05.04.2014 Мәдәният
Нәҗибә Сафина: Үз-үзебездән китмәсәк...
Ел саен уза торган Шигырь бәйрәмендә танылган шагыйрә Нәҗибә Сафинаны күзәтергә яратам. Йодрыкларын күкрәгенә кысып, мәгърур тавыш белән шигырьләрен сөйләгән гыйсъянчы әдип мөнбәрдән төшеп, халык ташкыны арасына кереп китүгә үк аның янына елышалар. Төртмәле, чәнечкеле, бунтарь шигырьләре берәүне дә битараф калдырмый.
... Нихәл, нихәл,
Тукай атлы әрнү?
Мин – Нәҗибә
атлы җан ярасы...
Элек халык Такташны шулай дәррәү кубып күтәреп алган. Театрда спектакльдәге антракт вакытында да шигырь сөйләргә өлгергән ул. Бүген халык шигырь тыңламый, шигырь укымый, диләр. Сөйли белеп сөйләсәң, үтемле итеп әйтә белсәң, ничек кенә тыңлый әле! Нәҗибә Сафина нәкъ менә шундый шигъри галиҗәнап көчкә ия.
– Нәҗибә апа, Шигырь бәйрәмендә махсус сезне тыңларга килүчеләр бар. Бүген халык китап укымаган, шигырь белән кызыксынмаган, шоу-бизнеска корылган бер заманда үз укучыңны табу зур шатлыктыр ул. Мондый бәхет бар әдипкә дә эләкми...
– Узган ел Шигырь бәйрәмен алып баручылар: “Ел саен син сөйләмәссең инде. Быел башкалар шигырь укысын”, – дип мине мөнбәргә якын җибәрмәделәр. Әмма шигырь тыңларга килгән халык этеп-төртеп сәхнәгә чыгарга кыстаганнан соң, сөйләргә булдым. Әгәр шигърият синең яшәү рәвешең икән, әлбәттә, аны халык күрә. Кайвакыт урамда очраган кешеләр миннән килеп: “Пенсияң бигрәк аз бит, ничек җан асрыйсың, ярдәм кирәк түгелме?” – дип әйтеп китә. Мин бит юл фаҗигасенә очраган идем. Бервакыт күз күрмәгән, колак ишетмәгән Забигулла Саттаров атлы эшмәкәр шалтыратты. Читтә яшәүче милләттәшебез минем белән булган фаҗигане ишеткән дә, кыйммәтле дарулар җибәрергә уйлаган. Иҗатыма гашыйк булган әлеге милләттәшем аякка басарга ярдәм итте. Мамадыш районы хастаханәсендә ятканда, бүлмәмә бер төркем мәдәният хезмәткәрләре килеп кергәнен хәтерлим. Кайсы минем күңелне күтәрү өчен бии башлады, кайсы җырлап җибәрде. Бу минем өчен теләсә кайсы премиядән югары һәм кыйммәтлерәк.
– Гыйсъянчы дидем дә туктап калдым. Сезгә бу бунтарьлык Мөдәррис Әгъләмнән дә күчкәндер, мөгаен. Әллә мин ялгышаммы?
– Әлбәттә, күчкәндер. Мөнбәргә чыгып, туры әйткән Мөдәррисне яратмаган кешеләр дә булды. “Алтмышка җиттең, ә акыл кермәде”, – дип әйтүче танылган әдипләр дә җитәрлек иде. Андыйларга Мөдәррис Әгъләмнең җавабы әзер. “Акыл кергәнгә сөйлим бит инде мин”, – ди торган иде ул. Безнең телгә, милләтебезгә карата кылган гамәлләр өчен минем бунтарьлык кына аз әле ул. Күпме тапкыр мөнбәрдән: “309 нчы маддәгә, ягъни милли компонентны бетерүгә каршы килегез”, – дип өч йөздән артык язучы, татар депутатлары алдында чыгыш ясадым. Ярар, безнең бабайлар Казанны биргәннәр, җиңелгәннәр. Без күпме каһәр алабыз шуның өчен. Ә киләчәк буынга телне сакламавыбыз белән нәрсә калдырмакчы булабыз? Бүгенге көн белән яшәү – иң түбәнгә тәгәрәү инде ул. Кайбер газета-журнал редакциясенә килеп кергәч: “Бетте инде татар газетасы, вакытлыча гына яши”, – дигән фикерне ишетә башладым. Ул сүзләрне әйткәндә, мөхәррирләрнең эчендә нәрсә кайный икән? Хәзерге вакытта Татарстан Язучылар берлегендә пропаганда бүлеге юк. Элек бит рус шагыйрьләре өчәр сәгать халыкка шигырь укый торган булган. Бүген татар шагыйрьләре үзләренең миссияләрен нәрсәдә күрә? Тел бит ул сөйләсәң генә исән кала. Эшләмәгән көрәк тутыга лабаса. Мин таң калып, һәр көн туган саен аптырап йөрим. Татар кая барам ди соң ул? Чабаталы, йомышчы татар дигәнне ишеткәнем бар, әмма 700 миллиард сум ясак түләгәнен тойгач, чәчләрем үрә тора. Татарның бүгенге халәтен бернәрсә белән дә чагыштыра алмыйм. Гафләт баскан, ачтан үлмәс өчен генә яшәү яшәү була алмый бит инде.
