поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.04.2014 Җәмгыять

Кытайдагы кырыслык

Кытайда балалар мәктәпкә йөрүне бер дә авырсынмый, дәресләрне сәбәпсез калдыру турында уйлап та карамыйлар. Алар белем алу мөмкинлеген күктән төшкән бәхет итеп кабул итә. Ә андагы уку, чыннан да, энә белән кое казуга тиң.

Һәр дәрес кадерле

Саннарга күз салсак, 1949 елда Кытайда 500 миллион кешенең 80 проценты укый-яза белмәгән. Ләкин ул заманнан бирле искиткеч күп эш башкарылган – ил буенча меңләгән мәктәп ачылган. Бүген кытай балаларының 99 проценты мәктәпкә йөри, укуын ташлаучылар юк диярлек. Андагы белем дәрәҗәсе дөнья күләмендә уртача саналса да, Кытай укучылары фәнни олимпиадаларда һәрвакыт алдынгы. Югыйсә, бу илдә белем алу тулысынча түләүле – мәктәпләр дә, югары уку йортлары да. Социологлар ачыклаганча, кытай гаиләләрендәге чыгымнарның якынча өчтән бере белем алуга китә икән. Бәлки, шуңа күрә дә кытайлылар мәктәптә уздырган һәр сәгатьнең кадерен беләдер.

«Билге урынына – балл»

– Кытайның Синьцзян районы Чишмә дигән татар авылындагы гади мәктәптә укыдым. Андагы мәктәпләрне армия белән чагыштырырга була, бездә уку бик авыр, – ди 26 яшьлек Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев. – Мәктәпкә бару өчен иртән алтыдан да калмыйча торырга, физик күнегүләр ясарга кирәк. Дәресләр җидедә башлана, кичке бишкә кадәр дәвам итә. Укытучылар өй эшен дә өеп бирә, буш вакыт бөтенләй калмый иде. Дисцип­лина бик катгый: сәбәпсез 12 дәрес калдырасың икән, мәктәптән куалар. Атнага алты көн укыйбыз, якшәмбе – ял. Укучылар шул ял көнендә генә музыкага, сәнгать мәктәбенә, спорт секцияләренә, репетиторларга йөри. Дәресләрдән соң өлгереп булмый.

Россия укучыларының дәресләрдән соң әллә ничә түгәрәккә барырга вакыты калуын күреп, башта бик аптырый идем. Тагын гаҗәп тоелган әйбер – «5»ле, «4»ле, «3»ле билгеләре. Кытайда укучы хезмәте 10нан алып, 100гә кадәр балл белән бәяләнә. Контроль эшләр ай саен булып тора, ләкин иң җитди имтихан мәктәпне тәмамлаганда гына. Россиядәге БДИ кебек тест формасында үтә ул, университетка кабул итү имтиханы дип атала. Киләчәктә югары белем алу-алмау, нинди социаль катлам кешесе булуың шуны ничек тапшыруга бәйле. Аларны сатып алу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Имтихан тапшыру бүлмәләренә камералар куелган, 2-3 укытучы синнән күзен дә алмый. Университетларда конкурслар бер урынга 200-300 кешегә җитә, аларны үтү өчен менә дигән урта белем кирәк. Эшкә урнашканда да конкуренция зур.

Базарбай Кытайда урта мәктәп, аннары университет тәмамлый. Өч ел мәгариф өлкәсендә эшли, «Яшен» дигән музыкаль төркем оештырып җибәрә. 2011 елда Татарстанга күчеп килә, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. «Кытай, казах, уйгур, төрек телләрендә иркен аралашсам да, татарча камил сөйләшергә Казанда гына өйрәндем. Без гаиләдә үзара татарча аралашып үстек, әмма диалектыбыз чиста татар теленнән шактый аерыла. Татарстанда яшәүче татарларда руслашу булган кебек, бездә дә кытайлашу процессы күзәтелә», – ди Базарбай.

