10.04.2014 Авыл
Зөләйха Кыдашева: Авылга кайтсам мин дә башка...
Утыз биш ел Казанда яшәдем. Бүтән калаларда – Уфада һәм Чаллыда торган елларымны да кушсаң, шәһәрдә тормыш итү стажым 40 елга җитә язган икән. Шуңа да карамастан, үземне һаман авыл кешесе дип санап йөрдем, ник дигәндә, авылда туганмын, ун-җиде яшем тулганчы шунда яшәлде.
Инде хәзер кабат авылдамын, үземнең туып үскән нигеземдә, әти-әни йортында гомер итеп ятыш. Пенсиягә чыгып, башта әнием, аннары энем авырып китү сәбәпле генә, аларны тәрбияләр өчен кайтылды авылга. Шул сәбәпләре булмаса, әле һаман да шәһәр сазлыгыннан чыга алмыйча, фатирымны саклап биредә ятар идем, мөгаен. Әйтәләр бит, бер яхшының бер яманы диләр. Бу очракта бер яманның бер яхшысы дисәк, дөресрәк булыр.
Укучым гаҗәпсенеп тә куйгандыр, бәлки. Бөтен шартлары – кайнар суы, үзәкләштерелгән җылыту системасы, ваннасы һәм бәдрәфе үзендә булган якты фатирдан авылга күчеп яши башлауны нишләп әле бәрәкәткә саный бу, янәсе. Нәкъ әнә шул гаҗәпсенүләргә авыл тормышының табигый өстенлеген тасвирлап аңлатмакчы булам да инде. Бер караганда, моны исбатлап торуның кирәге дә юк шикелле. Чөнки авыл җирендә туып-үсеп, калага эш эзләп, йә булмаса укырга дип килгән һәм калган һәркайсыбыз “таш джунгли”да гомере буена авылын сагынып яши. Хәтта авыл тормышын шәһәрнекеннән өстен санамаса да. Әмма күпләр авылга кире кайтып урнашу форсаты килеп туган хәлдә дә, күңелендәге сагыш хисен җиңеп, күнегелгән җирендә – шәһәр фатирында яшәп кала. Көн саен халык диңгезендә чайкалып, автобусларда этешеп-төртешеп, начар су эчеп, ыгы-зыгыдан, машина тавышыннан гарык булып яшәсә яши ул, әмма ләкин авыл тарафына кузгалырга үзендә көч таба алмый. Ләкин соңгы елларда бу хәл беркадәр үзгәрергә тора кебек. Яшьләр димим, торган саен өлкәнрәкләрнең күбрәге авылны сайлый.
Үземнең туган авылым мисалында гына да әйтә алам: соңгы биш-алты елда, фатирларын балаларына калдырып, авылга унбишләп гаилә кайтып урнашты. Шунысы кызык: араларында күбесе безнекеләр түгел, ә “килмешәкләр”, авылыбыз өчен бөтенләй чит-ят кешеләр. Әле ул гына да түгел, күбесе – урыслар, чуашлар, үзбәкләр. Шулай итеп, татар авылы үзенең миллилеген югалта бара. Тик бусы инде – бүтән мәсьәлә, бүтән тема. Бүген мин авылда яшәүнең ничек күңелле, ничек рәхәт икәнен язам дип тотындым.
Ә бит чынлап та рәхәт, җәмәгать! Рәхәтлекнең иң тәүгесе – җан рәхәте. Бусы – хис хәтеренә балачактан чигелгән туган җир сурәтенең куз алдыңа өр-яңадан терелеп килеп басуыннан туган рәхәтлек. Кеше дигән җан иясенә генә түгел, хәтта хайванга да хас бер хасияттер бу – балачагың узган мохитне һәрдаим күрәсе, шуңа кире кайтасы килү хисе. Югыйсә “яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил” дип җырламас идек. Күпләребез, картайган көнендә булса да, туган ягын бер кайтып күрергә ашкынмас иде.
Эт-мәче дә туган ихатасын, беренче оясын эзләп кайтып кермәс иде. Кайтып кире китү күңелдәге сагышны ярсытып кына җибәрсә, бөтенләйгә кайту – кешене тынычландыра, күңелне “урынына утырта”, заманча әйтсәк, комфорт тойгысы бирә. Һәрхәлдә, миндә шулай.