– Халык хәтерендә әдип бөек булып калса да, аның иҗатын яңартып тору зарур. Сез Мөдәррис Әгъләмне хәтер сандыгыннан алып, халыкка һәрдаим искәртеп торучы дисәм, һич кенә дә ялгышмамдыр...
– Мөдәрриснең вафатыннан соң кырык көн үтүгә үк аның турында истәлекләр китабы чыгарга тиеш иде. Җыентык итеп тупладым, әзерләп бирдем. “Бәлки тагын өстәрсез әле”, – дип кире кайтарып җибәрделәр. ”Ун елдан соң аны тагын өстәп була торгандыр, җыйган кадәрен чыгарыйк”, – дип җавап кайтардым. Мөдәррис чын мәгънәсендә бунтарь иде. Ул үлгәч тә аңа үч итәләр икән әле дигән фикер кала. Аның истәлекләрен бик күп газета-журналлар чыгарды. Бер журналга баргач, танылган бер кешедән: “Мөдәррис сиңа гына даһи иде. ”Бомж” бит инде ул”, – дигән җавап ишеттем. Имәнеп киттем. Ул вакытта аның истәлекләрен бастырмадылар. Мин исән чакта Мөдәррис Әгъләмнең барлык әйберләрен музейга тапшырасы иде. Күптәннән инде әдәби музей төзү турында сөйлибез. Анда Мөдәррис рухы яшәсә, тагын да яхшы булыр иде.
– 65 яшьне кемдер юбилей дип саный, түгәрәк дата түгел бит инде ул, дип әйтүчеләр дә бар. Кайберәүләр нәкъ менә шул яшьтә дәүләт премияләре, медальләр алырга хыяллана. Сез нәрсә турында уйланасыз?
– Гаҗәеп бер үзгәреш булуын көтәм. Безнең язучылар дәррәү кубып, туган телне саклап калу өчен изге гамәлләр кылсын иде. Мин бакыйлыкка күчкәнче, татар телен дәүләт теле буларак күрәсе килә. Мәктәпләрдә татарча укып, ана телебездә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырсыннар иде. Безне бетерү исәбенә башка халык милләтен зурайтырга тырышмасын. Без китәрбез, әмма егерме-утыз ел эчендә баш калкыткан яшь иҗатчылар үз позицияләрен бирмәячәк. Бүген күпләр миннән килеп: “Нишләп әле барысы да язарга тотынды. Өч йөздән артык язучы бигрәк күп бит?!” – дип сорый. “Әби-бабае, бала-чагасы да язсын. Язарга теләү – телне яшәтергә теләү бит инде ул”, – дип җавап кайтарам. Бүген минем өйдә идәннән алып түшәмгә кадәр әбиләрнең һәм бабайларның китаплары өелеп тора. Бастырып чыгаралар, укып карале, дип китерәләр. Мин аларга да рәхмәтле. Чөнки бу – телеңнән, милләтеңнән, үз-үзеңнән китмәскә тырышу. Тел бетә бит инде, дип коткы таратучылар, Тукай әйтмешли: “Кемсә милләт бетә дип әйтә, ул – аны бетерүче”. Туган телне саклау өчен барысын да эшкә җигәргә кирәк. Бүген барыбыз да компьютерга күчтек. Интернет аша Американы күзәтәм. Алар күптән инде дөнья челтәрендә, әмма аның белән генә яшәми. Берничә ел элек газета-журналларны, китапларны безгә караганда биш-алты тапкыр күбрәк чыгаралар иде. Бүген исә бу сан ун тапкыр күбәйгән. Педагогика фәнендә, гомумән, яшәү рәвешендә консерватизм дигән төшенчә бар. Бу кешегә бик кирәк нәрсә, халыкны яшәтү өчен зарур ул. Балтыйк буе илләрен генә карагыз сез, үз-үзләреннән китмәс өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр.