|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2009 Җәмгыять
БИШ МИНУТЛЫК ВИЦЕ-ПРЕЗИДЕНТ2 март көнне Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев журналистлар белән очрашты. Сайлау йомгаклары турында бәйнә-бәйнә сөйләгәч, аңа бер кочак русча сорау бирелде. Инде таралабыз дигәндә, “Азатлык” радиосының Казан бүлеге мөдире Римзил Вәли татарча сүз кушты: “Инде сайлау үтте. Хәзер тулырак хакыйкатьне әйтергә дә мөмкиндер. Бер чыгышыгызда сез, мөхтәрәм, Президент, ике-өч айдан соң кризисның бик авыр тәэсире көчлерәк сизеләчәк, дигән идегез. Әйтегез әле, апрель, май айларында иң авыр проблемалар, кискен төеннәр нинди булачак? Халыкны һәм хакимиятне нинди аяныч хәлләр көтә? Нинди чаралар күреләчәк?” Татар телендә бирелгән бүгенге сорау шушы булды. Минтимер Шәймиев уйга калды. “Бу сорауга мин татарча да, русча да тулысынча җавап бирергә кыенсынам. Дөнья икътисадының җанланып китүе, нефть бәясенең күтәрелүе кайчан булачагын беркем дә белми…”. Минтимер Шәймиев әлеге сорауга шактый җентекләп татарча да, русчалатып та җавап бирде. Хәлләр катлаулы, хикмәтле. Очрашу шуның белән тәмамланды.
Залдан чыккач, президент фойеда торучы журналистлар арасында Римзил Вәлине күреп алып, аның белән кул биреп исәнләште. Шунда ук торган “Сельская жизнь” газетасы журналисты Илдар Закировның да кулын кысып, аны ниндидер бүләк алуы белән котлады. Ә Илдар эшнең асылын аңламый. Президент исә, “Сельская жизнь” газетасының баш мөхәррире бер чыгышында шул хакта укыганын әйтте. Бәхәс кабынганын күреп, дипломат холыклы Римзил Вәли компромисс тәкъдим итә. “Илдарга Татарстанның атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исем бирергә кирәк”, - ди ул.
Президентның кәефе яхшы, ул бу наянлыкны эләктереп ала. “Карале, син бит мактаулы исемнәр бирә башладың. Моның өчен президент булырга кирәк… Әллә вице-президент кына буласыңмы?”. Үзе 5-6 адымга ераккарак китеп, Римзил Вәлинең буй сынын, кыяфәтен караган була. Янәсе, килешә микән вице-президентлык аңа. Шунда җыелган аппарат хезмәткәрләре, баш мөхәррирләр дә тезелеп басып, кулына диктофон сумкасы тоткан баһадир гәүдәле Римзил Вәлине бәяләргә тотыналар. Каршылар юк.
Кыскасы, урамга чыккач, Илдарны булачак мактаулы исем белән котлап, кул кысучылар чиратка баса. Римзил исә җае чыкканда башка журналистларга да дәүләт бүләкләре сорарга вәгъдә бирде. “Римзилгә вице-президентлык вазифасын тәкъдим иткәч, ризалашмаска, Президент киңәшчесе итеп алуын сорарга иде. Барыбер вице-президентлык эше күптән кыскартылган!”, - дип тел чарлады бу хәлне күргән журналистлар. Римзил уйнап-шаярып та, җитди итеп тә үз ризалыгын бирмәгән әле. Минтимер Шәймиев кебек үк, ул да уенын-чынын кушып сөйләргә ярата.
Камил РӘХИМОВ |
Иң күп укылган
|