Рәхәтлек дигәч тә, шәһәр кешесе күзлегеннән караганда кыенлыклары күбрәктер дә бәлки авыл тормышының. Әйтик, көнгә берничә тапкыр көянтә асып, чишмәдән су ташу, җырларыбызда бик романтик образ булса да, алай ук рәхәт эш түгел. Мал-туар асрап көн итүчеләр бу эшнең “рәхәтлеген” үзләре генә беләдер (ярый ла ул без пенсионер халкы тавыктан гайре хайван асрамыйбыз, әле аларын да ашатырга – болгау пешерергә, бөртеген сибәргә кирәк), бакча эшләрен инде әйткән дә юк. Мисалга, безнең ындырның өчтән берендә печән үсә, ә калган өчтән икесендә, ягъни, ким дигәндә, 15 сутыенда бил бөгеп, бәрәңге, кәбестә, кыяр, суган, чөгендер, кавын-карбыз үстерелә. Элегрәк язганым бар: чәчү-утыртудан соң, чүп үләннәренең котырып үскән чоры гадәттә кырда җиләк пешкән көннәргә туры килә. Кем ничектер, мин җиләк вакытында утау кала дип кенә, өйдә утыра алмыйм, көн дә диярлек бер-ике чиләк җиләк җыям, ә утауга кичкә таба гына чыгам. Билгеле инде әлеге һәр ике эш тә урталайга бөкләнеп башкарыла, билгә, аякка, кулбашка “суга”. Аның каравы төнлә башың мендәргә тияр-тимәстән үк изрәп йокыга китәсең. Төшләр күрергә дә хәлең калмый. Иртән кояш чыгуга баскыч төбенә чыгып саф һаваны күкрәк тутырып сулавы, аннары чыклы үләндә ялан аяк басып йөрүе ни тора тагы! Рәхәтлек шул була инде ул. Физик эшне арыганчы эшләгәч тәнең-бәдәнеңнең салмак кына оеганын тоеп ял итү рәхәтен белмибез бит без шәһәрдә. Шуңа да ашаган ашыбызның, эчкән чәебезнең тәмен тоймыйбыз, ә үзебез бертуктаусыз ашыйбыз да ашыйбыз. Шәһәрнең убырлыгын сөйләп тә бетерерлек түгел. Сумка-сумка ризык ташыйбыз, ул азык-төлек калдыклары, каплары, чүбе иртән янә пакет-пакет чүп контейнерларына өелә. Аларны бомжлар, этләр һәм каргалар актара, кыскасы, аларга да кала без ашап бетермәгән ризыктан өлеш. Әле терлеккә ярардай күпме калдык исраф ителә.
Авылда да ач яшәмиләр, анда да, шөкер, ашарга җитәрлек: һәркемнең баз тулы бәрәңгесе, ите, сөте, мае бар. Хәзер авыл кибетләре дә азык-төлектән сыгылып тора. Анда булмаган ятрак ризыкны каладан алып кайтабыз, ерак җир түгел. Асфальт юлдан утыз биш-кырык чакрым гына барасы. Хәзер авыл халкы да ит-камыр-бәрәңге генә сосып утырмый, диңгез арты нигъмәтләрен, алма, лимон, банан, әфлисунын да алгалап тора. Һәр-хәлдә безнең авыл кибетенә шундый җимешләр дә, кипкән өректер, йөземдер кебекләре дә кайта тора, сатылып бетә тора. Ник дисәң, пенсионерларда акча бар. Авыл халкы интеллигенциясе – укытучылар, клуб, почта, авыл советы хезмәткәрләре дә айлыкны вакытында алып бара. Акча җиткерә алмаучы ике категория кешеләре яши бүгенге авылда: беренчеләре – эчкечеләр, икенчеләре – ферма эшчеләре. Беренчеләренең эшлиме алар, пенсия аламы – барыбер акча җиткерә алмавы аңлашыла инде. Ә менә икенчеләренең кичәге колхоз урынына калган ширкәттән алачак акчалары дистә меңләп. Тик ул акчалар кәгазьдә генә кала бирә. Асылда – болар бушка эшләүчеләр һәм пенсия яшенә җитүне көтеп җиткерә алмыйча зарыгучылар. Пенсия ала башласалар, алардан да бәхетлерәк кеше булмый инде. Миңа, күптән түгел авылга кайтып яши башлаган кешегә, билгеле