16.04.2014 Мәдәният
Тукай премиясе: кичә һәм бүген
Һәр ел яз көне әдәбият һәм сәнгать өлкәсе кырмыска оясын хәтерләтеп ала. Бөек Тукай исеме белән аталган премияне бүлешү процессы үзе бер спектакльне хәтерләтә. Трагедиясе дә бар, комедиясе дә.
Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Харис Якупов, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйх Колбарисов, Асия Хәйруллина, Ширияздан Сарымсаков, Әнәс Тумашев, Лотфулла Фәттахов, Нияз Даутов... 1958 елда тәүге тапкыр Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә әнә шундый шәхесләр лаек була. Чын мәгънәсендә татар әдәбиятының һәм сәнгатенең классиклары. Алар иҗат иткән “Шүрәле” балеты, “Тукай” романы, “Җәлил” опералары, “Җилкәнсезләр” спектакле, рәсем һәм рольләре дә хакыйкатьтә милли җәүһәрләргә әверелә. Һичшиксез, бөек Тукай исеме белән аталган бүләкне алуга лаеклы иҗат җимешләре.
Тукай премиясе белән бәйле ыгы-зыгылы апрель аенда һәрчак әнә шул исемнәр хакында уйланам. Һәм кичә алганнарны бүген алачаклар (алырга мөмкин) белән чагыштырам. Яруллиннар, Фәйзиләр, Җиһановлар белән тиң куеп буламы бүгенге “җәүһәрләр”не? Кызганыч, соңгы елларда бүләк алган әсәрләр һәм аларның авторларын киләчәктә нәрсә көтә - анысын төгәл генә әйтә алмыйбыз. Теге яки бу шәхеснең һәм аның иҗат җимешләренең ни дәрәҗәдә халык күңеленә кереп калачагы еллар аша гына билгеле булачак. 1958 елда әле “Шүрәле”, “Тукай”, “Җәлил”, “Җилкәнсезләр”нең дә язмышы төгәл билгеле булмагандыр, алар да кемдер тарафыннан уртакул әсәрләр булып саналгандыр. Еллар, чорлар, үзгәрешләр сынаган аларның булырлыкмы-юкмы икәнлеген. Кем белә: Фатыйх Сибагатуллин китаплары киләчәктә, еллар-дәверләр узгач, тагын да зуррак бәя алыр. Чорлар аша Фән Вәлиәхмәтов һәм башкаларның җырлары тагын да моңлырак ишетелер.
Берничә ел – күрсәткеч түгел
Юк, мин һич кенә дә Ф.Сибагатуллин биш ел эчендә дөнья күргән китаплары белән премия алырга тиеш түгел дип санамыйм. Лаек түгел дип тә әйтмим (яшермим: шәхсән үзем иң беренче китабы белән генә таныш, шунысын укыгач (укый башлагач), калганнары нигәдер кызыксыну уятмады). Әйткәнемчә, хезмәтләргә гадел һәм чын бәяне еллар гына бирәчәк. Күпчелек депутатның китапларын тарихи хезмәт дип атый, нигезләмәдә исә сүз нәкъ менә әсәрләр турында бара. Әмма Тукай премиясе аерым фәнни хезмәтләргә дә бирелгән. Әйтик, Язучылар берлеге әгъзасы булып торса да, Әбрар ага Кәримуллин премиягә лаек булырлык повестьлар да, романнар да язмаган. Дәрәҗәле бүләккә исә китап тарихына багышланган өч томлык хезмәте өчен лаек була. Нил Юзиев, Ибраһим Нуруллин, Рафаэль Мостафиннар да әлеге бүләк өчен көрәштә фәнни басмалары белән җиңеп чыкты. Әмма бу шәхесләр гомер-гомергә әдәбият турында, китап турында язган, өйрәнгән, шуңа гомерен багышлаган. Алай гына да түгел, бәлки татарга хезмәт иткән (аннан килеп, премия турындагы нигезләмәдә сәнгать һәм әдәбият белем өлкәсендәге фәнни эзләнүләр өчен бирелү турында да язылган, ягъни әлеге шәхесләр бу яктан да туры килә). Фатыйх Сәүбән улын исә без моңарчы оста җитәкче, “хозяйственник” буларак кына белә идек. Һичьюгы, бәлки бераз көтеп торырга булгандыр?
Александр Сладковскийга бәйле дә соңгы факторны китерер идем. Әйе, талантлы шәхес, сүз дә юк. Шактый гына эшләргә дә өлгерде. Үзе генә түгел, менә дигән коллективы белән (шуннан тагын бер сорау туа: димәк, премиягә Сладковский үзе генә ия булып чыга, димәк, ул антологияне бер үзе башкарып чыккан). Әмма гомерен татар халкына, татар сәнгатенә хезмәт итүгә багышладымы әле ул? Юк, әлбәттә. Татар дөньясында аннан кала да үзен милләткә багышлаган күпме кешеләр бар әле! Дәрәҗәлеләре бар, дәрәҗәсезләре (мактаулы исемсезләре диюем). Иртәрәк әле, иртәрәк...
