|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2014 Экология
ГМОны тыймыйларРоссия Хөкүмәте ГМОны тыючы закон проектын кабул итмәгән. Мондый төр продуктларны сатуны тыю урынына алар бу өлкәне күзәтүне көчәйтергә һәм миллионлаган штрафлар билгеләргә тәкъдим итә. “Известия” газетасы хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә геннары модификацияләнгән организмнарга кагылышлы яңа закон проекты әзерләнгән. Әлеге документта бу өлкәне катгый күзәтү астына алырга: чик буе күзәтүе билгеләү, ГМОлы продуктларны дәүләт тарафыннан теркәү, экспертизалар үткәрү, мониторинг системасы булдыру, ГМО икәнен этикеткада күрсәтүне мәҗбүри итү, ә законнарны бозган өчен вазыйфаи затларга – 10 мең сумнан 50 мең сумга, юридик затларга 50 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штрафлар билгеләү күздә тотыла.
|
Иң күп укылган
|