• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Луиза Закирова
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • 07 Июль Булат Мансуров (1937-2011)
  • 07 Июль Ильяс Гаффаров
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
 
 

 
Архив
 

               

09.04.2014 Җәмгыять

Хәерчеләр күбәйсә, оят кача

Күптән түгел авылда, ишек кагып, хәер сораучылар йөргән икән. Киров өл­кәсеннән килгәннәр: “Яндык, бернәрсәбез дә калмады,бу­лы­шы­гыз”,­ – дигәннәр. Кул көче белән эшләп ризык табарга га­дәт­ләнгән авыл кешесе мондый чакта буш чыгармый.

Миһербанлылык, шәф­кать­­лелек хисләре җиргә басып яшәүчеләрнең йөрәген ташлап ук бетермәгән әле. Тик берничә кешедән белештем: бу юлы авылдашлар ярдәм итәргә ашкынып тормаганнар. Янгын кебек зур бәлагә тарыган кешегә халык, гадәттә, ничек итсә итә, булышырга тырыша: акча да җые­ла, башка ярдәм дә күрсәтелә, чөнки беләбез: бәла адәм башыннан йөри – беркем дә Аллаһы Тәгаләнең сынавыннан имин түгел. Кировлылар исә күп капкаларны буш кул белән япканнар. Сәбәбе бик гади: ышаныч югалган.

Авылда хәзер гастролерлар күп йөри: кемдер теләнә, кемдер: “Бүләк өлә­шәм”, – дип алдап, чүп товарын ун бәясенә калдырып чыгып китә, бер тиен­гә ярамаган медицина техникасын инвалидларга, карт-коры­ларга “льго­талы бәя” дигән булып, кыйммәткә төр­теп чыгып ки­түчеләр дә шактый күп. Бер­ничә тапкыр “бүләк җыеп”, хәләл акчасын түләп, бер тиен­гә ярамаган “дәва­лау” уенчык­лары тотып калган авылдашлар инде чит кешеләргә ышанмый. Дөрес, бик оста, маһир алдакчылар була, халыкны кат-кат алдый. Әмма һәр нәрсәнең чиге бар. Хәзер инде күпчелекнең принцибы шундый: таныш кешенең бәлагә юлыкканын күрсәң, хәлдән килгәнчә булышасы, гастролерларга исә ишек бикле. Беркатлы кеше­ләр исә бетеп үк җитми, читтән килүче­ләрнең исәбе шуларга юнәл­телгән.

Район үзәгендә инвалид коляскасына утырган тумыштан гарип бер егет бар. Аны бар кеше белә, чөнки Аллаһы Тәгаләнең һәр бирмеш кө­нендә ул үзәктәге кибетләр алдында утыра. Елның һәр фасылында: салкын кышта да, ягымлы язда да, челләле җәйдә дә очратасың аны. Совет чорында ук шулай иде. Без аның белән бергә өлкәнәйдек. Безнең балалар да аны күреп буй җиткер­деләр – егетләр, кызлар булдылар. Тук депутатлар телән­челекне тыябыз дип мең закон чыгарсыннар – егет шунда утырачак. Асылда ул теләнми дә, берәүгә дә кулын сузмый, җаны булганнар акчаны үзе бирә.

Тормышы­бызның аерылгысыз бер атрибутына әйләнгән ул егетне беркем дә гаеп итми, кире­сенчә, күп­челек үз итеп ярата да шикелле. Кайчак безгә шактый ук кырыс җанлы, салкын бәгырьле булып тоелган адәм балалары да инвалид коляскасы янын­нан үтеп кит­кәндә, күңел­ләре нечкәреп, егетнең кесә­сенә акча салып киткә­лиләр. Аллаһы Тәга­ләнең рәх­мәтен өмет итеп, сәдака бирим дип, кайвакыт аны махсус эзлисең, табып булмый – күңелең нәү­миз кала. Көн­нәр­дән бер көнне кибетләр каршында егеткә конкурентлар пәйда булды: “дәвалану өчен акча кирәк” дигән эчтәлекле язу тоткан бер ханым һәм шулай ук инвалид коляскасында утырган бер яшь егет. Күзәтәм: тротуардан ташкын булып агылган халык төркеме (бәй­рәм көн) яңа мохтаҗлар янында тукталырга бик ашыкмый. Һәркем­нең күңелендә хыя­нәтчел шик бар: кайсыдыр бер оятсыз “бизнесмен”нарга акча эшләү өчен генә чыгып басмаганнармы болар?

Телә­нүне кәсеп итеп, оятсыз рәвештә, биткә ыштыр да капламыйча акча эшләү бизнесы хәзер урамнардан виртуаль дөнья­га үтеп керде: социаль чел­тәрләрне ярдәм сораучы­лар­ның ялган белдерүләре басты. Кемнең чынлап та авыр хәлдә калганын һәм ашыгыч ярдәм­гә мохтаҗ икәнен аң­лап булмый башлады. Нәти­җә­дә игелек эшләүчеләрнең күңе­ле суынды, битарафлык чире үтеп кереп, бәгырьләр туңды. Ял­ган­ның игелек эш­ләү өлкәсенә да үтеп керүе рәхәт яшәүне шигарь итеп алган һәм байрак итеп күтәргән прагматик капиталистик җәм­гыятькә күчкәч башланды.