«Татарларга өч бала рөхсәт ителә»


Кытайның Инин шәһәрендә туып-үскән Вәлиулла Хәсән кечкенәдән Америка, Нидерланд кебек алга киткән илләрдә яшәргә хыялланган. Әмма хәзер аның фикере үзгә: «Һәр кеше үзенең тарихи ватанында, әби-бабалары туган җирдә торырга тиеш», – ди. Ул бүген Казан федераль университетында татар журналисты булырга әзерләнә.

– Кытайда барлыгы 56 милләт яши, шуның 55е аз санлылар исәбендә, – ди Вәлиулла Хәсән. – Кытайда «Бер гаилә – бер бала» программасы озак еллар яшәп килде. Бердән артык бала тапсаң, калганнары «штраф бала» дип санала. Әмма ул канун Хан милләтенә, ягъни кытайларга гына кагыла. Татарлар саны аз булганлыктан (халык саны буенча 54нче урында), аларга гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк бала үстерер­гә рөхсәт ителә. Кытай хакимияте һәрвакыт кече милләтләрне үстерү ягында. Без дә гаиләдә өч малай үстек. Ләкин үзем укыган мәктәптә бердәнбер татар малае идем, шуңа күрә кушаматым да «татар» булды.

Укучылар мәктәпкә махсус автобус­та яки велосипедта йөри. Буш вакыты булган ата-ана баласын үзе килеп ала. Балалар дәресләр арасында бер класстан икенчесенә күчеп йөрми, һәр сыйныфның үз аудиториясе бар. Укытучылар үзләре кирәкле бүлмәгә кереп укыта.

Ашау өчен карта белән түли идек, ашханәгә көнгә өч мәртәбә керер­гә һәм җаның теләгән ризыкны ашап чыгарга була иде. Швед өстәлендәге кебек, сайлап кына аласы. Бәяләре чагыштырмача кыйммәт түгел. Җыеп әйткәндә, укучыларга барлык мөмкинлекләр дә тудырыла, баш күтәрмичә укы гына!

Сабыйларын иркәләмиләр


Борынгы Кытайда кешегә баласызлык теләү – нык рәнҗетүгә саналган. Гаиләдә бала тавышы гөрләп торыр­га тиешлеге хакында Конфуций да үз хезмәтләрендә язып калдырган. Әмма шул ук вакытта балаларга карата таләпчәнлек, кырыслык кытайларның канында. Мәсәлән, әнисенең чыкканын кибет ишек төбендә икешәр сәгать көтеп утыручы балаларга биредә берәү дә гаҗәпләнми. Аның яраткан уенчыгын яки конфетын бирмәү дә гадәти хәл. Тормышта нинди генә хәл булмасын, сабый беркайчан да ата-анасына, олыларга каршы әйтергә тиеш түгел. Кытай әниләренең төп максаты – тыңлаучан һәм оялчан бала үстерү. Алар фикеренчә, нәкъ шушындый ысуллар белән генә тырышлык, эшчәнлек, чыдамлык, җаваплылык тәрбияләргә була. Ә Кытай халкы нәкъ шушы сыйфатлары белән дан тота да инде.

Бу кызык!


Кытайлар иртә тора, сәгать 5-6дан да калмыйлар. Һәр иртә төркем-төркем булып урамга чыгып, физик күнегүләр ясыйлар.
Мәктәпләрдә 12 ел укыйлар, шуның алтысы – башлангыч мәктәп.
Кытай гаиләсендә иң түбән баскычта – хатын-кыз. Башта ул әтисенә, аннары иренә, ире үлеменнән соң улына буйсынырга тиеш.
Кытайда туып-үскән Вәлиулла Хәсән татар журналисты булырга хыяллана
«Кытай теле бик җиңел!» – ди Базарбай Бикчәнтәев


 

Хәсән 

Базарбай


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»