|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2009 Җәмгыять
“КҮБРӘК БЕЛГӘН САЕН АЗРАК БЕЛГӘНЕМНЕ БЕЛӘМ”Әңгәмәдәшем “Самый умный” тапшыруында катнашып, чак кына җиңүче булмый калган малай – Казандагы 19нчы гимназиянең VI Г сыйныфы укучысы Дима Хохлачев. – Дима, әйт әле,телевизор экранына, бу популяр тапшыруга син ничек эләктең?
– "СТС-Казан” каналы “Самый умный”проекты белән бергәләп, 83нче мәктәптә сайлап алу ярышлары уздырды. Күп белергә яраткач, мин дә катнашырга булдым, үземне сынап карыйсым килде. Дулкынлануымны җиңеп, каушамаска тырышып, җавап бирдем сорауларга. Берничә көннән шалтыратып, иң күп балл җыюым турында әйттеләр һәм Мәскәү сайлап алу уеннарына чакырдылар. Әти белән икәү башкалага киттек. Анда Россия Фәннәр Академиясе-нең кунакханәсенә урнаштык (аны “СТС” каналы арендалый), 13нче катка. Билгеле, “шайтан дюжинасы” бераз куркытты, ләкин әтием нык булырга кушты (рәсемдә).
– Театрда иң кызыгы сәхнә артында, диләр. “Самый умный”ның “кухнясы” ниндирәк? Экраннан гел елмаеп торучы Тина Канделаки нинди тәэсирләр калдырды?
– Тапшыруның зәңгәр экраннардан күрсәтелгән өлеше күп сәгатьләр буена сузыл-ган уенның бик кечкенә бер кисәге генә. Мин катнашкан уеннар сәгать 11дә башланып, кичке 4кә кадәр барды. Аңарчы безне студиягә килү белән гримладылар, фотога төшерделәр. (Уен барышында фотога төшерергә рөхсәт ителми.)
Уенны алып баручы Тина яхшы күңелле, ярдәмчел, гадел. Белеме, җиңүгә омтылышы булганнарны бер күрүдә таный, ярата. Әгәр яраса, һәрберебезгә әйтеп җибәрер иде, ләкин алай уенның кызыгы бетә инде ул. Репетициядә пульт белән идарә итәргә өйрәндек. Студиядә өч дәү экран бар. Алып баручы әйтә башлауга ук, сорау экранга да чыга. Без еш кына сорауны ишетеп бетермичә үк җавап биргәнгә күрә, сорауларны алдан белгәнсез, диләр. Юк, ул яктан монда таләпләр җитди, хәтта кырыс та. Бары тик үз белемеңә генә таяна аласың. Ярый әле, тапшыру туры эфирда бармый.
– Спортчылар үзләренең зур җиңүләрен кемнәргәдер багышлыйлар. Ә син уеныңны кемгә багышладың?
– Беренчедән, мин җиңүче түгел, уенчы гына. Мин олимпиада принцибы буенча яшим: иң мөһиме җиңү түгел, катнашу. Әгәр җиңгән булсам, уңышларымны әти-әниемә багышлар идем.
– Алай бөтен илгә белемеңне күрсәтергә курыкмагач, син отличниктыр инде, әйеме?
– Юк, “4”леләрем бар. Тарихны, инглиз телен, математиканы яратам. Музыка мәктәбендә баян классында укыйм.
– Хәзер мәктәптә кайбер малай-кызлар, “ак карга” кебек бүтәннәрдән аерылып тормас өчен, булган белемнәрен дә күрсәтмиләр.
– Ничек инде, кемгәдер ярыйм дип, надан булып йөрмәк кирәк. Миңа калса, үзләре бик тырышып та “агара” алмаганнар уйлап чыгарган сылтау гына бу. Ә мин “аерылып торудан” курыкмыйм. Мәскәүдән кайткач, минем белән хәзер өлкән сыйныф укучылары да хөрмәтләп исәнләшеп йөриләр. Урамда да, кибеттә дә таныйлар. Танылу җиңел түгел, ә шул биеклектә калу тагын да кыенрак, һәрчак камилләшеп торырга кирәк.
– Дима, кем булырга хыялланасың?
“Күбрәк белгән саен азрак белгәнемне беләм”, дигән бер акыл иясе. Мин дә шулай. Белемем арткан саен, хыялларым да үзгәрә. Ләкин кем генә булсам да, кешелеккә файда китерәсем килә.
– Сер булмаса, әйт әле, син белемне кайдан туплыйсың?
– Китаплардан. Шуңа мин китапларны күбрәк яратам. Төрле сүзлекләр, энциклопедияләр генә түгел, әдәби әсәрләр укыйм. Ә Интернетта артык күп мәгълүмат. Кирәгеннән кирәкмәгәне күбрәк. Салам эскертеннән инә эзләгән кебек, вакытны күп ала.
– Кабаттан Мәскәүгә “Самый умный”га барасың киләме?
– Әлбәттә. Үземдә җиңүгә ышаныч сизү белән, барачакмын. Анда мине төп бүләк – “Байбагым” көтә.
– Уңышлар сиңа!
Рәсемдә: бер төркем “акыллы башлар”. Уртада – “СТС” телеканалының популяр алып баручысы Тина Канделаки, уңнан икенче – Дима.
Йолдыз ШӘРАПОВА |
Иң күп укылган
|