поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.04.2014 Авыл

Сыйфатлы ризык – сәламәтлекме?

Казанның “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә ветеринария хезмәткәрләренең дүртенче халыкара конгрессы үз эшен башлап җибәрә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ Ветеринария ассоциациясе, Татарстан Респуб­ликасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, төрле фәнни һәм гамәли оешмалар тарафыннан оештырылган әлеге форумда күп чит ил галимнәре дә катнаша.

Элегрәк бары тик Мәс­кәү­дә генә узган мондый форумның Татарстан башкаласында үтүе тикмәгә түгел, билгеле. Ветеринария өлкә­сендә үзенең фәнни ачышлары, тәҗрибәле галимнәре, бел­гечләренең күплеге бе­лән дөнья күләмендә дан алган ветеринария үзәгенең нәкъ менә Казанда булуы сәбәпче мо­ңа. Озак еллар дәвамында Татарстан һәм Россия төбәкләре өчен генә түгел, чит илләргә дә югары квалификацияле белгечләр әзер­ләү­че Н.Бауман исе­мендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе танылган галим­нәре белән хаклы рәвештә горурлана.
Халыкара конгресста сүз ит һәм сөт җитештерү өлкә­сендәге, кошчылык, гому­мән, терлекчелек тармагындагы күпсанлы ветеринария проб­лемалары турында барачак. Шул исәптән игътибар соңгы елларда аеруча нык борчу тудыручы азык-төлек хәвеф­сез­легенә юнәлте­ләчәк, ди форумны оештыручылар.

Йомырка белән генә ярышырлык


Бүген дөньяның кайсы илен генә алсак та, халыкны бары тик үзләрендә генә үстерелгән, эшкәртелгән ризык белән тулысынча тәэмин итүчесе юктыр, мөгаен. Без­нең илгә килгәндә, бигрәк тә. Өстәлләребездә чит илдән кертелгән продуктлар күлә­ме артканнан-арта. Күп вакыт аның кайчан, кайсы илдә җитештерелүен белмичә дә калабыз. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәннән соң, хәлләр тагын да катлаулана төшә. Ни өчен дигәндә, ил капкалары барлык төр продукция өчен көннән-көн киңрәк ачыла бит.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, 2013 елда көн­дәлек кулланылучы азык-төлекнең яртысына якыны читтән кертелгән. Ни хик­мәттер, бу күрсәткеч быел тагын да арткан. Бел­гечләр әйтүенчә, хәзер инде читтән кертелүче азык-тө­леккә элеккеге еллардагы кебек квота, ягъни чикләү дә куеп булмый. Бары тик үзе­бездә җитеш­терелгән про­дукциянең сыйфатын тагын да яхшырту һәм бәясен арзанрак итү бәра­бәренә генә чит илләр белән ярыша алабыз.

Сыйфатына килгәндә, анысына тел-теш тидерерлек түгел инде. Тик бәяләр генә чабуга ябыша шул. Читтән кертелә торган барлык төр азык-төлек арасыннан Россия әлегә бары тик йомырка белән генә ярыша ала. Анысы да соңгы елларда төзелгән заманча фермаларда. Калган барлык төр про­дук­цияләр – чит ил җитеш­терүчесе файдасына. Безгә исә әлегә югалтуларны санарга гына кала. Аның кү­ләме аз түгел – экспертлар, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында Россиягә арзан бәяле азык-төлек кер­тү үзебезнең җитеште­рүчегә узган елда 90 миллирд сумлык югалту китерде, дип саный


Ә инде чит ризыклар­ның чагыштырмача түбән сыйфатлы, төрле катнашмалар белән “баетылган” булуын да исәпкә алсак, зыян өс­тенә зыян икәнлеге ачык­лана. Казанда узучы форумда мондый хәлдән чыгу юллары турында тү­гәрәк өстәл янында ачык­тан-ачык сөй­ләшүләр булыр дип кө­телә.

Конгресста ветеринария белгечләре генә түгел, төр­ле фәнни учреждение җи­тәк­­челәре, диагностика ла­бо­ра­торияләре, җитеш­терү һәм эшкәртү, ветеринария һәм медицина җиһазлары, дарулар, инструментлар һәм баш­ка кирәк-яраклар җи­тештерү пред­приятие­лә­ре вәкилләре, мал табиблары, бик күп аспирантлар һәм студентлар да катнаша. Форум кысаларында төрле күр­­гәзмәләр, алдынгы тәҗ­рибә турында махсус стендлар, белешмә заллары эш­ләячәк.

Өстәлеңдә ниләр бар?


Сөйләшүләрдә Россия алдында торган иң зур проблемаларның берсе – ГМО, ягъни генетикасы үз­гәртелгән организм турында да сүзләр шактый булыр, шәт. Дөресен әйткәндә, бу мәсь­әләдә әлегә галим­нәр һәм ил җитәк­че­ләреннән генә тү­гел, халыктан да капма-каршы фи­керләр еш ише­тергә туры килә. Дөнья күләмендә дә шундый ук хәл. Кайдадыр ГМОлы продукция җитеш­терүне арт­тырганнан-арт­тыра баралар, кайдадыр аны җитеш­терү тыелган булып санала. Шул исәптән Россиядә дә ГМОлы азык-төлекне файдалану дәвам итә. Җитеште­рүчеләр өчен үсемлекнең генетикасын үзгәртү шактый файда ките­рүе бәхәссез. Беренчедән, мондый ысул белән яңа төр сортлар уйлап табу вакыты тизләтелә. Андый сорт­лар корткыч-бө­җәк­ләргә дә бирешми. Ди­мәк, шактый чыгымлы пре­парат­ларның ки­рәге калмый. Шул ук вакытта, орлык тизрәк шытып чыга, үсә һәм уңышы да 15-25 процентка күбрәк була.

Дөнья күләмендә ачлыктан интегүче кешеләр дистә­ләрчә миллион белән исәп­ләнгән­дә, бу кадәресе дә бик мө­һим, әлбәттә. Әмма, мондый азык-тө­лек кулланудан киләчәк буыннарга зыян килмәсме? Бүген анысын кистереп кенә беркем дә әйтә алмый.

Дө­рес, төрле галим­нәр тарафыннан уздырылган тәҗри­бәләр мондый ихтимал барлыгын күптән әй­теп килә. Россиядә исә 50 миллион гектар уңдырышлы җир чәчү әйләнешеннән тө­шеп калган бер вакытта халыкны мондый куркыныч астына кую­ның бер хаҗәте дә юктыр дип беләм. Безгә булганның кадерен белеп яшәргә генә кирәк.

Чит илләрдән кертелүче азык-төлекнең шактый кү­ләме ГМО катнашмасы белән җитештерелгән булу да сер түгел. Казанда узучы форумда да галимнәребез бу турыда үз фикерләрен әйтми калмастыр, шәт. Гомумән, халык сәламәт­леге сагында мөһим урын биләүче ветеринария бел­гечләре тормышыбызны хәвефсез итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эш­ләр дигән өмет бар.  


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 51 | 09.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»