|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2014 Мәдәният
![]() Фәймә Бикморатовага 50 яшь (ФОТО)4 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театры артистка Фәймә Бикморатованың 50 яшьлек юбилеен үткәрә. Фәймә Арча районы Иябәш авылыннан, 14 балалы гайләдә 12енче булып дөньяга килә. Яңа Кырлай мәктәбен тәмамлый һәм Казан театр училищесына укырга керә. 1985 елда училищены тәмамлап 9 егет һәм кыз Әлмәт театрына киләләр. Яшьләрне театрга алып кайткан режиссер Рөстәм Абдуллаев алар белән Б.Васильевның “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...” драмасын куя. Ул спектакльдә уйнаган яшьләрдән бүген Раушания Фәйзуллина, Дилбәр Әбүнәгыймова һәм Фәймә Бикморатова Әлмәт театрына тугрылыклы булып иҗатларын әле дә дәвам итәләр. Гайләдәге сәбәпләр аркасында Фәймә, беркадәр театрдан аерылып тора. Бары 2002 елда гына сәхнәгә кире әйләнеп кайта һәм берсеннән-берсе кызыклы язмышлы образлар иҗат итә. Аның образлары тасвирлау чараларына бай һәм төрле төсләргә бай булуы, эчке халәтләре белән тышкы рәвешләренә төгәл килүе белән тамашачы күңеленә үтеп керә. Ул бигрәк тә чая характерлы рольләрдә ачылган артистка. Бүген репертуардагы З.Исмәгыйловның “Кодача”сында Шәмсия, Т.Миңнуллинның “Исәнмесез”ендәге Антонина, М.Гыйләҗевнең “Оҗмах капкасы”ндагы Хатын, Д.Салиховның “Капчык”ындагы Кандел, И.Зәйниевнең “Туган-тумача”сындагы Махруза, Г.Камалның “Банкрот”ындагы Мәликә, К.Тинчуринның “Назлы кияү”ендәге Җиһан, Т.Гыйззәтнең “Кыю кызлар”ындагы Хаҗия образларын башкара. Бүген инде Фәймә танылган, көчле темпераментка ия, киң диапазонлы артистка, төрле буын, төрле характерлы рольләр иҗат итүче сәхнә остасы. Юбилей кичендә ул И.Зәйниевнең “Сагынуларга ни чара?” спектаклендәге Сара образын башкарачак. Гаиләсе Туган нигездә, бертуганнар янәшәсендә Курсташлар белән Остазлар янында "Сагынуларга ни чара" "Яшьлек белән очрашу" (Т.Миңнуллин) Туган якта
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|