Кешеләр үз эч­лә­ренә бик­ләнделәр, бер-бер­сенә ышан­­мыйча карарга гадәт­ләнде­ләр, көнчелек, арттан пычак кадау, туганнарның мал өчен үзара дошманлашуы күпкә арттты. Әмма игелек эшләү дәрте күңелләрдә сүнеп үк бетмәде әле. Тик кешеләр инде җан җылысын сайлап өләшә башладылар. Казахстан журналистлары күптән түгел генә бер кызыклы эксперимент үткәреп караган. Тәҗ­ри­бә өчен тышкы кыяфә­те шик уятмый торган вуз студенты, затлы киемнән тагын бер яшь егет, өченчегә – студент кыз, әмма ул фахишә роленә кереп киенгән һәм бер чып-чын сукбай сайланган. Бо­ларның бары­сының да максаты бер: кеше күп йөри торган җирдә симулянтлык итү – йөрәк өянәге башланган авыру образына керү.

Беренче ике симулянт йөрәкләрен тотып сыгылып төшүгә, хәлгә керүче кешеләр чолганышында кала: аларга су тәкъдим итәләр, аңга китерергә тырышып, яңак­ларына суккалыйлар, “ашыгыч ярдәм“ чакырырга талпыналар. Фахишә ролен­дәге кыз бөтенләй башка реакциягә тап була. Йөрәген тоткан җилбәзәк кыз яныннан егетләр: “Әнә кара, үлә“, – дип сөйләшә-сөйләшә үтеп китәләр, бер мизгелгә генә тукталып калучылар да, кызның кыяфәтен күргәч, шунда ук үз юлларына ашыга. Биек үкчәле аяк киеме, эчке киемен дә капламаслык итәк кигән кыз үзенең ваемсызлык корбаны булуына шаһитлык бирә соңыннан. Сукбай белән дә шуңа охшаган хәл. Аптырагач, ул хәлсез кулларын кешеләргә сузып, яр­дәм сорап карый, кулны рәхимсез рәвештә этеп җи­бәрә һәм юлларына ашыга кешеләр.

Шәфкатьлелек, ми­һер­банлылык, игелеклелек сый­фатларының бик сайланып кына эшкә җигелүен раслый бу эксперимент та. Затлы киемнән урамга чыгарга мөмкинлеге булмаган пенсионер карчыкка, ялгызлыгы сәбәпле тышкы кыя­фәтен карап-пөхтәләп йөри алмаган ятим картка, урамда егылса да, күңел җы­лысына һәм шәфкать канаты астына алынуга өмет нык кими дигән сүз бу. Шулай без шәһәр урамнарында тыны кысылып егылган һәм реаль ярдәмгә бик тә мохтаҗ булган мондый кавем яныннан кешеләрнең битараф рә­вештә ашыга-ашыга үтеп китүләренә юлыгабыз. Син хет үл шунда, авызыңа тамчы су салучы табылмаячак.

Бервакыт бер әүлия, атта барганда, җирдә аңсыз яткан егетне күреп ала. Ул, атыннан төшеп, ярдәм итү итү нитяте белән егеткә якынлаша. Ул килеп җитүгә, егет сикереп тора да, чабып барып, атка атлана һәм берникадәр читкә киткәч, мәнсез батырлыгы белән мактана-масая башлый. Ул ат хуҗасы үзен куып чаба башлар дип көтә, әмма тегесе сыгылып төшә дә еларга тотына. “Атыңны югал­тканга елыйсыңмы?“ – дип сорый егет. “Юк. Иртәгә кешеләр бу хәл турында ишетерләр дә бәлагә таручыга ярдәм итүдән туктарлар дип елыйм мин“, – дигән әүлия. Шул әүлиянең фаразы чынга ашкан җәмгыятьтә яшибез без. 

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 50 | 08.04.2014
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (874288) / 10.04.2014 13:33:39

Кило ярым перәнник,җәлләмәгез инде кунакка барган да!!!
http://tuylar.ru/niyaz-jelelovtan-oryana-klip-kilo-yarym-perenek-1735

№12 (874286) / 10.04.2014 12:49:45

кило ярым прэннек дигэн жырны ишеткэнен юкмыни?

№11 (874284) / 10.04.2014 12:40:47

каян килгән,

№10 (874252) / 10.04.2014 07:31:25

АВЫЛДАААШ,ачуым килмәгәе,чүбек чәйнәмә (Биктау килене). авылда хәзер шәһәрдән ким түгел, кибеттә җаның теләгән бар да бар. ялган сөйлисең.
үзең нинди,сиңа булган мөгәләмә дә шундый күрәсең. әле 10 йомыркаларын биргәннәр,яхшы кешеләр икән.