инде, шул авылдашларыма караганда яшәве җиңелрәк тә, тансыграк та биредә. Ә ул халыкның исә чагыштырып карау мөмкинлеге юк. Шәһәрдә рәхәт-рәкме, авылдамы? Алар ул хакта бик үк уйлап тормыйлар да бугай. “Монда тудык, монда үстек – мондадыр безнең әҗәл” дигәндәй яши бирәләр. Тик берәрсенә шәһәргә күчәргә туры килсә, иманым камил, ярты ел да түзә алмый, кире кайта. Былтыр бугай, әллә өченче елнымы, “Типтәр очы”нда яшәгән Заһидә апа өен сатып күршедәге калага – Октябрьскига күченгән иде. Әйттеләр үзенә: “Заһидә апа, өең бик нык бит әле, газ кергән, суың да ишек алдында гына! Китмә, барыбер тора алмыйсың анда – таш фатирда”, – диделәр. Юк, тыңламады. Янәсе анда сугыш ветераны хатынына хөкүмәт бер дигән аерым фатир биргән, хәзер картлык көнендә ул рәхәтләнеп шунда яшәячәк. Ярты ел үттеме-юкмы, хәбәре ишетелде: Заһидә апагыз кире кайткан, яшьләрдән (алары Урал ягыннан кайтып урнашкан кешеләр, авылда тагын бер өйләре бар) тыкырдатып өен кире алган, акчасын кайтарып биргән. Соң, ындыр табагында агып яткан Кыдашың, каршыдагы җиләкле Пәриле Туйны, мондагы иркенлекне, тынлыкны шәһәр шау-шуына алыштырып буламыни?!
Үзем дә, тәрәзәдән карауга, Бүләк урманын, ишегалдына чыксам – Биектауны, урам якка күз салсам – Мукшы тавын күрмәсәм, яши алмам кебек. Минеке аңлашыла әле: болар балачактан ук хәтергә сеңгән күренешләр. Гомерем буена минем өчен кояш Ибраш тавы артыннан чыга да, дүрт чакрымдагы Турай авылы тирәсенә таба тәгәрәп китеп, Ык елгасы аръягындагы таулар артына кереп бата. Әлеге маршрут үзгәрсә, бары тик ел фасылына бәйле рәвештә генә бераз үзгәрә. Җәй урталары җитүгә, безнең авыл кояшы, аз гына көньякка таба күченеп, Бәләбәй тарафыннанрак калка һәм көнбатышта аз гына төньяккарак салулап, Мукшы тавы артында күздән югала. Төннәрен Җидегән йолдызның чүмеч сабы да шул рәвешле кышын-язын көнчыгышка, ә җәй-көзләрен көнбатышка таба авыша. Без шуңа ияләшкән. Безнең авылда бүтән төрле була да алмый.
Күршеләрдәге бушаган йортны, әлеге дә баягы Октябрьскидан кайтып, украин фамилияле бер урыс абзые сатып алган иде. Гомере буена геологик партияләрдә бөтен Себерне, Уралны, Урта Азияне иңләп-буйлап йөргән Юрий дәдәйгә татар авылында ни калган инде югыйсә? Шәһәрдә өч бүлмәле фатиры бар, ике улы да зур йортлар салып аерым яшиләр. Хатының белән чүкердәшеп кенә яшә кебек бит инде фатирыңда!
– Кала җирендә яши алмыйм, тыным кысыла – ди. Хатыны янына айга бер-ике генә баргалап йөри. Тегесе исә авылга җәй көне генә кайткалый. Анда да ризасызлык белдерә икән: бәдрәфенең тышта булуы ошамый аңа, суның да краннан агып торуына гадәтләнгән. Инде хәзер Юрий Маркович хатыны өчен махсус артезиан коесыннан траншея казытып суны өенә кертте. Душ бүлмәсе дә ясарга җыена. Күпләр шулай эшли. Әнә, укытучы күршем Залирәнең ире дә, кулы эш белгәч, өстәп борыстан тагы бер бүлмә салып куйды. Шунда су кертте, ванна, раковина, хәтта бәдрәф тә урнаштырды. Мин дә, Алла боерса, быел җәй коедан суны өй эченә сузмакчы булам әле. Юынырга су күп тотыла бит. Ә ашарга-эчәргә суны чишмәдән алып керәм, көненә бер көянтә җитә!
Ә мунча керүнең рәхәтлекләре тагы! Җәй көне мин аны ике көнгә бер ягып торам. Бакча башына чыктыңмы – анда нинди генә үлән үсми: әрекмәнен, кычытканын, канлы үләнен, тузганагын, каен яфрагын, нарат ылысын җыеп, мунча саен пешекләп коенам. Бу эшләрне алга таба тагы да камилләштерергә исәп бар: кое янына ванна куеп, тышта душ ясап, ишегалдына җәйге мич чыгарып, рәхәтләнү процедураларын көчәйтергә торам әле.
Дусларым, заманында минем шактый актив, җәмәгатьчел булганымны белгәнгә күрә, аптырыйлар. Казандагы милли даирәдән, редакцияләрдән, театрлардан, концертлардан башка ничек яшисең син, янәсе. Җавап бирәм – рәхәтләнеп! Беренчедән, авылда күбрәк торган саен, мин шәһәрдәге күп нәрсәләрне иллюзор, хыялый, кирәкмәгән дип саныйм. Моңарчы болай да шәрә идеяләр белән тукланып яшәлде. Ә авыл ул тормышка реаль карарга өйрәтә икән. Аннары, хәзер интернет дигән нәрсә бар. Ул әллә кайда, җир читендә яшәүчеләрне дә тансыклаган урынга якынайта. Шул ук театр спектаклен дә, концертын да, хәтта матбугатны да, китапларны да авылдан торып интернетта табарга мөмкин. Янә бер өстенлегем – шәһәр шау-шуыннан, ыгы-зыгысыннан читтә яшәгәнгә күрә, уйланырга, үз-үзем белән “киңәшләшеп” фәлсәфә корырга, табигатьне күзәтергә иркем бар. Ә бу эш шулкадәр күңелле! Утау утап утырганда гына да, җирдәге төрледән-төрле бөҗәкләрне күреп, аларны өйрәнеп-күзәтеп була. Әллә никадәр ачышлар ясап куясың хәтта. Кошларның да кайсысы кем икәнен белеп бетермәгәнмен икән. Әле кыштан язга күчкән бер мәлдә, кыргыйланган вак җимешле алмагачларга бер өер эре генә кошлар килеп утыра башлады. Кызылтүш дияр идең, түшләре кызыл түгел. Энекәшнең биноклен алып чыктым да, күзәтәм. Сурәтләрен тәмам анализлап хәтергә сеңдергәч, интернетны ачып, “исем-фамилияләрен” эзләп таптым – миләш чыпчыклары икән. (Татарчасын табарга да шул интернет ярдәм итте).
Хәзер мин Шелангада каз асрап ятучы Морат Сиразинның, Мәскәү тирәсендәге авылга күченеп, экологик чиста ипи пешерүче, сарык асраучы Герман Стерлиговның ни өчен авылда яшәүләрен бик яхшы аңлыйм. Бөтен кешене дә бер мәйданга куып керткән, аларны, кан тамырлары системасы шикелле, канализация, җылыту, газлаштыру һәм су бирү юллары белән тоташтырган шәһәр, карап торышка матур һәм уңайлы булса да, җирне галәмәт тә нык пычратучы чүп базы булып күренә. Авыл җирендә дә канализация һәм үзәкләштерелгән су булуын теләмим. Урбанизация бар нәрсәне үзенә суыра – суны да, һаваны да, акчаны да, хәтта кешенең рухын да. Русиядә дә шәһәрләшү котчыкмалы көчәйде: ул җирне, суны, авыл кешесен инде күптән санга сукмый. Шәһәр бер туймас гуҗ, убыр. Шулай барса, мәгъдән чыгару, нефть һәм газ суыру, чиста сулы инеш-елгаларны буып, шәһәргә су кудырту, банклар системасын һәм башка шундый гыйфритләр табигатьне дә ашап бетерәчәк. Ахырзаман бер дә әллә ни түгел, ә шул үзе инде. Менә шул афәтне беразга булса кичектерер өчен, кеше дә, җәмгыять тә, хөкүмәт тә авылга йөз белән борылырга тиеш, минемчә. Сүз пенсиягә чыгып, авылга кайту турында гына бармый, илне авыллаштыру турында уйлыйсы иде бергәләп. Рәхәтрәк, табигыйрак, гадирәк яшәр өчен. “Анда кайтсам, мин дә башка, анда мин дә сандугач” дип җырлый бит әле Илһам абыебыз. Авылга кайткан арада гына моңланып, сандугач булып, шәһәргә киткәч тимер роботка әверелүнең ни рәхәте?