поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.04.2014 Ир белән хатын

Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина: «Беренче балабызны әллә кем булыр, дип көттек» (ФОТО)

Җырчы гаиләләр һәрвакыт күз уңында була инде. Рөстәм Закиров белән Люция Мусина турында да клипларыннан күреп-белеп торабыз, әле чит илгә очалар, әле Рөстәмнең туган авылы Пошалымга кайтып бәрәңге утырталар... Уллары Айрат белән кызлары Миләүшә дә әти-әниләре тирәсендә – булышып үсәләр. Кызыксыну үзенекен итте, әлеге күркәм гаилә белән якыннанрак танышырга булдык.

Берсе – никах, икенчесе – туй...

«
Безнең гаилә стажы зур түгел, икенче дистә генә, төгәлрәк әйтсәк, 14нче ел. 50 яше тулган кешегә бу күп түгел инде... Әле яңа гына ияләшеп киләбез», – дип көлеп каршы ала безне гаилә башлыгы Рөстәм Закиров. 33 яшенә кадәр буйдак исемен йөрткән җырчының гаилә тәмен яңа гына белгән чагы. «Өйләнешкән вакыт белән чагыштырганда, соңгы арада мин хатынга күбрәк игътибарлы. Баштарак кеше алдында хатын култыклап алгач, миңа уңайсыз булып китә иде. Люциягә дә минем белән җиңел булмагандыр. «Син кешене кысадан чыгармыйсың», – дип әйткәли иде». Аптыраулы карашларыбыз Люциягә текәлә. Елмая гына Рөстәм хатыны. «Рөстәмнең холкы шундый – кешеләрдә икейөзлелекне, ялганны, ялагайлануны яратмый. Бала тәрбияләгәндә, үстергәндә дә шулай: синең сүзең гамәлең белән тәңгәл килергә тиеш, ди. Яшерен-батырын түгел, өйдә бар да камил булмаса, тузынып алган чаклары да була. Ә менә гаилә тәме хәзер чыннан да икенчерәк. Гаилә коргач, бигрәк тә балалар бәләкәй чакта, гел сабыйларың турында гына уйлап, иптәшеңә игътибар җитми инде ул». Рөстәмнең тәкъдим ясавы да үзенчәлекле була. Календарьда ике датаны билгели дә Люция Мусинадан: «Бу нинди көннәр?» – дип сорап куя. Яңарак кына сәхнәгә күтәрелеп килүче өметле җырчы, концерт сөйләшенгән көннәр, дип фаразлый. «Берсе – никахыбыз, икенчесе – туй көне!» – дигәч, шатлыкның чиге булмый.

«Миңа Люция Мусина кияүгә чыкты»


«Хатынның әти-әниләре – әби-бабай янында мин кунак кына, – дип гаилә серләрен сүтә Рөстәм. – Миңа карата ихтирамнарын сизәм. Үземне бәхетле саныйм – бердәнбер кияү бит! Люция белән гомер иткәндә бер генә тапкыр да: «Кияү менә болайрак итәсең калган», – дип кисәтү ясаганнары булмады. Эчләренә йотып калганнармы, юкмы, анысын белмим. Башта ук әйтеп тә куйдым: «Бабай, берүк кысылма. Өеңдә үзең идарә итәрсең, монда мин хуҗа», – дидем. Мин өйләнгәндә аякка ныклап баскан идем инде. Люция Мусинага өйләнмәдем, ул миңа кияүгә чыкты. Сәхнәдә үзен Люция Закирова итеп күрәсе килгән иде. Ә ул Люция Мусина булып калды. Үз концертларын да оештыра алды. Хәзер килештем инде...»

«Мине әбекәй – Ак әби үстерде. Әнине сирәк күрә идем – гел эштә булды ул, – ди Люция. – Сүзләрем дога булып барсын үзенә. Рөстәмнең әнисе олы яшьтә булгач, гел әбекәй кебек күрәм үзен, шуңа хөрмәтем дә зур. Күргән төшләрне дә аның белән генә уртаклашам».

«Балалар күктән төшкән кебек булды»


33 яшьтә беренче тапкыр әти булу халәтен ничегрәк кичерде икән Рөстәм Закиров? Сүзебез – балалар хакында. «Беренчесе түгел, икенчесе күңелдә ныграк уелып калгандыр. Беренчесен дә кулга алгач кына әти булуымны тоемладым, – ди ул. – Бала тудыру йортыннан алырга барганда каршылыклы уйлар кичердем. Ул кеше юк иде, хәзер бар. Аңа ничек итеп ияләшеп булыр икән, дигән уй бимазалады. Каяндыр күктән килеп төшкән шикелле. Иң кызыгы шул: кулга алуга гомер буе безнең белән яшәгән шикелле булды».