№9 (874249) / 10.04.2014 02:42:22

Тагын да өстәп

Эштәге бер танышыбыз сөйләгәннәрдән: "Җир асты юлын (подземный переход) чыгып барам. Куллары, аяклары кәкерәеп-бөкерәеп беткән берәү урындыкта утыра. Акчамны жәлләмичә, салдым. Кире әйләнеп килгәндә, кәкре-бөкре аяклы-куллы кеше, бер дусты белән туп-туры басып, күпме акча җыя алганы турында гапьләшеп китеп баралар иде".

№8 (874248) / 10.04.2014 02:27:34

Бал корты!
Сезнең белән килешеп, өстим.

Бу Дөньяда шактый күргәнлектән, бүгенге "хәерчеләр"не күптән танырга өйрәндем.
Инде, матбугат тарафыннан да яктыртылган: "Инвалидларны керем чыганагы итеп файдаланучы вәхшиләр" турында сөйләп торудан тыелып калам.

№7 (874246) / 10.04.2014 01:19:31

Кигәвен!
Шулай хәер сорашып торучыга ипи кисәге бирдем. Теге: "Миңа акча кирәк ич!" - дип ипине минем биткә үк атты.
Хәер сораучыны чын хәерчеме икәнен беләсегез килсә, акча бирмәгез, ә ихластан ризык бирегез (анысын да теге мескен сата алырлык күләмдә түгел).

№6 (874244) / 10.04.2014 00:20:37

Совет чорында авылга кайтканда ипи-булки белән кайта идек. Хәзер җимешләр,әллә нинди тәмле азыклар өмет итәләр.Үзләре 10 күкәй белән куып чыгаралар. Вәт заманалааааар !

№5 (874243) / 10.04.2014 00:02:16

Беркөнне үзебезнең яндагы яңартылып ачылган кибеткә, ипи-катык алырга кердем. Каршыма, миннән ике мәртәбәгә яшьрәк ир кисәге килеп басып, әкият сөйләргә азаплана башлады (авызыннан перегар исе аңкый): "вот приехал издалека,помогите ...". "Я уже, не маленький, сказкам не верю". Ул, кибеткә этен дә ияртеп кереп йөртеп чыккач кына аңа кисәтү ясадылар: "Монда эт белән керергә ярамый". Этен сүккән булып кылана башлады: "Я же тебе сказал, стоять при входе". Ул бәндә, шушы тирәдә яшәүче адәм калдыгы иде.

1968 нче ел азагында Армиядан чыгып, бераз акча эшләп-киенеп, паспортлы булып (колхозда паспорт алу - блатлыларга гына тәти иде) кайту өчен, Ташкентта калдым. Булган акчаларны тиенләп кенә тотабыз, Ташкентта калган малайлар.
Кичкырын, пычрак көз-кышта, урамда, каршыма, киемнәре тракторчыларныкы сыман ялтырап беткән бер олы яшьтәге абзый килеп басты. "Вот, приехал в Ташкент на тракторе товар сдавать. Трактор сломался. С собой ни копейки денег нет. Проголадался. Дайте, пожалуйста, на хлеб". Ул вакытта ипи 20 тиен тора иде. Үземнең дә такы-токы кесәмнән, 40 тиен өлеш чыгардым. "Алданмадыммы икән?", - диеп, ул кешенең нәрсә сатып алганын, зур пыялалы кибет (магазин, гастроном) тәрәзәләре аша күзәттем. Ипи сатып алды. Аның өчен дә, үземнең алданмаганым өчен дә, куандым.

№4 (874207) / 09.04.2014 19:32:05

Совет чорында да эшлэмичэ генэ берни булмады гади халыкка. Тик тормышнын бэрэкэте бар иде.
Э хэзер юк. Тапкан тулэулэргэ китэ.

№3 (874201) / 09.04.2014 18:47:03

Совет чорында халык күпкә миһырбанлы иде . Кайтарыйк шул тигез заманны.Барыбыз да фәкыйрЬ, барыбыз да тигез, барыбыз да чиратта, барыбыз да җәяү, барыбыз да... ялкау...

№2 (874172) / 09.04.2014 14:44:31

“Атыңны югал­тканга елыйсыңмы?“ – дип сорый егет. “Юк. Иртәгә кешеләр бу хәл турында ишетерләр дә бәлагә таручыга ярдәм итүдән туктарлар дип елыйм мин“, – дигән әүлия. Шул әүлиянең фаразы чынга ашкан җәмгыятьтә яшибез без. ))))) .Кызганычка каршы шулай шул.Мисал очен,бурычка кешегэ акча бирсэм ,кайберлэреннэн еллар буе алып булмый.Менэ итяхшылык,ал яманлык була инде.

№1 (874160) / 09.04.2014 13:33:54

Авторның башка язмаларын укыйсы килеп китте...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте