поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.03.2009 Авто

КАМИЛ КӘРИМОВ: “МАШИНАМА 13 ЯШЬ ТУЛА”

Камил Кәримовның язучы, сатирик, “Казан утлары” журналының проза бүлеге редакторы, “Уен”, “Ком сәгате”, “Сакау күке” кебек романнар һәм дистәләгән китап авторы икәнен бик яхшы беләсездер. Ә менә аның үз машинасына иң тугрылыклы йөртүче булуын ишетмәгәнсездер әле. Кеше хәзер бераз мөмкинлеге чыктымы, тимер атын алыштыра. Камил абыйны ун ел чамасы беләм, ул һаман да шул “ВАЗ-2106” машинасында йөри.

– Камил абый, эшкә нишләп җәяү киләсез? “Шестерка” кабынмадымы әллә?

 

– Эшкә үзем яшәгән “Квартал”дан гел җәяү йөрим. 40 минут киләм, 40 минут кайтам. “Бөке”дә утыручы шоферларга үч итеп, “зебра”да юл бирдертеп, үткәрмәгәненә бармак янап, җәяү йөрүем белән горурланып, яннарыннан узып китәм. Алардан алдарак та киләм әле. Машина белән эшкә бару көлке яңгырый. Хәзер шоферларның күбесе тимер атыннан төшеп җәяү йөри дә алмый. Шамкайча әйткәндә, гел шул кәнәфигә ябышып, өйдә диванда ятып “күтән чыгу”дан (геморрой) җәфаланалар.

 

Машина эшкә бару өчен җай түгел, мактану чарасы гына. Хәзер ярыш китте. Күп очракта кешенең матди хәленнән чыгып эш йөртәләр, бәяне дә шуңа карап бирәләр. Бу җүнлегә илтми, халыкны боза. Еш кына үтеп киткәндә карыйсың, руль артында 18 яшьлек кызлар һәм егетләр утыра. Алар машина алырлык нинди акча эшләгән әле?! Әти-әнисе бүләк иткәнгә, кадерен дә белмиләр. Бәрелсә, бетте баш! Алар сугышырга җыенган кебек очынып чыга. Димәк, син дә “гражданнар сугышы”на әзер булырга тиеш. Ә өлкән буын мондый проблемаларга саграк карый. ГАИ чакыртып, сабыр гына көтеп утыра. Шулай итеп, машина сугыш коралына әйләнә бара. Һөҗүмне дә аның аша гына эшлиләр бит.

 

“Зебра” аркылы берәр пенсионер атлап чыкканда, рульдәге 18 яшьлек яшүсмер-“хам”нар ни генә мыгырданмый. Җәяүле белән затлы “иномарка”лар арасында каршылык туа.

 

Казанда машиналар ел саен 40 меңгә арта бара. 10 елдан соң 400 меңгә күбәя дигән сүз... Казан юллары элек тарантас җигеп йөрүчеләр өчен генә салынган. Шәһәрне төзегәндә бу хакта беркем дә уйламаган. Казанның трамвай юлларын сүтеп кенә киңәйтеп булмый. Шофер күңеле булганчы машинасында утырып тора да, аннары эшенә җәяүләп китәр. Шул вакытлар җитәчәк әле. Автопаркларның киләчәге коточкыч. Хәленнән килгән кеше җәяү йөрсә иде.

 

– Бүген эте-бете “иномарка”да җилдерә. Сез нишләп “ВАЗ-2106”ны алыштырырга уйламыйсыз?

 

– Классик язучыларның әсәрләрен бик яратып укыйм. “ВАЗ-2106” – иң халыкчан, классик машина. Димәк, ышанычлы да. Аңа 13 яшь тула. Шул вакыт эчендә, Аллага шөкер, безне бер тапкыр да юл һәлакәтенә очратмады, гаиләмне, үземне саклады. Ул миңа бик кадерле. Машина хуҗасының җанына әверелә. Аңа мөнә-сәбәтең нинди, ул да шулай җавап кайтара. Кая да булса барырга җыенсак, сыйпыйм, “балакаем, безне исән-сау алып кайт инде”, дип эндәшәм. Әгәр тискәре мөнәсәбәтеңне сизсә, кабынмаска да мөмкин.

 

Улыма 25 яшь тулды, машинаны алыштырырга иде, ди. Аңа заманча кирәк, ә мин классика яклы.

 

Тагын шунысы бар: машинам юлда сүнгән очракта карыйм һәм тиз генә төзәтәм дә кузгалабыз. Ә чит илнеке ватылса, тарттырып алып китүдән башка чара юк.

 

– Бу ничәнче машинагыз?