Фәйзуллинга – 35тә, Бәшировка – 95тә
Иртәрәк, дидем дә, тагын үз-үзем белән бәхәсләшә башладым. Бездә мактаулы исемнәрне кеше картаеп беткәч, пенсиягә чыгар яки, тагын да аянычрагы, вафат булыр алдыннан тапшыралар. Картларга да кирәк премияләр – бәхәсләшмим. 70нең теге ягында булганнарның да, үҗәтләнә-үҗәтләнә, премия алырга теләүчеләре бихисап. Күбесен мактаулы исемнән бигрәк әнә шул премиясе котырта. Җәмгыятькә кирәге калмаганга, андыйларны да аңларга буладыр. Балалары, комсыз хатыннары котыртканнары да бар... Ә бит, асылда, ул премияләрне кеше яшьрәк чагында, типтереп яшәргә өметләнгән бер вакытта алу күпкә күңеллерәктер. Бигрәк тә 300 меңне 500 меңгә җиткергән вакытта. (Хәер, анысы да бер сәдака гына, минемчә. Спортчыларга әнә бер Олимпиадада җиңгән өчен дүрт миллион вәгъдә итәләр, гомерен халкына багышлаганнар исә 500 мең белән чикләнә. Анысы өчен дә сугыш бара.)
Равил Фәйзуллин Тукай премиясенә 35 яшендә ия булган (кызык: интернеттагы күп кенә чыганакларда аның бүләкне 1973 елда алуы турында язалар). Бүгенге көнгә кадәр татар әдәбиятының алдынгы сафларында булуында әнә шул факт та зур роль уйнагандыр, мөгаен. Туфан Миңнуллинга 44 яшендә эләгә ул. Гомәр Бәширов исә 95 (!) яшендә ия була ошбу бүләккә. Бәширов та татар әдәбиятының классигы санала, югыйсә. Төшеп калган кеше дә булмаган. “Намус”ы ярар да (анысы СССРның Дәүләт бүләгенә лаек була), “Туган ягым – яшел бишек”, “Җидегән чишмә”ләре Тукай премиясенә лаек була алмаганмыни? Әнә шундый хәлләр дә бар. Гомумән алганда, премиягә дәгъва кылганда, “син әле яшь, өлгерерсең” принцибы гамәлдә булуын инкарь итү ярамый. Аннан килеп, бүләкләр еш кына юбилей елында бирелә. Шулай ук бәхәсле момент, дип бәялимен. Алай булгач, быел Тукай премиясе Вахит Имамовка тәтер, мөгаен. Чагыштырмача яшьрәк тә: 60 “кына” тулды әле. Тарихи әсәрләре белән татар әдәбиятында үзенә билгеле бер урын булдыруын танысам да, әсәрләре “халык кырылып укый” дигән принципка туры килү-килмәвенә шикләнәм. Шул исәптән, Нурислам Хәсәновны да татар укучысы белеп бетерә дип санамыйм (болары – субъектив фикер, киресенчә булса, шат кына булачакмын).
Кем лаек соң?
Флера Гыйззәтуллина? Клара Булатова? Бәлки. Беренчесенең мөмкинлекләре күбрәктер. Гаделлек тантана итсә, Рафаэль Ильясовның да бүләк алу мөмкинлеге юк түгел. Фән Вәлиәхмәтов кемгәдер ошый, кемдер тавышын тыңлый алмый. Рәсем сәнгатен белмим, шуңа калган ике дәгъвачы хакында берни әйтә алмыйм.
Укучым килешерме-юкмы – белмим, әмма быелгы кандидатлар арасында “менә ул лаек!” дип, бармак төртеп күрсәтерлек олуг шәхесләребез юк, бугай. Һәрхәлдә, Тукай премиясенең шул ук иң беренче лауреатлары югарылыгыннан караганда шулай тоела. Соңгы елларда театр артистларына да эләкми башлады дәрәҗәле бүләк. Әллә соң бездә, әдәбиятыбызда, сәнгатебездә искитәрлек югары дәрәҗәдәге әсәрләр бетеп барамы? Әллә укучы, тамашачы үз беттеме? Шулай булгач, Тукай исеме белән бәйле премия бирүне туктатып торырга кирәкмиме икән? Бәлки чын лаеклыларны ачыклау эшен 15 кешелек комиссия түгел (һәркемнең үз фикере, үз танышлары, дуслары бар), ә халык үзе башкарырга тиештер?
...Премияне кем алу-алмавына битараф та, түгел дә. Минем өчен башкасы мөһимрәк. Тукай кадәр Тукай исеме белән аталган премиягә, беренче чиратта, татар халкына гомере буе хезмәт иткән авторлар, халык егылып укый, карый, ишетә торган әсәрләр лаек булырга тиештер. Һәм әлеге хезмәт берничә ел яки ике-өч “әсәр” белән генә үлчәнмәсен иде...