бала тегендә-монда әйләнеп, чайкалып утыра, чамасыз ашый башлый икән. Ул ятимнәр йортындагы балаларның һәркайсында да бар, ягъни аның күрсәткече 100 процент. Моннан сакланып та булмый икән. Тәрбиячеләр йорттагы һәр баланы да кочып-иркәләп утыра алмый, шуңа күрә, баланың башка юлы калмый: ул үз-үзен тибрәлүләр белән тынычландыра. Бу процесс аның психикасына да тәэсир итә.

Психиканы боза торган икенче халәт ул – курку. Мәңгелек курку. Күз алдыгызга гына китереп карагыз әле: «Сез дөньяда кинәт берүзегез генә калдыгыз. Яныгызда төрле кешеләр йөри, ләкин алар Сезне күрмиләр, дөресрәге, күреп тә игътибар бирмиләр. Һәм, һәр кешедә булганча, сезне дә курку биләп ала! Ә бала?.. Бала бу очракта нишләргә тиеш? Ә бит аларның куркуы безнекеннән күпкә зуррак. Алар төчкергән тавыштан да сискәнеп куя... Вакыт узган саен, бу мәңгелек курку баланың баш миенә йогынты ясый башлый. Ә уллыкка һәм кызлыкка алырга килгән парларга сәламәт, акыллы һәм матур бала кирәк...

Балигъ булган егет-кызлар ятимнәр йортыннан чыккач кая бара? Аяныч күрсәткечләр һәркемгә дә мәгълүм: 40 проценты җинаять юлына баса. 10 баланың бары тик берсе генә үзен тормышта таба, җәмгыятьнең лаеклы өлеше булып китә.

Ятимнәр тормышына битараф булмаган кешеләр шактый. Алар арасында яшьләр дә бар. Февраль аенда КФУ студенты Ширин Әл-Әнси Казан халкына Ольга Синяеваның «Блеф, или с Новым годом» исемле фильмын күрсәткән иде. Анда ятимнәр йорты системасы, балаларның яшәеше сурәтләнә. Ширинның максаты – яшьләргә, гомумән, кешеләргә ятимнәр тормышын ачу, һәр күңелдә кешелеклелек сыйфатын кабызу.

Кеше баласын көчсез булганга ташлый. Андый кеше җаваплылыкны белми, алдан уйламыйча эш йөртә. Ул эгоист, үз мәнфәгатьләрен, теләген генә кайгырта торган кеше була. Бала ташлау, минемчә, аны үтерүдән аерылмый, чөнки баласын ташлап киткән кеше җанны үтерүче, тормышны җимерүче. Шундый хәлләр булмасын өчен, һәр кеше дә алдан уйларга, бала табуга бик җитди карарга тиеш. Бала бүләк яки уенчык түгел, ул – җан! – ди Ширин.

Ятим балалар киләчәге караңгы төсмерләрдә генә «бизәлгән». Һәм монда һәр кешенең дә гаебе бардыр. Аларның тормышка карата булган нәфрәтләре, битарафлыклары һәм куркулары безне дә битараф калдырмасын иде. Бала ташлау ул – үзеңне, әти-әниеңне, җәмгыятьне һәм Ходайны яратмау, хөрмәт итмәү. Безнең киләчәк балалар һәм яшьләр кулында. «Ни чәчсәң – шуны урырсың» дигән мәкаль бу очракта урынлы булыр дип уйлыйм. Чыннан да, җәмгыятьне без үзебез тудырабыз, үстерәбез һәм тәрбиялибез. Шуңа күрә, һәр кеше дә моны үзеннән башлап, үзендә бары яхшы сыйфатларны гына булдырса, киләчәгебез яхшы якка үзгәрер! 


Альбина ШИҺАПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»