поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.04.2014 Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мәчетләрне йозак эленеп торсын өчен төземәдек”

Соңгы ике дистә ел эчендә динебезне кайтару өчен бернинди киртәләр юк дип әйтергә күнегеп киттек. Манаралары киселгән мәчетләрне торгыздык, һәр татар авылында диярлек Аллаһ йортлары төзеп куйдык. Әмма аңа карап кына иманыбыз ныкмы, намазларын укымасыннар, уразасын тотмасыннар дигән авыр заманнарда да динебезне саклап калган әби-бабаларыбызның рухы бездә яшиме? Республикадагы дини тормышны күз алдында тотып, әлеге мәсьәләләргә ачык­лык кертү йөзеннән, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Камил хәзрәт, республикада бик күп мәчетләр сафка басты. Әмма Аллаһ йортларына халыкны җыю иң төп про­б­лемаларның берсе булып кала. Авыллардагы халыкны ник мәчеткә тартып булмый ди­гәч, үтемле вәгазь юк, дигән җавап ишетәбез. Сәбәп үтемле вәгазьдә генәме икән?

– Бисмилләһир-рахмәнир-ра­хим. Аллага шөкер, бүген рес­публикабызда 1500гә якын мә­чет-мәхәллә санала. Алар арасында җомга вәгазендә йөзләгән мөселман кардәшләребез җыела торган шәһәрнекеләр дә, өч-дүрт карт йөри торган авылныкылар да бар. Мәчетләр – безгә насыйп иткән зур нигъмәт, шуны да аңларга кирәктер. Бүген бу йортларны төзетүче изге бән­дәләребез шактый. Аларга өм­мәтебезгә файда иткән өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын язсын. Бу хакта хәдистә ачык әйтелгән: “Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр”. Мәхәллә халкының иман йортына йөрүе, аны буш тотмавы, җомга намазларына җыелуы – икенче зур игелек. Мәчетен буш тотмаган халык үзенә-үзе ярдәм итә бит. Мөселман кешесе тә­һарәт алып, гыйбадәт кылу нияте белән иман йортына юл алса, бу кешегә мәчеткә кергәнче һәр адымы өчен изгелек язылыр, гөнаһысы кимер, диелә хәдистә. Ә имамның төп эше – ул динне күтәрү һәм исламның матурлыгын халыкка җиткерү. Моны дин әһелләре иң беренче чиратта вәгазьләре, нәсыйхәтләре аша башкара. Имамнар – кеше кү­ңе­лен, рухын кайгыртучылар. Шуңа күрә алар халык мәчеткә килми дип кул кушырып утырырга тиеш түгел. Нәзарәттә махсус дәгъват бүлеген булдырдык. Бүлек хез­мәткәрләре хәзер авылларда вә­газь кичәләре оештыра. Авыл халкын мәчетләргә, мәдәният йорт­ларына җыеп вәгазьләр сөй­ли. Аларны һәрдаим районнарга чакырып, көтеп торалар.

Шунысын да өстәп әйтәсе килә: исламга дәгъватның тагын бер юлы – татар халкы мирасын өйрәнү, гыйлемле булу. 2014 елны “Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” дип атарга килештек. Быел барыбыз өчен дә татар халкының дини рухын ныгыту елы булырга тиеш. Бу ни дигән сүз соң? Беренчедән, дини эш­чәнлектә татар халкының бөтен дөньяга таралган фәнни дини гыйлеменә таяну мөһим. Имамнардан башлап мәдрәсәләрдәге шәкертләргә кадәр дини мирасны белергә, аңларга, өйрәнергә тиешләр. Икенчедән, дини го­реф-гадәтләрне торгызу ул ди­ни йолаларны тәртипкә китерү, гадәти татар авылларында мә­чет­кә йөрү гадәтен кайтару ди­гәнне дә аңлата. Безнең бабайлар исламны халык дине итеп кабул иткән. Ислам ул – яшәү рә­веше. Мәчетләргә йөрү дә, ислам кушканча яшәү дә – гадәти тормыш гамәлләре.

– Республикада иң күп мә­чет Арча районында. Әмма безне татарлар да иң күп яшә­гән шушы яктагы вәзгыять бор­чый. Бервакыт Үрнәк авылыннан үткәндә, юлдашларым белән юл уңаеннан өйлә намазына укырга тукталган идек. Әмма мәчеттә йозак кү­реп хәйран калдык. Яшерен-батырын түгел, авылларда йозак эленгән мәчетләрне күп күрәбез. Әмма мосафирлар кереп намаз укысын өчен олы юл уңаенда урнашкан Аллаһ йортларын ачып куясы иде...


– Без – мөселманнарны кү­рештергән, күңелләребезне нурландырган Аллаһ йортына һәр­кайсыбызның сукмагы киң булсын, дип догалар кылабыз. Татар авыллары аша узганда ерактан ук мәчет манарасы, ае күренсә, үзе бер куаныч. Әлбәттә, мосафир кеше намаз вакытында нәкъ менә шушы айны күреп тукталырга мөмкин. Һәм ул бөтен уңай­лыклары булган мәчеткә керә алмыйча, намазын бикле ишек каршында, кышын карга намазлыгын җәеп укырга мәҗ­бүр була. Бүген Казан – Уфа юлын­да Актаныш мөхтәсибәте канаты астында “Нур” мәчете тө­зелде. Биредә мосафирларга тукталып, өчәр көн ял итү мөм­кинлеге булдырылган. Юл буйларында урнашкан авыл­лар­ның һәркай­сында мондый зур мә­четләр юк, шулай да алар мосафирга гына түгел, һәркемгә ачык булырга тиеш. Ниндидер кирәк-яраклар югалудан курыксалар, аерым бүлмәләрне бикләргә, ә мә­чет­нең алгы өлеше, тәһарәт алу урыны ачык торсын һәм анда намазлыклар булырга тиеш. Мәчет­ләрне бит йозак эленеп торсын өчен төземәдек.

– Шәһәр, шул ук вакытта авыл мә­четләренең дә проб­лемалардан башы чыкмый. Әй­тик, Дәрвишләр бистә­сен­дәге “Ислам” мәчете җылы­лык өчен генә ай саен 27 мең сум акча түли икән. Ярый ла бай иганәчеләр булса, ярдәм итеп торса. Ки­ләчәктә сәдака акчасына гына җан асрап булырмы икән?

– Әлбәттә, бүгенге заманда имам кешегә дин әһеле генә түгел, мәчетне тотучы да, икътисадчы да, хисапчы да, оештыручы да булырга туры килә. Мәчетләр юридик зат буларак теркәлгәч, түләүләре дә ике мәртәбә кыйммәтрәк. Мәсәлән, авыл мәчетенә айга коммуналь хезмәтләр өчен 6-10 мең сум түләргә туры килә, ә шуның ка­дәр сәдака акчасы керәме соң?! Без газ өчен түләүләрне физик затларныкы кебек итүне сорап, җитәкчеләргә хатлар юлладык, җавап көтәбез. Иншаллаһ, бу мәсь­ә­лә хәл ителер дип ышанабыз.

– Бистә мәчетләрендә, укучы шәкертләр күп булу сә­бәп­ле, урын җитми. Мәдрәсә салырга исәпләре бар. Бер караганда, мәчет янында урын да җитәрлек. Әмма аерым мәд­рәсә салырга шәһәр җитәк­челеге рөхсәт бирми. Әгәр мәчет янында урын бар икән, ул аларныкы түгелмени? Бу очракта нишләргә, кемгә барып егылырга?


– Бүген Татарстанда урта дини һөнәри гыйлем бирүче тугыз мәдрәсә һәм югары дини белем алыр өчен Россия ислам институты эшләп килә. Әгәр дә мәчет янында ниндидер аерым бина корыла икән, ислам нигезләре буенча башлангыч белем сабак­лары шунда укытыла. Әгәр без үзебезнең галимнәрне үстерә ал­масак, Татарстанда диннең киләчәген кайгыртмаган булып чыгабыз. Әлбәттә, галимнәр әзер­ләү – бик катлаулы мәсьәлә. Ул турыдан-туры мәдрәсәләргә бәйле. Нәзарәтнең уку-укыту һәм фән бүлегенә һәр мәчет каршында башлангыч дини белем би­рүче курсларны оештыру бурычы куелды. Дини мәгариф өл­кәсенә кагылышлы мәсьә­лә­ләр буенча турыдан-туры нәза­рәт­нең әлеге бүлегенә мөрә­җәгать итәргә кирәк.

– Бервакыт Минтимер Шәй­миев имамнарга хезмәт хакы түләү турында сүз кузгаткан иде. Әмма әлеге фикер сүздә генә калды түгелме? Бу мәсьә­лә кабат каралырмы икән? Чир­кәүләр дәүләт карамагына алынган бит... Дәрвишләр бис­тәсенә баргач, мәчеттә бер абзый: “Имамнарга булса да хезмәт хакы түләсеннәр иде. Югыйсә аларның стажы да бар­мый, пенсиягә чыккач ниш­ләрләр икән?” – дип уф­тан­ды...


– Халыкны иманлы итәр һәм динебезне күтәрү өчен дип ихлас тырышкан хәзрәтләребез күп. Имамнарыбыз җирлектәге халыкны иманлы, әдәпле-әх­лак­лы итү ниятеннән зур көч куя. Дистә еллар дәвамында дин өлкәсендә эшләп, бернинди хез­мәт стажлары, хезмәт хаклары юк. Җәмгыять үзгәреп тора, бүген бер вакыйга килеп чыга, иртәгә бөтенләй башка хәлләр. Дин әһелләре, шушы җәмгыять вәкилләре буларак, башкалар кебек үк социаль яктан кайгыртылган булырга тиеш. Алга таба дәүләт җитәкчелеге белән нә­тиҗәле хезмәттәшлек итеп, барлык мөселманнар бердәм булып, борчыган проблемаларны хәл итәрбез, иншаллаһ.

