|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2009 Сәясәт
ЯҢА ПАРЛАМЕНТТАН НӘРСӘ КӨТӘРГӘ?Сайлаулар төгәлләнде. Аларның нәтиҗәләре сездә нинди фикерләр уятты? Фоат ГАЛИМУЛЛИН, ТДГПУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор: – Бу ике партиянең җиңүе очраклы хәл димәс идем, чөнки моңа кадәр дә парламентта коммунистлар булды, алар шактый оешкан рәвештә эшләделәр. Дөрес, коммунистлар фракциясендә соңгы бер-ике ел эчендә таркаулык сизелде. Бу сайлауларда аларның 10 проценттан артык тавыш җыюы аңлашыла. Димәк, республикабыздагы сайлаучыларның шул кадәр өлеше аларга күпмедер өметләр баглый әле. Мине бераз уйланырга мәҗбүр иткәне – "Гадел Россия" партиясенең Дәүләт Советына бер генә булса да депутат уздыра алмавы. Әлбәттә, ЛДПРның Татарстанда уңышка ирешә алмаячагын алдан ук күрдем. "Бердәм Россия"нең җиңүе исә көтелгән хәл иде. Илдәге җаваплылыкны үз җилкәсенә алган партиягә халыкның күпчелеге ышана. Бүген мине иң борчыган мәсьәлә – мәктәпләрдә милли-төбәк компонентының кыл өстендә торуы. Өченче чакырылыш Дәүләт Советы әлеге компонентны кайтару өчен бик тырышты. Яңа состав шушы көрәшне эзлекле рәвештә дәвам иттерергә тиеш.
Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН, Татарстан Министрлар Кабинетының мәдәният һәм телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе: – Коммунистларның "Бердәм Россия" белән беррәттән җиңү яулавы очраклы түгел. Чөнки буыннар алышмаган әле. Совет чорында яшәгән кешеләр коммунистлардан яхшылык өмет итә. Тик еш кына өмет белән чынбарлык бер-берсенә каршы килә. Шулай да кеше барыбер яхшылыкка ышана. Минемчә, соңгы вакытта сәясәткә яшьләрне җәлеп итү – уңай күренеш. Тәҗрибә ягыннан өлкәннәр, әлбәттә, терәк. Чөнки татарда: "Киңәшле эш таркалмас", – диләр. Яшьләргә исә олылардан өйрәнергә, үз фикерләрен дәлилләп, җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк.
Әсгат СӘФӘРОВ, Татарстан эчке эшләр министры: – Һәркем яхшыга өметләнә инде. Безнең министрлыкка кагылышлы мәсьәләләргә килгәндә, өченче чакырылыш Дәүләт Советына тәкъдим ителгән закон проектлары бар иде. Без, беренче чиратта, министрлыкны финанслауны арттыруларын сораячакбыз. Бу сайлаулар авыр узды. Тискәре мәгълүмат язылган листовкалар, газеталар тарату очраклары күп булды. Сайлау вакытында тавыш чыгарырга маташучылар да шактый иде. Тик сайлау барышы тел-теш тидерерлек түгел.
Римзил ВӘЛИЕВ, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе: – Сайлау нәтиҗәләрен аңлавы авыр түгел. Үзләрен оппозицион дип йөртүче партияләр бик зәгыйфь. Алар халык белән сөйләшүнең дөрес юлын тапмады. Ә инде хөкүмәт партиясенә каршы торырлык көчләре юклыгы турында әйтеп тә торырга кирәкмидер. Сер түгел, Татарстан халкы Шәймиевкә карый. "Бердәм Россия"нең җиңүе дә – Президент җиңүе. Чөнки ул районнарга йөрде, халыкка фикерләрен җиткерде. Шунысы да бар: "бу – власть, ул – хайван" дип кычкырып кына күпчелекне үз ягыңа аударып булмый. Оппозицион партияләр бүгенге шартлардагы сәяси көрәш алымнарын белми. ЛДПР моңа кадәр татарларны куркытты, шуңа да бездә яклау таба алмады. "Гадел Россия", коммунистларны кысрыклап, алар урынына утырырга теләгән иде, бу "уенны" яхшы итеп уйнарга вакытлары җитмәдеме, акылларымы... Бүген бер генә нәрсә теләргә кала: нефть бәясе артсын, ил кризистан тизрәк чыксын. Югыйсә, хакимияткә соңгы вакытта барлыкка килгән төенне чишү бик авыр булачак.
--- |
Иң күп укылган
|