поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.04.2014 Медицина

Хокук сакчыларының игътибары – табибларда

1 апрель көнне РКХда (Республиканың клиник хастаханәсендә) хокук саклау органнары вәкилләренең табиблар белән ябык очрашуы узды. Татарстанда табиб хаталары очраклары ешайганнан-ешая, халыкның «ак халатларның» эшчәнлегенә зарлары артканнан-арта бара. Тикшерү комитетының Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен күзгә-күз сөйләшүгә дәшүләре дә ул проблемаларның җитдилеге турында сөйли.

Сораулар анык, ә җаваплары...

ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган җыелышта Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Тикшерү комитеты, Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре һәм шәһәр хастаханәләренең баш табиблары катнашты. Ябык ишекләр артында барган сөйләшүнең тулы эчтәлеге билгеле түгел. Әмма очрашу узганнан соң, хөкүмәт порталына «эленгән» хисаптан гына да шактый кызыклы да, шул ук вакытта борчуга салырлык та мәгълүмат «чүпләргә» була.

Хастаханәләрдә авыруларга карата салкын мөнәсәбәт, дәвалау вакытында җибәрелгән тупас хаталар, табиблар гаебе белән өзелгән гомерләр, ришвәтчелек кебек «чирләр» бәйләме турында җәмгыять инде күптән чаң суга. Кемнән генә сорама – аның йөрәк түрендә үзенә яки якынына кагылышлы шундый берничә мисал һәм табибларга үпкә саклана.

Сырхауханәдә идән юучылардан башлап табибларга кадәр ташып торган дорфалыкны күрмибезме әллә? Район табибларының, үзләренә эләгүеннән куркып, нык чирләп киткән авыл агаена да шәһәр хастаханәсенә юллама бирергә теләмәүләрен аңламыйбызмы?! Операция уңышсыз узган очракта, кайбер табибларның авыру үзе дәвалануга ризалык белдереп кул куйган кәгазь кисәге артына яшеренгәннәрен белмибезме? Авыруларга мөнәсәбәт аларның кесә янчыкларының калынлыгына турыдан-туры бәйле рәвештә үзгәргәнен сизмибезме?!.

Очрашуда җәмгыятьне борчыган шушы сорауларга да җаваплар табарга тырыштылар. Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренә караганда, медицина өлкәсенә караган әлеге проблемаларны кадрлар җитешмәве һәм шуның аркасында эшнең күп булуы тудыра. Табиб хаталарына килгәндә, ул бу күренешне алдынгы илләргә дә хас нәрсә дип атады. Табибларның үз эшләренә җавапсыз караулары белән көрәшү өчен, Вафин хокук сакчыларын тыгызрак элемтәгә чакырды, ә хастаханәләрдә хөкем сөргән салкын мөнәсәбәтне киметү өчен, «Әхлаклылык көннәре» оештыра башларга тәкъдим итте.

Саннар алдамас


Тик бу өстән-өстән генә һәм гомумиләштерелгән характерга гына ия җаваплар Тикшерү комитеты белән прокуратура «төяп» килгән зарларны канәгатьләндердеме икән? Тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаевның саннар һәм фактлар «йөге» бик саллы иде. РКХда авыру хатынның таза аягын кисү, теш табибына күренгәннән соң, пациентның үлеме, Чаллыда балаларны алыштыру кебек зур яңгыраш алган очракларны гына булса да искә төшерик. Шуларга өстәп, Николаев узган ел эчендә генә дә дөрес дәваламаудан 37 авыруның җан тәслим кылуын, 9 кешенең сәламәтлекләренә җитди зыян килүен дә әйтте. Ә ваемсыз мөнәсәбәт һәм ришвәтчелек очракларының исәбе санап та бетерерлек түгел.

Хөкем мәсьәләсенә килгәндә, узган ел эчендә хезмәтләренә бәйле җинаятьләр өчен Татарстанның 30 медицина хезмәткәре җәзага тартылган (дөрес, күбесе шартлы рәвештә), 99ына карата дисциплинар җаваплылык эше кузгатылган. ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгының хокук бозучылар белән ришвәтчеләрнең күпчелеген бары тик премиясез калдыру юлы белән генә җәзалавы да ачыкланган!

Медицина өлкәсендәге алда санап кителгән проблемалардан арыну өчен, иң элек төп мәсьәләне – «табиблар туганлыгын» юкка чыгарырга кирәк. Табиблар арасында бер-береңне сатмау, яклау – бик киң таралыш алган күренеш. Шуның аркасында, күп җинаятьләр полициягә кадәр барып җитми. Ә авыруларның зарларына табиблар: «Эчке тикшерү үткәрдек, хокук бозу очрагы ачыкланмады», − дип җавап бирә. Хокук сакчыларына, беренче чиратта, «аждаһаның» шул башын чабарга кирәк тә... 


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»