 

– Бердәнбер. Акча җыя-җыя машинамны 1996 елда сатып алдым. Мактанырлык заман түгел иде. Әтием миңа 6 ай чакта бу дөнья белән хушлашкан. Ул булмагач, өйгә сәнәк белән көрәктән кала техника кермәде. Хәтта велосипед та юк иде. Әгәр ул теге дөньядан кире әйләнеп кайтып, “Жигули”ны күрсә: “Карале, минем малай да машинага утырган”, – дип шаккатыр иде. 

 

– Беренче тапкыр руль артына кайчан утырдыгыз? Нинди машина иде?

 

–  1970 елда (20 яшьтә) су бораулаучы булып эшли башладым. Анда ике машина иде: берсе – “МАЗ-300”, икенчесе “ГАЗ-53”. 16,5 тонналы вышканы бер колхоздан икенчесенә күчерә идек. Су машиналарын бер шофер алып бара, икенчесенә мин утырырга мәҗбүр булдым. Йөртү таныклыгым да юк иде. 8 ел буе шулай “права”сыз су бораулаучы булып эшләдем, беркем тикшермәде. Әле бит Актаныш, Кукмара, Алабуга, Биектауга хәтле бара идек. Ул вакытта ГАИ хезмәткәрләре бу кадәр явыз, бәйләнчек булмады.

 

– Ә машина йөртү таныклыгын кайчан алдыгыз?

 

– Машина йөртү стажым зур булса да, “права”ны 25 елдан соң, 1995 тә алдым. Анда да бирерләр микән, дип куркып йөрдем әле.

 

– Номерыгыз да “текә” түгел. Саннар тормышыгызга тәэсир итәме? Төсе...

 

– Ырым-шырымга ышанмыйм. Мактаныйм әле:  җиде еллап Эчке эшләр министрлыгында иҗтимагый совет әгъзасы булып тордым. Анда утызлап кеше идек. Теләсәм, машинама “блатной” номерны рәхәтләнеп алырга була иде. Ләкин бу ми¬ңа кирәк түгел. “777”, “999”, “000”гә кызыгалар, хәрефләре “МММ”, “ТТТ” (три туза) булганнарга өстенлек бирәләр иде. Анда артистлардан Равил Шәрәфиев, Салават, мин идем. Соңрак, файдасы булыр, ахры, дип, артистлар арасыннан монда “катыргы” сорап керүчеләр булды инде. Янәсе, “текә” номерлыларны ГАИ хезмәткәре туктатмый. Кеше ялган шөһрәткә омтыла. Үземнең номер бик гади – Е872СР. Җәмгыятьтә кешеләр машина номеры буенча да төркемнәргә бүленә башлады. Европача яшәү модага керде: “иномарка”, текә номер, үзеңнән 30-40 яшькә яшьрәк хатын-кызга өйләнү, евроремонт, коттедж...

 

Мин “әтичественный”га өстенлек бирәм. Бу машинамны алыштырган очракта да “ВАЗ-2114”лене алачакмын. Бәлки, мин дөрес кеше түгелдер?! Әмма яшәү рәвешем шундый. Миңа шулай рәхәт. 

 

Җиләк-җимешне, аеруча чияне яратканга, машинаның да чия төсендәгесен сайладым. Шуның белән дә якын әле ул. Бер дә оялмыйм аңарда йөрергә. Кунакка барам. “Иномарка”лар янына куймаска тырышам.

 

– Камил абый, язучы-шагыйрьләр – йомшак күңелле халык. Аларны руль артында бик сирәк күрәм. Күбесе сезнең кебек җәяү яки җәмәгать транспортында йөри. Ник икән: куркалармы, машинага акчалары җитмиме, әллә башка сәбәп бармы?

 

– Иҗат кешеләре арасында руль артына утыру – чынга ашмастай хыял. Алар “нежный” бит, куркалар. Шагыйрьләрдән Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим рульдә йөри. Бүтән юк та. Прозаиклардан – мин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Зиннур Хөснияр. 300 ләп язучы барлыгын исәпкә алсаң, бу бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә менә драматургларның бөтенесе дә диярлек, Туфан Миңнуллинны санамаганда, руль артына утыра ала. Ул яратмый. Аның каравы, җырчыларның барысы да машинада җилдерә, бер генә клиплары да тимер атсыз түгел. Хәтта сәхнәгә әле генә аяк басканының да. Бу инде мактану. Машинаның затлысын алырга теләү – “йолдыз”лар авыруының бер төре.

 

– Камил абый, шулай да, әгәр сезгә “иномарка” бирсәләр...

 

– Биреп карасыннар... Мин барыбер аны сатып, “әтичественный” машина алачакмын!

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 8 | 27.02.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»