поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.04.2014 Мәгариф

Чүп өеме булып калмыйк

Мәктәптә балаларның беренче класска әзерлек курсларыннан чыкканнарын көтеп утырабыз. Ата-аналар бер-берсеннән балаларын кайсы мәктәпкә бирүләре турында кызыксына. Янәшәмдә утыручы хатын: «Мин гимназиягә бирмим, балалар бакчасында татар телен генә өйрәнү җитмәгән, мәктәптә дә татарча укысынмы тагын?» – дип әйтеп куйды.

Икенче берәү: «Әйе, татар классына бирсәң, балаңның киләчәге юк инде, ни БДИсын бирә алмый, ни уку йортына керә алмый, дигәндәй, юньлерәк мәктәп эзләргә кирәк, инглиз, немец телен тирәнтен өйрәткәнне», – дип дәвам итте. Түзмәдем: «Ә нигә соң балагызны татар бакчасына бирдегез?» – дип кызыксындым. «Ә анда әйбәт, чиста, балалар тәртипкә өйрәнә», – диде теге хатын. Ә иң ачуны китергәне – үзләре чеп-чи татарлар.

Бу тапталган тема. Килешәм. Татар теленең кирәклеге турында күп язылды, күп укылды. Бу темага беренче генә язуым түгел, тик шулай да нәкъ менә хәзер – Тукай аенда әлеге мәсьәләгә битараф калу дөрес түгел кебек. Тукай дигәч тә, нәкъ менә милләт, туган тел, милли моң күз алдына килә бит. Ата-аналар балаларын татар сыйныфларына нигә бирергә курка соң? Чыннан да, татарча укыган бала башкалардан калышамы, БДИ имтиханнары буенча күрсәткечләре түбәнме?

Начар түгел татар!


1992 елларда Яшел Үзән районының Норлат авылында беренче тапкыр тәҗрибә рәвешендә татар сыйныфы ачтылар. Мине әти-әнием шул класска укырга бирде. Сыйныфта 12ләп кенә кеше идек. Тагын шул бер сәбәп – күпләр татар дигәч шүрләп калдылар, янәсе, тиешенчә белем бирерләрме? Татар телендә дәреслекләр җитмәү проблемасы белән дә очраштык, озак еллар рус телендә укыткан укытучыларга да авырга туры килде, кыскасы, укучылар да, укытучылар да татарча өйрәнделәр, туган телгә бергәләп кайттылар. Татар классын тәмамласак та, күбебез, имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортына керде. Татар авылыннан килеп, Казанда, хәтта чит илләрдә дә зур дәрәҗәләр яулаган шәхесләр җитәрлек анысы.

Татар сыйныфында уку рус классындагы укудан нәрсәсе белән аерыла соң? Беренче чиратта, әлбәттә, мохит, аралашу. Ә фәннәргә килгәндә, бөтен предметларны да саф татар телендә укыта торган гимназияләр бармак белән генә санарлык ул. Әйтик, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә укыту процессы саф татар телендә алып барыла. «Укучылар кирәк дип тапкан очракта гына кайбер предметларда төшенчәләрне русчага тәрҗемә итәләр, йә дәресләрдән тыш өстәмә шөгыльләнәләр, болай барлык дәресләр дә саф татар телендә алып барыла. БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, шөкер, чагыштырмача югары күрсәткечләр. Рус теленнән мәсәлән, былтыр укучылар уртача 69 балл җыйдылар. 90 баллдан күбрәк алучылар да булды. Эш бит БДИда гына түгел. Бездә татар мохите, татар менталитеты саклана. Телләрне күбрәк белгән саен, укучыларның мөмкинлекләре арта. Ни хикмәт, безгә хәтта Казанның ерак почмакларыннан да килеп укыйлар. Быел гына да беренче сыйныфка әзерлек төркемнәре дүртәү. Киресенчә, укытучылар җитми әле», – ди гимназия директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлшат Шәйхелисламова. Ә менә Казанның күп кенә башка гимназияләрендә физика, биология, математика, химия кебек фәннәр рус телендә укытыла. Дөрес, рус мәктәпләренә караганда, татар теле дәресе артыграк керергә мөмкин. «Фәннәр рус телендә укытыла, әмма тәрбия эшләре туган телне, милләтне саклап калуга юнәлтелгән. Милли сыйныфларыбыз бар. Аларда туган тел аеруча тирәнтен үзләштерелә. Укучыларга кытлык булганы юк. Әле менә быел да, беренче сыйныфка укырга килергә теләк белдереп, инде 70 бала язылырга өлгерде», – ди 20 нче гимназия директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Мәрьям Хәмидуллина. Гомумән, белем бирү дәрәҗәсе татар сыйныфына бәйлеме икән? Бәлки, күп нәрсә укытучыдан, иң мөһиме – укучының үзеннән торадыр?!.

Русларны кысрыклыйлар?

