15.04.2014 Мәдәният
Самарада башкорт халкы бәйрәме Каргатуй узды
Борынгы заманнарда мөселман кардәшләребез, язны кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар һәм аларны ботка белән сыйлаганнар. Соңрак бу йола бәйрәмгә әверелеп киткән – авыл читендәге калкурак урынга чыгып зур казаннарда ботка пешергәннәр, сыйланып, уйнап-биеп туйгач, ел уңдырышлы булсын, дип тели-тели ботканы таш өсләренә салып калдырганнар...
Самара шәһәренең Башкорт королтае иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Камилә Шәйхелисламова, бәйрәм тарихын кыскача гына сөйләгәннән соң, сүзне Мәдәният министрлыгында консультант булып эшләүче Мария Пошехоновага бирде. Ул халыкны министр исеменнән котлап, шундый сүзләр әйтте: “Борынгы заман халыклары саф чишмәләрнең суын эчеп көч һәм кодрәт алган кебек, без дә шул чишмәләрдәй саф халык фольклорына мөрәҗәгать итәбез, шулар аша борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешен күзаллыйбыз”.
Шәһәр башлыгы администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов та башкорт королтае эшчәнлегенә югары бәя биреп, башкорт халкының милли гореф-гадәтләрен саклауда уңышлар теләде. Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Светлана Жидкова да, мордва халкының милли-мәдәни автономиясе рәисе Елена Первушина да туган тел, милли җыр-биюләрне, гореф-гадәтләрне онытмаска кирәклеге турында сөйләделәр.
Бөтендөнья башкорт королтае башкарма комитеты Россия киңлекләрендә яшәүче милләттәшләренә Каргатуй бәйрәмен уздырырга гел ярдәм итеп килә. Менә быел да Уфадан зур гына делегация килеп төште. Алар Дәүләт җыелышы депутаты, Бөтендөнья башкорт королтае башкарма комитеты рәисе исеменнән Рәүдә Шәймәрдановага “Ал да нур сәс халкыңа” медален алып килгәннәр. Рәүдә ханым моңа һичшиксез лаек. Чөнки ул 10 ел буе үзе оештырган “Ләйсән” башкорт ансамбле белән хореограф буларак шөгыльләнә. Ничәмә буын башкорт балалары аның кулы аша узып халкына, милли мәдәнияткә хезмәт итәргә өйрәнде. Ә үткән елда бу ансамбль “Байык” телевизион конкурсында финалга чыгып, профессиональлеген күрсәткән иде.
...Бу бәйрәмдә һәр кеше үзен башкорт тирмәсендә дуслары белән очрашкан кебек хис итте. Литвинов сараенда бүген туганнар, дуслар, авылдашлар очрашты бит. Әнә, Большая Черниговка районы Украинка авылы балалары фойе идәнендә башкорт халкының борынгы көнкүреш әйберләрен тезеп куйганнар. “Курай” башкорт халкының мәдәниятен өйрәнү һәм “Ыргыз” тирә-юньне саклау оешмалары әгъзалары үзләренең кул эшләрен алып килгәннәр. Сәйлән белән чигелгән милли бизәкләр, җәймәләр һәм паласлар, киез итекләр һәм идән киезләре, чәкчәк һәм бал, бауырсак һәм пәрәмәчләр янында халык аеруча күп булды.
Украинка авылының “Курай” оешмасына йөрүче Юлиана Әхсәнова: “Без үзебезнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннар өчен саклап калу нияте белән шушы оешмага йөрибез. Үзебез өчен дә күп кызыклы мәгълүмат алабыз. Кемдер курайда уйный, кемдер кул эшләрен ярата, ә без җырлыйбыз һәм биибез. Безгә бу бик ошый”...
Юлиана дуслары белән күбесенчә рус телендә аралашса, өенә кайткач, туганнары белән тик башкорт телендә генә сөйләшә икән. “Минем энем Динисламга ике яшь тулып килә, һәм әни аның белән тик үзебезнең телдә генә сөйләшә”, - ди кыз. Шулай бишектә чакта өйрәтмәсәң, аннары соң булырга мөмкин бит, бик дөрес эшли аның әнисе.
Бәйрәмнең концерт программасы да бик шәп булды. Башта тамашачылар Самара өлкәсендәге башкорт коллективлары чыгышын, аннары Уфа артистларын карап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Карга боткасы да булды, әлбәттә.
Югарыдагы рәсемдә "Курай" ансамблендә шөгельләнүче Юлиана ӘХСӘНОВА күргәзмәдә
Рәүдә ШӘЙМӘРДАНОВА (уңнан беренче)
Автор фотосурәтләре.