– Бүген авылдагы имамнар мәсьә­ләсе дә – иң авырткан җиребез. Салаларга мәчет тө­зеп куйдык, әмма яшь бел­гечләр әзерләмәдек. Имамнар картая, ә шәкертләр авылга кайтырга атлыгып тормый. Дөрес, монда хезмәт хакы булмау да зур роль уйный. Авылларны яшь имамнар белән тәэмин итүнең берәр чарасын уйлап табасы иде...

– Яшерен-батырын түгел, авылларга дин эшенә җитди алынган, гыйлемле имамнар җитеп бетми. Без бу проблеманы беләбез һәм аны хәл итәр өчен шактый тырышлык куябыз. Рес­публикада яшь имамнарга беренче тапкыр 180 мең сумлык сертификат тапшыра башладык. Бу грантлар авылларга яшь­ләрне җәлеп итәр өчен бирелә. Узган ел 100гә якын имамга грант бирү каралды. Быел да бу эшне дәвам итәбез. Кайберләре инде, сөе­неп, шул акчага гаилә корулары турында әйтә, кайберләре авылда өй салырга җыена... Ел ахырында яшь имамнар акчаны ничек тотулары турында түгел, ә мәхәллә халкы өчен ниләр эш­ләгәннәре, нинди дини эшчәнлек алып барганнары хакында хисап тотарга тиешләр. Моннан тыш авыллардагы имамнарга яр­дәм­лек итеп “Шура” журналын чыгара башладык. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга вәгазьләре урнаштырыла. Быел грант алган яшь имамнарга өс­тәмә гыйлем бирү, аларга эшләрен алып барырга ярдәм итү ниятеннән махсус курслар оештырдык. Алар Казанга килеп укыйлар, нәзарәт вәкилләре, тәҗ­рибәле хәзрәтләр белән оч­рашалар, фикер алышалар, төр­ле сорауларын ачыклыйлар... Болар барысы да динне, имамнарны кайгырту максатыннан эш­ләнә.

Быел имамнарның дини эшчәнлегенә бәя бирү йөзеннән “Ел имамы”н сайлыйбыз. Ягъни мәхәллә халкы смс-хәбәрләр аша үз имамына тавыш бирә ала. Мөхтәсибләр районнан берәр имамны тәкъдим итәләр. Шуннан соң смс-хәбәрләр аша “Иң яхшы имам” ачыклана. Җиңүчене хаҗга җибәрәчәкбез. Әхлаклы-әдәпле, гыйлемле татар имамнарын халык белеп торсын. Кем дини укулар оештыра, кем дини чаралар уздыра, кем мәхәллә халкы белән уртак тел табып эшли – бу сыйфатларның барысы да әһәмиятле.

– Актаныш районына баргач, Әнәк авылы җирлегенә кергән берничә авыл мәчетен бер иганәче тотып тора, уты­на-суына түли, имамын хезмәт хакы белән тәэмин итә, дигән­нәр иде. Ә сәдакага яшәүче башка имамнар көнләшмиме соң, дип кызыксынгач, көлеп кенә куйдылар. Аллаһ йортын үз канаты астына алган ига­нәчеләр белән Диния нәза­рәтенең кулга-кул тотынып эшләргә исәбе юкмы?


– Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебезгә хез­мәт итүчеләр, халкыбызны иманлы итәргә тырышучылар һәм мөселманнарга хәерхаһлы булганнар, аларны кайгыртучылар белән һәрвакыт хезмәт­тәшлеккә әзер.

– Түбән Камада мәктәп фор­масы мәсьәләсе хакында бик күп сүз куертырга туры килде. Россия җитәкчелеге бер үк төрле форма киенүне та­ләп иткәч, шактый гына ыгы-зыгы купты. Мәктәптә яулык ябып, озын күлмәк кияргә ярамый дигән катгый кануннар кертергә җыенгач, ата-аналар баш күтәрде. Бу мәсьә­лә берникадәр тынды кебек. Әмма Россия кануннары бу проблеманы тагын куертырга мөмкин. Бу очракта Диния нәзарәтенең фикере нинди?


– Безнең вазыйфабыз – мөслимәләргә ярдәм итү. Еш кына: “Бездә дөньяви җәмгыять, беркем дә аерылып торырга тиеш түгел”, – дигән сүзләрне ише­тергә туры килә. Дөньяви җәм­гыять барлык диннәргә дә бертигез карый ул. Бездә атеистик җәмгыять түгел. Шулай булгач, ни өчен әле мөслимәләрнең яулыгы кемнедер борчырга тиеш ди? Бу кешенең аерылып торырга теләү омтылышы түгел бит. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 47 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»