«Хәзер хатыннары бала тапканда ирләре дә янәшәдә булу модада. Сез­нең дә андый теләк булмадымы?» – дип сораштырабыз. Рөстәм җитди кыяфәт ала. «Ир-ат өчен аның кирәге юк. Ул бит баланы исән-сау тудырганда гына күңелле. Медицинага хөрмәтем никадәр зур булса да, теләсә кайсы алга киткән ил белән чагыштырганда, бездә культура дәрәҗәсе бик түбән, дип саныйм. Юкка гына бай хатыннар Израильгә китеп бала тапмый торгандыр. Начармы-яхшымы, ир-ат буларак, хатынны мин якларга һәм сакларга тиеш. Сыйныфташлардан болай да 10 елга соңрак барам. Алар инде балаларын укытып бетереп, югары белем бирү мәшәкате белән яна, өйләндерәләр, кияүгә бирәләр, ә мин менә мәктәп проблемалары белән янып яшим әле...»

Күпхатынлык яки исерек ир


Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый инде ул. Гаиләне саклап калу серләрен ир белән хатын үзләре генә белә торгандыр. «Гаиләне саклап калу-калмау иллегә илле, дип уйлыйм, – ди Рөстәм. – Беренче яртысында, әйе, саклап калырга кирәк, ә икенчесендә аерылу хәерлерәк тә булырга мөмкин. Әйтик, балалы хатын эшли, гаиләне тарта. Ире көн саен салып кайта, хатынын талый, балаларын рәнҗетә – монда нинди сәламәт психологик климат булырга мөмкин? Көн саен кычкырыш-талаш, сугышуны кичерергә тиешме хатын-кыз? Андый вакытта балаларның психик сәламәтлеген саклап калу яхшырак булачак». Татар хатыннарында бала хакына түзү дигән әйбер бар инде, нишләтәсең. Борынгы бабайларыбызга күпхатынлык та ят булмаган. «Әйе, – ди Рөстәм, мөселманнарга дүрт хатын белән торырга рөхсәт ителә. Менә аңа уңай карыйм. Безгә – ир-атка гомер-гомергә хатын-кыз назы җитми. Ул бер генә хатын-кызда була да алмый. Тәэмин итеп торырга кирәк, дип әйтәләр. Мин, идеология­не ничек итеп куясың инде, дим. Кемнәрдер берәр миллионлык алты туны булып та, җиденчесен сорый. Әгәр кызыңа бәләкәй чагында ук, кызым, син кемнеңдер дүртенче хатыны да булырга мөмкинсең, дип әйтеп үстерәсең икән, ул чагында, чыннан да, кыз балаң моңа әзер булып үсәчәк».

Авыл көтүчесенең дә хәлен белә


«Рөстәм, сез – сәхнә тоткан җырчы, «Пошалым чаналары» кебек бәйгеләр оештырган кеше. Авылга, туган нигезегезгә кайткач, бу бөеклектән ничек арынасыз?» – дигән сорауга җырчы болай дип җавап кайтарды:

– Минем ул бөеклеккә менгәнем дә юк. Нинди генә хәлгә тарысаң да, кеше булып калырга кирәк. Авылга кайткач, мин җырчы дип, борын чөеп йөргәнем юк. Машинадан төшүгә үк, үз авылыбыз кешесенә әйләнәм. Бакча артында тирес чыгарганда, күрше егете: «Рөстәм, син болай итеп монда эшләп йөрергә тиеш түгел бит инде», – дигән була. Әгәр, минәйтәм, кайткач, капка төбендә сыра эчеп, сезнең белән эре генә, төкереп кенә сөйләшеп, 3–4 сәгатьтән китеп барсам, син: «Тирес тә чыгармый инде бу», – дип әйтәчәксең бит, дим. «Анысы шулай инде», ди. Мин сәхнәдә – җырчы. Сәхнәдән төшкәнмен икән, авыл көтүчесенең дә хәлен белергә тиеш, шул ук вакытта Президент белән дә, һичьюгы, 15 минутлык сөйләшерлек фикерем булса, шул җитә.

«Ата-аналар җыелышына йөргәнем юк»


Гаиләдә вазыйфаларның ничек бүленүе белән дә кызыксынабыз. «Мин гаиләне матди яктан тәэмин итәргә тиеш – бу төп бурыч, – ди гаилә башлыгы. – Әлегә, Аллаһка шөкер, ашарга, эчәргә җитә. Иң мөһиме – өйдә тыныч мохит тудыру. Балаларың тыныч йоклап, ял итеп уянырга тиеш. Балалар хатын җилкәсендә. Мәктәпкә ул илтә, алып кайта, дәресләр әзерләтү дә аңа йөкләнгән. Ата-аналар җыелышына йөргәнем юк. Миңа кирәге юк аның. Әгәр ситуация катлаулана икән, ул очракта мин барлыгын гаиләм белеп тора». Иренең яраткан ризыгы – бәлеш пешереп йөргән җиреннән Люция дә сүз кыс­тырып куя: «Миңа аның бер авырлыгы да юк. Өйдә эш бетми. Ата-аналар җыелышына барсам да, ял итеп кайтам». Ә менә түгәрәкләргә балаларны ихтыяри-мәҗбүри бирсәң дә ярый, дип саный алар. «Айратны музыкага мәҗбүри бирдек шикелле. Барасы килмәгән иде.

Футболчы булам, дип туп тибәргә атлыкты. Имгәнеп кайта, бөтен җире күгәргән – тәнен карыйсың, типкәләүдән аякларында гел кара янган урыннар. Жәлләп үлә идем инде, – ди әни кеше. – Хәзер саксофонда уйный. Концертларда да чыгыш ясаганы бар». «Кызыбыз бию түгәрәгенә бик теләп йөри, – ди Рөстәм. – Әнисе җырларының 80 процентының көен белә. Эчтән генә күз тимәсен, дип сокланып куябыз. Гаиләдә тотрыклылык өчен кызның да, ир баланың да булуы кирәк, дип саныйм. Кызыбыз тугач, гаиләбездә башка төрле җылылык барлыкка килде. Хатынга да җиңелрәк дип саныйм: өч ир-ат арасында аңа ничек катлаулы, авыр булыр иде. Икесе дә кыз булган булса, миңа уңайсызрак тоелыр иде, мөгаен. Миләүшәне алты яшьтән үк укырга бирдек. Беренче укытучы яхшы булса, балага киләчәктә җайлы була дигән сүзләрне дөрес дип кабул итәбез. Хәер, мәктәптә бик яхшы укыган балалар бар. Белеме булган меңне егар дигән сүз һәрвакытта да туры килми. Булган белемне дөрес итеп файдалана белү дә кирәк бит. Бик «престижный» мәктәпләр дә җитәрлек. Ләкин балалар анда укып кына да әллә ни кырмаска мөмкин. Бу – Россия. Безнең илебез бик бай, әмма система дөрес түгел. Безнең дә беренче балабыз тугач, әллә кем булыр шикелле тоелган иде. Яши торгач, кеше балалары кебек үк икәнлеге ачыкланды. Шулар рәтеннән төшеп калмасалар, без канәгать...»

«Картайгач та кирәкле буласы килә»


Чын ир-ат үстерү өчен нинди шартлар үтәлергә, ата-анага ниләр эшләргә кирәк соң?» – дип сорыйбыз Люция­дән. «Миннән сер саклама, мин сине яратам. Әтиеңә сөйли алмый торган серләрең белән дә уртаклаш», – дип, улым белән уртак тел табарга, үз ягыма аударырга тырышам. Ышансын миңа, эченә бикләнмәсен. Серләрен урам малайларына сөйләве дә бар».

Рөстәм хатынын хуплый: «Беләсезме, тагын 10, 20, 30 елдан да балаң синең белән исәпләшергә тиеш бит. Яшь чакта энергияң, яшьлегең була. Ә картайгач, алай түгел... Без әти белән дусларча аралаштык. Балалар минем белән дә шулай калырга тиеш. Әгәр үз улым: «Әти, интернетта оятсыз әйбергә юлыктым», – дип әйтә икән, бер караганда, мин, мондый әйбер карыйсыңмы, дип сугып җибәрергә тиеш кебек. «Улым, булды, моны башка карама инде», – дим. «Беләм, әти», – дип куя. Икенче вакытта миңа күрсәтми инде ул андый «табышларын». Әгәр, малай күрсәтә, дип хуплап алсам, әйдә, тагын карыйк, дип өстәсәм, ни булыр иде? Без, гастрольләргә йөрибез, дигән сылтау белән беркай­чан бала караучы алырга кирәк дип уйламадык. Концертларга айлар буе йөреп, балаң сине күрми үссә, ни була? Люция хәтта каникулларга да авылга кайтару яклы түгел. Әти-әни үз балаларын үстергән, инде ял итсеннәр, ди. Чит илләргә дә фәкать гаилә белән генә чыгабыз. Үзең ял ит тә, бала ниш­ләгәнен белми ят, имеш. Алар безне күреп үсә, безнең гамәлләрне кабатлый. Дөрес тәрбиянең хикмәте бары үз үрнәгеңдә генә була ала».

«Баштарак кеше алдында хатын култыклап алгач, миңа уңайсыз булып китә иде. Менә хәзер гаилә тәме, чыннан да, икенчерәк».


 

1

2

3
 


Гөлүсә ЗАКИРОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»