поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.04.2014 Җәмгыять

Чыраеңны майлап, кесәңне капшау

"Базар көн"нең узган санында "Әҗәткә ал да, монда сал!" дигән язманы укыгач, тагын бер кат инанып куйдым -- республикабызда һәртөрле аферистик төркемнәр янәдән баш калкытып, халыкның кесәләрен капшау максатыннан ауга чыккан. Чөнки үзем дә беркөнне шундыйрак оешмаларның берсендә "кунак" булып чыккан идем.

Алгарак таба ниндирәк "кунак йорты" икәнен сөйләрмен. Остап Бендер әйтмешли, "халык массаларыннан акчаны матур итеп җыештырып алу буенча меңләгән ысул бар" һәм аферистлар шул ысулларны менә дигән куллана белә. Кешене кыйнамыйлар, акыртмыйлар, суймыйлар, таламыйлар -- акчаны кеше үз куллары белән чыгарып тапшыра. Нигездә, әлеге аферистик оешмаларның күпчелеге пирамида системасына яисә кредитлар кармагына каптыруга корылган. Үземне каптырырга маташкан "кармак" турында язам хәзер, башкалар да аң булып торсын иде, чөнки алдакчылар зур-зур шәһәрләрдә дә, эреле-ваклы бистәләрдә дә мең төрле ысуллар ярдәмендә актив рәвештә"акча җыештыру" белән шөгыльләнә.

Телефоным шалтырады. Ягымлы тавышлы бер кыз миңа шатлыклы хәбәр җиткерде -- минем номерым зур сайлау аша узган һәм алар миңа бүләк ясарга булганнар.

-- Нинди бүләк?

-- Без сезне үзебезнең спа-салонга ял итеп китәргә чакырабыз. Бездә -- иң яхшы шартлар, ягымлы хезмәткәрләр. Сезнең йөзегезгә иң югары сыйфатлы процедуралар үткәреләчәк: маска, яшәртүче кремнар, массаж һ.б. Чәчегезне дә карыйчакбыз, матурлыйчакбыз, төрле файдалы майлар белән массаж ясыйчакбыз.

-- Ничә сум?

-- Акча турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бу -- бүләк, бернинди акча кирәкми. Паспортыгызны гына алыгыз, анысы кергәндә администраторга күрсәтер өчен генә.

-- Бәлки кирәкмәстер? Рәхмәт, әлбәттә, тик минем вакытым юк иде әлегә.

-- Карагыз әле, сез бит хатын-кыз, ничек инде сез үзегезгә бер сәгать чамасы вакыт таба алмыйсыз? Бу бит матурлык өчен, хатын-кыз үз-үзен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Ир, бала-чага карау, өй мәшәкатьләре беркайчан да бетми ул, ә матурлыкны сакларга кирәк, чөнки һәрбер хатын-кыз -- илаһи зат! Һәрберебез патшабикә хөрмәтенә лаек!

-- Ну ярар алайса. Әйдәгез мин сезгә берәр атнадан соң шалтыратырмын әле, яме? Вакытны шунда билгеләрбез.

-- Эш шунда, мин сезгә колл-центрдан, Мәскәүдән шалтыратам, монда шалтыратып булмый, без үзебез генә шалтырата алабыз. Сез борчылмагыз, мин сезгә шалтыратырмын.

Кем белә, бәлки башка хатыннар шикелле матурлык салоннарына йөргәләштерергә кирәктер дә ул, тик мин бу хакта утырып ныгытып уйлаганым юк иде. Анда йөрсәң, гел йөрергә кирәктер, ә болай гына баргалаудан -- ни файда? Минем фикерем шундый.Үземнең чырай тактасы турында мин үзем дә бик яхшы беләм.