Марина – катнаш никахтан туган кыз. Әтисе татар булса да, гаиләдә алар бары русча гына сөйләшәләр. Хәзер Марина 5нче сыйныфта белем ала – рус мәктәбендә. Татар теленнән бирелгән өй эшләрен эшли алмый интегәм, ди ул. «Еш кына әтиемнең әнисенә – дәү әнигә шалтыратам, күп нәрсәне аңламыйм, тырышам да кебек, телне дә өйрәнәсем килә, тик, нигәдер, инглиз теле татар теленә караганда җиңелрәк бирелә», – ди кыз. Әнисе исә, татар теле урынына рус телен күбрәк укытсалар файдалырак булыр иде, киләчәктә балама татар теле бөтенләй кирәк түгел ләбаса, ди. Мәктәптә укыганда алгебра укытучысына: «Нигә соң ул синус, косинус, тангенслар, киләчәктә кирәкме соң алар?» – дигәнебез исемә төште. «Дөньяны күзаллавыгыз, гомуми эрудиция өчен алгебра да кирәк, дип җавап биргән иде ул шул чакта. Ә монда рус кешесенә татар теле кирәкме дигән сорау урынсыз да кебек. Быел февраль аенда бертөркем ата-ана, Казан мәктәпләрендә рус теле дәресләре аз укытыла дип канәгатьсезлек белдереп, пикетка чыкканнар иде. Мәктәпләрдә сайлау мөмкинлеге булрга тиеш: татар телен укырга телиме бала, рус теленме, дигән идеяне күтәрә алар. Чит телләрне өйрәнгәндә сайлау мөмкинлеге бирелми бит, инлиз теле өченче телегез булырга тиеш, дип укыттылар безгә дә, ә нигә ана телен өйрәнгәндә укучы сайлау алдында калырга тиеш?! Ә татар милләтендәгеләргә килгәндә, бу хакта сүз дә була алмый, туган телен белү – һәр баланың бурычы. Җитмәсә, ике дәүләт теле булган Татарстан җирендә яшибез бит. Ата-аналар хәзердән үк милләтләрне бүлә башласалар, балалардан нәрсә көтәргә? Милләтара дуслык булсын өчен, бер-береңнең гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәтләп яшәргә кирәктер ләбаса?! 1994-97 нче елларда завод-предприятиеләрдә татар теленә өйрәтә торган махсус программалар эшләгән хәтта. Телләрне күбрәк белгән саен, кешенең көндәшлеккә сәләте арта югыйсә!.. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытылганга, киресенчә, сөенергә генә кирәк бит. Татар теле төрки телләр семьялыгына керә, димәк, татар телен өйрәнеп, башка күп кенә телләрне дә аңлау мөмкинлеге арта дигән сүз. Базарда өрек сатучы егеткә татарча дәшсәң дә, ул сиңа елмаеп карый, җимешнең дә бәясен төшерә. Милләтләр арасындагы дуслык әнә шундый вак нәрсәләрдән башлана түгелме соң?!.

Татарчаны яңача


Татар гомер-гомергә тыйнак булган. Шуңа да татар матбугатының тиражы чагыштырмача аз, китап кибете идән астында, кибетләрдә татар басмалары киштәләргә яшеренеп-оялып кына посканнар. Балалар өчен татар китапларын алсаң да сабыйны җәлеп итә торганы бармак белән генә санарлык. Дәреслекләргә килгәндә дә, инглиз теле белән татар телен генә чагыштырсаң да, чит телдәге китапны күбрәк ачасы килә. Хәер, укучыларга ана телен кызыклы итү мәсьәләсендә шактый алга китеш тә сизелә. Җитәкчеләр, ТРда 2010-2015 елларга мәгарифне үстерү стратегиясе – «Киләчәк» программасы кысаларында, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ике дәүләт теленә өйрәтү буенча методик укыту кулланмалары эшләп чыгару белән ныклап шөгыльләнә. Шул рәвешле, күмәк көч белән, рус балаларына татар телен өйрәтүнең яңа әсбаплары бастырыла, махсус эш дәфтәрләре булдырыла. Балалар бакчаларында, төсле рәсемле, ачык төсләр белән бизәлгән китаплар, татар сүзләрен үзенчәлекле формада өйрәнү, билгеле бер охшашлыклар аша отып калу, интерактив такталар ярдәмендә, балалар белән уеннарга корылган кызыклы дәресләр алып барыла.Татар әсәрләре русчага тәрҗемә ителгән хрестоматияләр языла.

Апрельдән Казанда татар теленә өйрәтә торган бушлай курслар да эшли башлады. Аны КФУ беренче генә ел оештырмый. Курсларга инде йөздән артык кеше язылырга өлгергән. Күбесе – мәктәп укучылары, пенсионерлар. ТР Дәүләт Советы депутаты, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев әйтүенчә, былтыр планлаштырылган 100 кеше урынына 1200 кеше язылган булган. Аларның дүрттән берен руслар, башка милләт кешеләре тәшкил иткән. Татарстанда яшәгән кеше татар теленнән баш тарта икән, ул дөньяны сыңар күзе белән генә күрергә тели кебек. Бары ике телне дә аңлаган, ике күзең белән дә күргән очракта гына тормышны тулысынча күзалларга мөмкиндер ул. Күршеңдә яшәүче татар карчыгына: «Исәнмесез!» – дип дәшеп хәлен белә алсаң, начармыни?!

Мәрхүм җәмәгать эшлеклесе, язучы, драматург Туфан Миңнуллинның: «Үз-үзен хөрмәт итми торган кеше ул – чүп, үз милләтен хөрмәтләми торган халык – чүп өеме», – дигәне истә калган. Телебезгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә битарафлык күрсәтеп, тарихта чүп өеме генә булып калмасак иде... 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»