08.04.2014 Җәмгыять
Күршең яшәргә комачауламыймы? (Cораштыру)
Сер түгел: арабызда “күрше хакы – Тәңре хакы” дип көн күрүчеләр дә, бу гыйбарәгә күз йомып, “этле-мәчеле” яшәүчеләр дә җитәрлек. Хокук белгечләре соңгыларының үзара мөнәсәбәтләрен җайга салу юлын тапкан. Алар күршеләрнең хокук һәм бурычларын рәсми рәвештә Гражданлык кодексында теркәргә тәкъдим итә.
Дөрес, бу тәкъдимнең инде беренче тапкыр гына яңгыравы түгел. күршеләрнең хокук һәм бурычлары, Гражданлык кодексына төзәтмәләр проектында урын алып, моннан берничә ел элек Дәүләт Думасына кертелгән иде. Ләкин тәкъдим иткән үзгәреш чынга ашмады. Ничек уйлыйсыз, бу кирәк гамәлме? Сез күршеләр белән ызгыш чыкмасын өчен ниләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?
Гөлназ Гыйниятова, “ТНВ-планета“ каналында “Хәбәрләр” тапшыруының алып баручысы:
– Өстәмә кануннар кирәкме икән? Әлегә булганнарын да кулланып җиткермиләр бит. Мәсәлән, “тынычлык турында” закон. Икенчесе тиешсез урында тәмәке тартучыларга кагыла. Подъездларны, нигездә, шулар чүпли һәм сасыта. Моның өчен дә штраф каралган. Тик үзгәрешләр генә сизелми. Ә күршеләргә килгәндә, безнең авылда да, Казанда да күршеләр белән беркайчан сүзгә кергән булмады. Моның бер сере дә юк. Бары якын туганнар кебек дус-тату яшәргә генә кирәк. Этле-мәчеле яшәүдән Ходай сакласын! Андыйларны кызганам.
Илшат Вәлиев, җырчы:
– Әлбәттә, куршеңнең нинди булуы бездән генә тора торган әйбер түгел. Нинди кеше туры килә бит. Тик шулай да, бөтен кеше белән дә “алтын урталык”ны табып була, дип уйлыйм. Минемчә, безнең илдә күршелек мөнәсәбәтләрен законлаштырып булмыйдыр. Мәсәлән, Европада никах килешүләре төзиләр. Бу – алар өчен табигый күренеш. Ә бездә моны кертү бик катлаулы, чөнки кешенең менталитеты башкача. Бу шунда ук бер-береңә карата ышаныч булмау кебек кабул ителә. Шуңа күрә “күрше хакы – Тәңре хакы” дигән борынгы сүзгә ышанып, үзара ихтирамлы булырга гына кирәктер. Шулай да кичләрен батареяга кашык белән суккаларга туры килгәли.
Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, “Гаилә” мәчете имамы:
– Бу законнарны кабул иткәндә, төптән уйларга кирәк. Монда дин әһелләрен дә чакырып, алар белән киңәшләшсәләр яхшы булыр иде. Ник дигәндә, шәригать ягыннан караганда да андый канун бар. Мәсәлән, йортыңны саткан вакытта да син аны иң беренче чиратта күршеңә тәкъдим итәргә тиеш. Йорт салу да, койманың биеклеге дә, хәтта җилнең исүе дә күршелек мөнәсәбәтләренә керә. Кешенең әдәп-әхлагы, тәрбиясе булса, үз-үзен генә яратмаса, Аллаһы Тәгаләне олыласа һәм кешеләр белән бертигез дәрәҗәдә күрсә, күршеләр белән бернинди низаг та булмас иде.
Тәнзилә Зәйнуллина, пенсионер (Буа районы):
– Мин үзем уң як күршем белән бик яхшы тордым, бертуганнар кебек яшәдек. Көннәрдән бер көнне кызы кайтты да, күп тә үтми, минем якка караган җиргә бер метр чыгарып ызбасын салып куйды. Мин тагын бер метр җир калдырдым да кечкенә сарай ясадым. Аның ызбасыннан сарайга үткән кар, яңгыр! Бөтен сараемны ишеп бетерде, бәрәңге базына төште. Бу очракта күрше белән ничек яхшы торып булсын?! Барысы да закон буенча эшләнсә, кешеләр әйткәләшми ул. Шуңа күрә күршелек мөнәсәбәтләрен законлаштырырга җыенулары дөрес. Калган күршеләрем белән бик яхшы мөнәсәбәттә яшим. Ә болары белән талашып гомерем уза.
Сөләйман Галиуллин, Арча районының Ашытбаш урта мәктәбе укытучысы:
– Күршеләр белән низаг килеп чыкмасын өчен, беренчедән, кешенең бөтен кылган гамәлләре әхлакый кысаларга, гореф-гадәтләргә һәм закон нигезендәге норматив актларга сыярга тиеш. Әхлакый кагыйдәләр, гореф-гадәтләр һәр җирдә үзенчәлекле. Моны да истән чыгармаска кирәк. Күршеләр булып яшәүче ике апаның судлашып йөргәнен дә, милек, ызан бүлешкәннәрен дә күргәнем бар. Бу очракта кешегә әхлакый зыян да килә. Шуңа күрә күршеләрнең хокук һәм бурычлары теркәлгән закон кирәк, дип саныйм. Һәр очрак аерым каралырга тиеш. Күршеләрнең ызгышуында иң еш сәбәпче булган тулы тавышка музыка тыңлау, машина кабызу, төзелеш инструментлары белән эшләү кебек очракларның һәркайсы закон ярдәмендә нигезләнергә тиеш.