Теге ягымлы тавыш турында инде оныттым дигәндә генә, тагын шалтырата бу. Бу юлы котылып калып булмады, мине күпмедер вакыт "эшкәрткәннән" соң, вакытны килештек. Ярый инде, миңа зурлап бүләк ясарга җыеналар бит. Бүләк түгелдер лә, реклама йөзеннән бушлай процедуралардыр инде. Кайчан үз ихтыярым белән спа-салонга барып керәм әле мин? Барып кайтырга кирәктер, ни кыландырганнарын карап. Шул "бушлай" дигән сүзгә каптым да инде мин.

Менә Казан үзәгендәге спа-салон, мине ягымлы кызлар каршы алды, никтер алар миңа бик күп булып тоелдылар. Спа-салон берничә катлы, һәрбер катта коридор тутырып хатын-кызлар йөри, минем шикелле килгәннәрдер инде. Бер ишектән кереп китәләр, икенчесеннән чыгалар, башкаларын каршылап торалар. Ниндидер конвейерны хәтерләтте бу. Мине үземнең "шәхси косметологым" каршы алды. Шулкадәр ягымлы, ачык итеп сөйләшә инде, егылып китәрсең. Бер бүлмәгә ияртеп алып кереп китте, сөйләштерә башлады. Монда, мине көтеп, косметика, төрле кирәк-яраклар тезелеп тора иде. Башта анкета сорауларына җавапларымны белде: ни ашыйм, ничә сәгать йоклыйм, битемне ничек тәрбиялим. Аннары китте-китте сөйләп үзенекен. Сөйли бу, теле телгә йокмый, күзен дә йомып алмый хәтта. Туп-туры итеп күземә карап сөйли. Кыскача болай: мин үземнең хатын-кызлыгымны онытырга тиеш түгел, гел матур булып йөрергә, озак елларга яшь булып калырга тиешмен. Ә моның өчен битне махсус косметика белән, махсус салоннарда тәрбияләп торырга кирәк. Чыраемны игътибар белән караганнан соң, тәнкыйтьләп тә алды, янәсе мин үземә-үзем тиешле дәрәҗәдә яратып, хөрмәт итеп карамыйм икән. Фәлән урында җыерчык, фәлән урында төрткеләр, корышып каткан өлешләр һ.б. Ярыйсы гына "эләкте" инде миңа, кыскасы, хәтта кызыксынып шундагы зур көзгегә үзем дә карап алдым. Шуннан соң косметолог "тынычландырды" -- баксаң, хәлләр алай ук куркыныч түгел икән, бүгеннән тотынсам, бөтен кимчелекләремне дә озак елларга туктатып, кичектереп торып булачак. Менә монысы шатлыклы яңалык ичмасам, баштан ук шулай димичә аны! Артык күп сөйләштерә әле, яшәртә торган процедураларга кайчан тотына соң инде бу?

Шуннан соң өстәл астыннан әкрен генә бер кәгазь шуып чыкты, косметолог "сайравын" башка баскычка күтәрде. Баксаң, өстәлләрдә тезелеп мине көтеп торучы косметика -- "чит илдә генә җитештерелә торган", "эксклюзив", "бик сыйфатлы" косметика икән. Ул махсус чемоданда "җыентык" итеп кенә сатыла. Чемодан дигәч тә, яңа аяк киеме тартмасы кадәр нәрсә инде ул. Бу җыентыкка махсус тониклар, крем-скраблар, косметик балчык, һ.б. -- җәмгысе унлап нәрсә керә ди. "Аны теләсә-кемгә тәкъдим дә итмиләр" -- монысы косметолог сүзләре. Әкренләп ачу килә башлады, спа-салонга ял итәргә, процедураларга дип чакырганнар иде бит, лекцияләр тыңларга түгел! Тик лекция дәвам итте. Косметолог үзенең косметикасын мактады да, мактады. Ә, мине шул косметика белән процедура көтә икән, менә шатлык!

-- Башта мин сезнең ярты биткә процедура үткәрермен, аннары сез миңа үзегезнең фикерегезне әйтерсез -- ошадымы, ошамадымы. Тик мин ышандырып әйтә алам -- косметика сезгә һичшиксез ошыйчак! Күзгә күренеп яшәртеп җибәрә ул. Ярты биткә процедура үткәргәч, безнең косметиканы сатып алу турында сөйләшеп бетерербез.

-- ??!!

-- Юк, юк, борчылмагыз, яртылаш процедуралы килеш сезне кайтарып җибәрмибез инде, һәрхәлдә. Үзегезгә ошаса гына, сатып алырсыз. Тик ул сезгә ошыйчак.

Һәм ипләп кенә теге кәгазьне минем каршына этеп куйды. Кәгазьдәге язуларга күз төшердем һәм "җиңелчә" генә шок кичедем. Теге чемодан эчендәге нәрсәләрнең исемлеге һәм бәясе язылган икән. Шул "чумаданның" бәясе күпме дип уйлыйсыз? 5 мең сум? Һе-һе! 15? Юк! 35??!! Юк!! 45?! Юк!!! Ә күпме соң?? Утырып торасызмы? Юк икән, утырыгыз, егылып китүгез бар -- миңа шушы чемоданны 55 мең сумга "гына" биреп җибәрмәкчеләр икән! Торып басып, сугып егасылар килде бу кызыйны, чынлап. Күпме вакыт әрәм иттем аның әкиятенә! Һушыма килеп, фикерләремне бер күчкә җыеп бетергәләгәнче, теге кызый мине процедуралар урындыгы янына чакырды һәм ярты битемне эшкәртә дә башлады. Кармакка каптырмакчы булганнарын шундук аңладым, ну моны туры бәреп әйтеп булмый бит инде -- исән-сау чыгып таясы бар. Сөртә, майлый, балчыкка катыра, тагын сөртә, тагын майлый. Мин шул арада өстәлчектән бер тюбикны кулга алып укып карамакчы булган идем, кулымда тиешледән артык вакыт тоттым ахрысы, кызый аны ипләп кенә алып, кире урынына куйды. Күп белмә әле, димәкчедер инде! Кыландырды инде битне шунда, начар булды дип әйтерлек түгел. Ну бит бу ярты биткә генә! Тәмамлангач, көзгегә карарга кушты. Карадым, икенче яртысыннан бернинди аерма тапмадым. Тик бу фикеремне аның үзенә әйтеп тормадым инде. Мактадым. "Үзем дә кулланам, биик ошый", -- диде косметолог. Ну бу аргумент урынсыз иде -- миннән 10 яшькә яшьрәк кызның чырае минекеннән әлләни аерылып тора димәс идем."Косметолог" кызый мине янәдән теге кәгазь каршына утыртып, хәл итәргә кирәклекне ассызыклады. "Мең дә бергә генә килә торган бәхетле мөмкинчелекне кулдан ычкындырыга ярамый, әле кайчан тагын үзеңә карата шундый кадер-хөрмәт күрерсез. Чемоданны сатып алучылар безнең спа-салонга айга бер мәртәбә бушлай килеп китәргә хокукка ия була. Чемоданны кредитка да алырга була, безнең белән 6 төрле банк эшли", -- дип сайрады ул.

-- Сатып алучылар шул кадәр күпме? Бәясе кыйбат дип тормыйлармы?

-- Алалар, ник алмаска? Карагыз әле, безнең матурлык күпкә кыйммәтрәк бит, ул хәтта бәһасез дип әйтер идем мин.

-- Әйтик, сез үзегез ничә кешегә сата алдыгыз?

-- Кичә мин 20 хатын-кызны кабул иттем. Шуларның 7се чемоданны күтәреп кайтып киттеләр. Ышанмыйсызмы? Без Казанда берничә ел эшлибез инде, үзебезнең клиентларны ташламыйбыз, косметологлар алар белән тыгыз элемтәдә тора.

Бәхете эченә сыймаган кеше кыяфәте чыгарып, мин кызыксынып тыңлап утырдым (хәзер барыбер вакыт янды инде), игътибар белән бу кызга карап утырдым. Кызык, кеше алдап утырганы өчен хезмәт хакын күпме түлиләр икән? Мине күндерә алса, акчаның күпме өлеше аңа кала микән? Кредит сата торган оешмалар халык массалары белән менә шундый рәвештә төрледән-төрле битлекләр киеп тә эшлиләр икән! Сыйфатлы косметика имеш, спа-салон имеш!

