поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.04.2014 Җәмгыять

Хезмәттәшлеккә нәрсә комачаулый?

Россия Федерациясендә 20 меңнән артык авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү һәм эшкәртү, 3 меңнән артык кулланучылар кооперативлары бар. 2014 елның февраль-март айларында төбәкләрдә узган авыл хуҗалыгы кооперативлары съездларында аларның эшен тагын да җанландыру буенча төрле фикер-тәкъдимнәр әйтелде.

Югыйсә авылларның үсе­ше өчен бернинди киртә дә юк сыман. Шәхси хуҗа­лы­гыңда күпләп терлек асрарга телисең икән, Хрущев заманындагы шикелле йорт буенча йөреп, “артыгын” тартып алмыйлар. Үз шөгы­лең булдырырга уйласаң, дәүләт яр­дәменә өметләнер­гә нигез бар. Дөрес, бер­нәр­сәне дә өеңә үк китереп бир­миләр. Артыннан шактый йөрисе була. Тик авылларда инде шак­тый тернәкләнеп килүче крестьян-фермер ху­җа­лык­лары, гаилә фермалары, шәх­­с­и хуҗалыкларында күп­ләп терлек асраучы, кош-корт тотучы, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче яки үзенә башка эш-шөгыль табучы­ларның эшләре арткан саен аһ-зары да күбәя бара шул. Бәяләр гаделсезлеге, чыгым­нарның арта баруы һәм тагын әллә никадәрле сәбәп­ләр белән авыл хуҗалыгында продукция җитештерүченең табышы кими. Зыянга эшләү исә киләчәккә өметне ки­метә. Мондый хәлдән котылу чарасы бармы? Табышлы эш­ләүнең юлларын ничек табарга?

Бу көннәрдә Санкт-Пе­тербургта узучы авыл коопе­раторларының икенче Бө­тен­россия съездында сүз шул турыда бара. Съездда ас­сызыкланганча, Россия авыл­ларының киләчәге кооперация, ягъни үзара хез­мәт­тәшлеккә бәйле.

Һәр яңалык – онытылган искелек


Нәрсә соң ул кооперация? Дөнья тарихына күз салсак, шәһәрдәме яки авылдамы, җәмгыять үз алдындагы һәр кыенлыкны күмәк тырышлык белән җиңә килгән. Кооперация дигән төшенчә дә борынгы заманнардан ук килә. Нигезе латин сүзеннән алынган булуы да шуңа иша­рә. Кооперация беренче чиратта нинди дә булса эшне бергәләп башкару тәр­тибен күздә тота. Әлеге алым халык хуҗалыгының һәр тармагына хас. Шул исәптән авыл хуҗалыгы, торак-ком­муналь, куллану, тәэмин итү, сату-алу, кредит һәм башка төрле кооперативлар да уртак омтылыш, күмәк максатлар куеп оештырыла.
Безнең илдә кооперативларга караш шактый катлаулы. Бигрәк тә колхоз-совхоз­лар вакытыннан калган ачы тәҗрибә хәтердән чыгып ук җитмәгән авылларда бу сүз­не ишетү белән кайберәү­ләрнең ачуы кабара башлый. Ни генә дисәк тә, авыл­лар­ның җитмеш елдан артык бөр­текләп җыйган мал-мөл­кәтен бер селтәнү белән юкка чыгару гадел булмады.

Колхоз-совхозларны бү­ген дә бары тик яхшы яктан гына искә алырга тырышучылар мондый күмәклекнең инде кирәге калмавын яхшы аңлый. Күмәк эшнең әҗере дә бергә булу кирәк. Ә инде кемнеңдер хәләл хезмәтен­нән башкалар файдалана икән, мондый эшнең ки­ләчәге юк.

Бернинди кыенлыкларга карамый, республика авылларында күмәк-фермер ху­җалыклары, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыкларда продукция җитештерү кү­ләме артканнан-арта. Әмма авыл кешесе бер үк вакытта җитештерү, эшкәртү һәм сату белән дә шөгыльләнә алмый. Шуңа да Татарстан авылларында җитештерү, эш­кәртү, сату-алу, хезмәт күрсәтү һәм башка төрле кооперативлар эшен җайга куясы бар. Әйтергә кирәк, чит илләрдә генә түгел, Россия­нең кайбер төбәкләрендә дә моның уңай үрнәкләре бар.

Калышмаска иде бит


Авыл хуҗалыгында төп җитештерүчеләре фермерлар булган кечкенә генә илләрнең дә зур нәтиҗәләр­гә ирешүенең нигезендә күмәк файда ята. Артык зур финанс­лар җәлеп итмичә, урында булган мөмкин­лек­ләрне ос­та файдалана бел­гән коопе­ративларның табышы да зур­рак. Хәтта Голландия кебек чагыштырмача кечкенә генә илләрнең азык-төлек белән үзләрен генә түгел, башка ил халыкларын тәэ­мин итеп яшәвенең сере дә шунда.
Франция, Германия, Дания, Финляндия һәм башка илләрнең авыл хуҗалы­гын­да продукция җитеш­терүче­ләрнең өстенлеге әлеге дә баягы кооперативларга барып тоташа. Бу илләр тәҗ­рибәсе күрсәткәнчә, авыл җирлегендә сәгать механизмы кебек төгәл эшләүче җи­тештерү, эшкәртү һәм сату буенча үзара хезмәттәшлек­не булдырмый торып, югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел, ди Татарстан Республикасы крестьян-фермер ху­җалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров.

Бүген республика авыл хуҗалыгында җитештерелә торган авыл хуҗалыгы про­дукцияләренең яртысыннан артыгы – шәхси һәм кресть­ян-фермер хуҗалыклары, гаи­лә фермаларына туры килә. Татарстан Кулланучылар берлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел дәвамында һәр шәхси хуҗалыктан 15 мең сумлык ит, сөт, йомырка һәм башка төр продукция сатып алынган. Бу сумманы 365 көнгә бүлгәндә, тиеннәр генә килеп чыга. Шәхси ху­җа­лык­ларның мөмкинлегенә кил­гәндә, дистәләрчә тапкырга артык, ди белгечләр.

Ә бит республиканың крестьян-фермер, гаилә фер­­­маларында да шул ук хәл. Аларда гына түгел, ашлыгын, печәнен ишегалдына китереп биреп, итен, сө­тен алдан килешенгән вакытта яхшы бәясенә алып китүче булса, шәхси хуҗа­лыкларда да продукция җи­тештерү бермә-бер артыр иде. Җитештерүченең эш­кәртү һәм сатудан килгән табыштан мәхрүм ителүе дә аяныч. Ә бит авылда бу эш­ләрне нәкъ менә алар тарафыннан оештырылган кооперативлар башкара алыр иде. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 49 | 05.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»