поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.03.2009 Җәмгыять

Ә СЕЗ ЕЛНЫҢ КАЙСЫ ФАСЫЛЫН ЯРАТАСЫЗ?

Кышны күрми дә калдык быел. Кояш ныграк җылыта, кар әкренләп кими бара. Халык әйтмешли, искечә март башында урамда чыпчык эчәрлек су була. Игътибар белән тыңласагыз, тегендә-монда кошлар чыркылдашуын – үзенә пар чакыруын, авылда казлар каңгылдашуын ишетерсез. Күп агачларда сок хәрәкәте башлана. Куяннар, төлке, тиеннәр йон коя, киек хайваннар парлаша, ай ахырында бүре, төлке, бурсык, куян һ.б. балалары дөньяга килә. Тиеннәр дә “туй үткәреп”, үз ояларын тәртипкә китерә башлыйлар. Яз башлана, дисәк тә, кыш җиңел генә бирелергә уйламый. Ай башында зәмһәрир суыклар сирәк күренеш түгел.

 

 

 

Ренат ӘЮПОВ, Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театры режиссеры:

– Әлбәттә, язны! Беренчедән, бу  туган көнем белән бәйле. 27 мартта Театр көне дә, минем бәйрәм дә билгеләнә.

Икенчедән, ул мине хатыным Гөлшат белән очраштырды, кавыштырды. Шуңа да язны аеруча яратам.

Профессиональ яктан да уңыш китерә торган ел фасылы ул. Шулай гадәтләнгән, кышкы йокыдан соң күп эшли башлыйм, берничә спектакльне параллель рәвештә куярга туры килә.  Перспективалы планнар да киңәя, эшләргә дәрт уяна. Яз – яңарыш, яңа үрләргә менү, максатларга ирешү вакыты.

 

Нәҗибә САФИНА, шагыйрә:

– Көз – елның барлык фасылының да төйнәлеше. Бу вакытта агачлар яфракларын коя, бөреләр дә яралырга мөмкин. Сагыш та, моң да бар көздә. Ләкин шул ук вакытта мул уңыш җыю шатлык-куанычы да! Табигать сарылыкка күмелгәнгә күрәдер, искиткеч матур моңсулык бар көздә.

Көз көне язам, күпчелек иҗат җимешләремнең тууы шушы вакытка туры килә. Шуңа да аны ныграк көтеп аламдыр. Ә яз күңелдән гомумән чыгып китми кебек. Мин язда яшәп, көзне сагынам.

 

ДИЛБӘР, “Яңа гасыр” радиосы ди-джее:

–  Язны  да, көзне дә яратмыйм, чөнки авылга кайта алмыйча интегәм. Районда юллар начар хәлдә, әллә исән калам, әллә юк дип баткак ерып йөрергә туры килә. Җәй – машинада авылга кайтып йөрергә иң кулай вакыт. Кышын да җиңелрәк. Инде ничә еллар буена “Юлларны рәтләгез” диюемә Арча районы башлыгы: “Әнә Кыш бабай ак асфальт түшәгән”, – дип җавап бирә. Җәй көне табигать матуррак. Су коенырга яратканга, бу ел фасылы минем өчен күңеллерәк.

 

Раиф ЗИННӘТУЛЛИН, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы:

– Миңа көз айлары ошый. Бу укытучылык һөнәрем белән бәйле. Чаллыда мәктәптә эшләгән чакта каникулдан балаларны сагынып көтеп ала идем, әле дә шулай. Балачактан ук 1 сентябрь бәйрәме күңелгә кереп калган. Чәчәк гөлләмәcе тоткан кыз һәм малайлар, ата-аналарның, укытучыларның  шат, көләч йөзләре – иң матур, дулкынландыргыч мизгелләр.

Ә кечкенә чакта авылда кара җир ачылу, елгада боз китү белән безгә, малай-шалайларга, яңа тормыш башлана кебек иде.

Ләкин хәзер минем өчен яз килә дә китә. Аның аерым мизгелләре генә кызык. Мәсәлән, кошларның кайтып оя корулары бик матур күренеш.

 

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН, РИУ ректоры:

– Җәйне көтеп алам, чөнки бу вакытта күңел дә, организм да ял итә. Студентлар каникулга тарала. Димәк, безгә, укытучыларга, бераз һава суларга вакыт бар. Җәен фән, язу эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күбрәк. Табигать тә искиткеч гүзәллеккә күмелә.

 

Ләйсәнә САДРЕТДИНОВА, “Халкым минем...” тапшыруы алып баручысы:

– Язның маен яратам, кышның феврален үз итәм, көзнең сентябренә гашыйк, җәйнең июлен көтеп алам. Ни өчен?! Чөнки чын яз майда гына күренә башлый. Табигать уянган була, яшел үлән, чәчәкләр төртеп чыга, агачлар яфракка күмелә. Карның энҗедәй җемелдәгән вакыты – февраль. Бураны да була, кар шыгырдап торган көннәрен дә күрергә мөмкин ул чакта. Сентябрь – көзнең башы, табигатьнең төрле төсләр белән балкыган, уңыш гөрләп торган чагы. Ә июльдә болын һәм кырлар чәчәккә күмелә, җиләк пешә.

Барысын да яратам, ярый ла, төрле ел фасыллары белән хозурлана алырлык җир¬дә яшибез дип куанам! Язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да күрергә насыйп иткән безгә Ходай!

 

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ, “Вести-Татарстан” алып баручысы:

– Язны яратам. Кар эри, кошлар сайрый, кояш җылы нурлары белән борынны кытыклый, халык позитив уйлар белән яши башлый, ниндидер өметләр туа. Кыштан калган пычракны тазартканнан соң, ничектер матурланып, ямьләнеп китә бит тирә-як!

Язны ничек яратмый мөмкин ди?! Ә гашыйк булулар?! Хисләр уянуы?! Тамчыларның тып-тып тамганын тыңлау да үзе ни тора! Кыш көне гүзәл затларның матурлыгын күрми калабыз, ә язын алар чәчәк кебек ата башлый. Аннары, апрельдә тугангамы, яз күңелемә якынрак. Миңа калса, аны барысы да ярата. Әлегә кадәр язны өнәмәгән кешене күргәнем юк.

 

Хәлим ӘЛИМОВ фотосы.

 

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 8 | 27.02.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»