Мин җавапны хәзер үк, бүген үк бирергә тиешмен икән. "Әйдәгез, мин икенче юлы тагын килеп карамын, бу бәяләрне иремә дә күрсәтермен, кәгазьне үзем белән алып китеп буладыр бит?" -- дип авызымны ачкан идем, "Юк, мондый "җүн" бәядән сатып алу мөмкинлеге бары тик бүген генә бирелә, башка вакытта килсәгез, кыйммәтрәк булачак. Ә ирегезгә әйтеп тору мәҗбүри түгел, хатын-кызларның кечкенә серләре булырга тиештер бит инде?" -- дип авызымны каплады. Ә иң сәере һәм шикләндергәне -- бәяләр язылган кәгазь битен дә, косметика турында төсле кәгазьдә матур итеп бастырылган реклама журналын да биреп җибәрә алмыйлар икән. Ник? Бер чемоданны 55шәр мең сумга җибәреп ятучы оешмага моның ише макулатура тарату кыйбатка төшәме әллә? Юк, билгеле. Димәк, монда башка сәбәп бар һәм алар аны читкә чыгарасылары, артык тавыш куптарасылары килми дигән нәтиҗә ясарга буладыр.

Тәк, ничек кенә котылып чыгып китәргә? Кая китәсең ди монда -- кабинетка тагын бер хатын-кыз килеп керде. Монысы өлкәнрәк тә, җитдирәк тә. Басым ясауның башка төрле ысулларын да куллана белә -- тыгыз графиклы оешманың вакытын алып утырганың өчен үзеңне ничектер гаепле итеп хис итә башлыйсың кебек. Тик торганда чыгып качып та булмый. Йөземнең икенче яртысын майларга тотындылар, мин дә кистереп кенә "юк, сатып алмыйм" дип әйтмим -- нишләтмәсләр. Ипләп кенә чыгып китү юлларын карый башладым, акчам юк дидем. Ә болар мине күрше бүлмәдәге банк вәкилленә алып кереп, чемоданны кредитка яздырып бирмәкчеләр икән. “Паспортыгызны алып килегез”, -- дип кат-кат кисәтүләренең сәбәбе хәзер төгәл аңлашылды – кешене кредитка утыртып кайтарып җибәрәләр монда! Юк, иптәшләр, монысы артыкка китте инде! Ни булса да булыр дип, мин чыгып китүгә таба юнәлдем. Монда инде минем белән ягымланып, матур итеп озатышлы уйнап маташмадылар, коры гына итеп :"Сау булыгыз," -- дип ишекне яптылар. Коридорда барганда, гардероб тирәсендә шактый хатын-кызны күрдем. Араларында ачулы, йөзләренә караганда, давыл кубарып чыгып китүчеләр дә юк түгел. Ә кармакка кабучылары күпме микән?

Урамга чыккач, җиңел сулап куйдым. Университетны тәмамлаганнан бирле матурлык салоннарында эшләүче эчкерсез бер ахирәтем искә төшеп, аның телефонын эзләргә тотындым. Соңгы тапкыр күрешеп сөйләшеп утырганга инде ничә ел узып киткәндер! Ни микән бу дип сорап карыйм әле үзеннән, ул да белмәсә, тагын кем белсен ди. Наташа телефонын үзгәртмәгән булып чыкты, минем кая йөрүемне ишеткәч, шелтәләп алды: "Саташып ала күрмә инде тагын! Аның ише конторалар буа буарлык бит хәзер. Чын матурлык салонын күргәнең булмагач, каян аерасың инде син, тинтәк! Берәр көнне безгә килеп кит әле, сөйләшеп утырырбыз, бик кирәк булса чыраеңны бушлай майлап җибәрермен".
 


ЛИЛИЯ
Базар көн
№ |
Базар көн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»