14.04.2014 Җәмгыять
Бушлай торак башка булмаячак
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев заманында ук башланган тузган торакка каршы көрәш бик күпләр өчен бәхет ачкычы булды. Уңайлыксыз хәрәбәләрдә көн итүче меңләгән кеше рәхәткә тиенде.
Җимерек йортларны юк итү программасы бүген дә гамәлдә. Әмма хәзергесен элек булганы белән чагыштырырлык та түгел. Теркәлгән кеше санын исәпкә алып, бушлай фатир бирелгән заманнар инде ерак үткәндә калды. Еллар узу белән тузган торактан котылу программалары үзгәрә торды. Әмма яңалыкларның берсе генә дә, кызганычка, гади кеше файдасына булмады. Быел тормышка ашырыла башлаган чираттагысы да сөенеч алып килмәде. Яңа программаны “милекне тартып алу проекты” дип атадылар хәтта.
2014-2017 еллларга исәпләнгән программа буенча республикабызда 1688 авария хәлендәге йортны юк итү ниятләнә. Түрәләребез хәбәр иткәнчә, яңа торакка күченү бәхете 28 мең кешегә елмаячак. Әмма хәрабә хуҗалары гына бер дә шатланмый. Республика җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән шартлар алар тарафыннан кешене талау буларак кабул ителә.
Җимерелә башлаган торакның 1 квадрат метрын дәүләт нибары 11 мең сумнан сатып алырга карар кылган. Бу бәя Татарстанның барлык районнарында да бер үк - Казанда да, Яшел Үзәндә дә, Чистайда да. Билгеле, тузган торак хуҗалары бу акчага яңа торак сатып ала алмый. Шуңа да җитәкчелегебез аларга социаль ипотека программасына кушылырга яки социаль найм шартларыннан файдаланырга тәкъдим итә.
Тузган торак, чыннан да, тузганмы?
Беренчеләрдән булып тузган торакны юк итү юнәлешендәге эш Яшел Үзән районында башланды. Республикабыздагы тузган торакның иң күбе нәкъ шунда икән. Әйтик, Яшел Үзән шәһәрендә һәр өченче йорт авария хәлендә дип табылган. Узган ел башында аларның фатирларының квадрат метрына 20,7 мең сум түләргә вәгъдә ителгән булса, быел инде бу сумма икеләтә киметелгән.
Татарстан Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында аңлатканча, программаны гамәлгә ашыру өчен 13 миллиард сум акча кирәк. Әмма федераль бюджеттан субсидияләр азрак бирелә, республика казнасында да акчага кытлык. Нәтиҗәдә, бар булган акчаны күчерелергә тиешле квадрат метрлар исәбенә бүлгәннәр дә 11 022 суммасы килеп чыккан.
Зуррак ачаларга өмет итүчеләрдә бу, билгеле, ризасызлык уятты. Бу карардан соң бик күпләр хәтта үз торакларын авария хәлендәгеләр исемлегенә кертелүгә дә каршы чыга. Яшел Үзәндә яшәүче Муза Егорова сүзләренчә, алар шәһәрендә тузган торак дип танылган бик күп ике катлы йортлар әле шактый яхшы хәлдә.
- Элек йортларны сыйфатлы төзи иделәр. Тагын йөз ел торырга сәләтле әле алар. Әзрәк төзекләндерү дә җитәр иде. Бик күп йорт хуҗалары инде күптән торакларын үзләренә җайлаштырды, коммуникацияләрен дә алыштырды. Тәкъдим ителгән акчалар исә бернәрсәгә дә җитмәячәк. Бу акчаны, чыннан да, җимерек йортларда яшәүчеләргә бүлеп бирсәләр иде. Әйтик, минем әнием яшәгән Комсомол урамыныдагы 36 йортта бүген, гомумән, яшәргә яраксыз хәлдә. Менә шундыйларын кайгыртсыннар иде беренче чиратта, - ди Муза Егорова.
Президент каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, үз йортларын тузган дип санамаучылар судка мөрәҗәгать итеп, карарны кире кага ала. Суд карары буенча яңадан экспертиза үткәрелә һәм аның нәтиҗәсенә карап, яңа карар кабул ителә.
Казанның Побежимов урамы, 33 йортта яшәүчеләр шул рәвешле үз хокукларын яклый алган. Муниципаль комиссия үткәргән экспертиза буенча йортның таушалу дәрәҗәсе 71 процент дип табылган. Бәйсез экспертиза исә йорт 18,2 процентка гына таушалган дип күрсәткән.
Күченерләр иде дә...
Берәүләр үз торакларын тузган дип санамыйча, аннан күченүгә каршы чыкса, хәрабәләрдә яшәүчеләр йортларын авария хәлендәгеләр исәбенә кертә алмыйча азаплана. Әйтик, Казанның Богатырева урамындагы 6 йортта яшәүчеләр уңайлы шартларга хокуклы икәннәрен яклап әллә ничә суд аша үткән. 5 еллар элек аларның торагы тузганнар исәбенә кертелгән. Әмма ул вакытта ук яңа фатирларга күченергә тиешле кешеләрнең шактые әле дә шул хәрабәдә яшәргә мәҗбүр.
- Анда түбәдән су үтә. Дымлылык зур булу сәбәпле, диварлар гөмбәчекләр белән капланган. Йортның бер як дивары ишелеп тә төште инде. Шуңа да бер подъездда яшәүчеләрне ничек булса шулай башка фатирларга күчерделәр. Калганнарны артык кайгыртучы юк. Яшәргә яраксыз булгач, бик күпләр аннан үз көчләре белән күченде инде – кемдер туганнарында яши, кемдер фатир арендалап тора. Күченер урыннары булмаган пенсионерлар гына яшәп калды. Администрация вәкилләре фатирлар булмауга сылтап, суд карарын үтәүне кичектерүне сораган иде. Соңгы елларда кайбер фатир хуҗаларына торак вариантлары тәкъдим дә итә башладылар. Әмма күпләр аннан баш тарта. Чөнки бер хәрабәне икенчесенә алмаштырырга берәүнең дә теләге юк, - дип сөйләде бу йорттагы бер бүлмә хуҗасы Юлий Степанов.
Татарстанның күп кенә районнарында тузган торакны юк итү программасы бик зур авырлык белән бара. Тузган торак исәбе елдан-ел арта гына бит. Анда яшәүчеләрне уңайлы шартлар белән тәэмин итәргә фатирлар да, акча да юк. Гамәлгә кергән яңа программа да моның ачык дәлиле.
“Бушлай торак башка булмаячак. Безнең өчен иң мөһиме – яшәү өчен куркыныч булган торакларны юк итү. Шуңа да хәрабәләрдә яшәүчеләргә тәкъдим ителгән белән килешергә генә кала”, дип кырт кисә түрәләр.
P.S. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2012 ел ахырында Татарстанда 289,5 мең квадрат метр торак булган. Бүгенге көндә исә таушалуы 70 проценттан артык булган торак 420 мең квадрат метр тәшкил итә.