поиск новостей
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Февраль
  • Эльвира Хәйруллина - җырчы
  • Рәфыйк Шәрәфиев - журналист
  • Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) - җырчы
  • Фәрит Ибраһимов (1893-1943) - шагыйрь
  • Федор Шаляпин (1873-1938) - җырчы
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
01.04.2014 Җәмгыять

Алдакчылар алдарга өйрәтә

Быелгы 1 апрель җомгага туры килми килүен, шулай да көлке көне кәмитләрен җомга кичләрендә шаяртучы егетләрдән җыярга булдык.

48 кг юморының бер-ике килосын Рифат Зарипов үлчәп бирер, Рамил Шарапов та шаярту киңәшләренә саранланмас. «Безнең өчен көн дә көлке көне, минут саен шаяртып, берәрсен төп башына утыртабыз, үзебезне генә алдау кыен», – дигән булалар егетләр. Оста итеп алдарга безне дә өйрәтсеннәр, сөйләгәннәре чын булса!

РАМИЛ ШАРАПОВ

«Көлү-көлдерү өлкәсендә эшләгәнлектән, мин 1 апрельне бәйрәм түгел, күбрәк эш көне итеп күрәм. Мондый көнне аеруча кызыклы тамаша күрсәтәсе килә. Халык синнән гадәти концерт түгел, оригиналь юмор, импровизация көтә, һәм мин ул өметне акларга тырышам».

«1 апрель көнне табигать тә шаяртырга ярата икән. Шулай бервакыт көлке көнендә без Буа театры белән Чирмешәнгә гастрольгә чыктык. Һава рәхәт, кояш кыздыра, юл сикәлтәле, тауга менеп таудан төшәбез. Инде Чирмешәнгә килеп җиттек дигәндә кызык булдык. Ташу агып, алда бер ун метр чамасы юлны су баскан. Без дус малай Ренат белән үзебезне иң батырларга санап (гомер буе бәкедә коенган кеше судан куркамыни инде ул), автобусны коткарырга булдык. Өс-киемнәрне салып ташладык та, кереп киттек билдән суга. Фәрештәләр сыман су өстеннән барабыз: үзебез шәрә, үзебез ябык. Агым аяктан екмакчы, без автобуска тотынып барабыз, автобус безгә ышанып тәгәри. Шулай бергәләп йөзеп чыктык».

«Безнең эштәге вахтёр җырларга бик ярата, тик менә колагына аю баскан. Җырлыйсы килә, җырлатмыйлар үзен. Котыртырга булдык моны: «Булды! Директор әйтте, 1 апрельдә җырлатабыз сине, диде, кереп караокены алып чыгарга кушты», – дибез. Кереп китте бу. Берзаман чыгып килә вахтёрыбыз: кулында караоке микрофоны. Инде шаркылдап көләргә җыенган җирдән гаҗәпләнеп калдык. Бактың исә, директор чыннан да рөхсәт биргән бит моңа җырларга. Шулай кыек атып, туры тидердек. Көлке көнендә кешенең хыялларын да чынга ашырып була икән».

«Шаян гаиләләр өчен 1 апрельгә алдау «рецепты». Ире хатынына әтиләрен кызык итәргә тәкъдим итә: гараж йозагын ваткан кыяфәт ясап, машинаны икенче урамга чыгарып куярга. Ир йозакны «вата», машинаны, һичшиксез, хатын алып чыгарырга тиеш. Ләкин күрше урамга килеп туктаганда хатын янына полиция хезмәткәрләре килеп, сигнализация хәбәре булганын әйтә һәм машина документларын сорый. Хатын, билгеле, бу ситуациянең 1 апрель шаяруы икәнен аңлата башлый. Аларның ялган полицейскийлар икәнен, ә шаяруның үзенә карата булганын белми бит әле ул...»

БЛИЦ-КИҢӘШЛӘР

Укырга: С.Хәким, Т.Миңнуллин әсәрләрен.
Карарга: Л.Гайдай, Н.Михалков фильмнарын, «Легенда №17» фильмын.
Тыңларга: релаксация өчен туры килгән көйләрне.

РИФАТ ЗАРИПОВ

«Минем өчен көн дә 1 апрель! Һәр көнем шаярып, җырлап, биеп үтә. Урамнан барганда да кычкырып җырлап бару берни тормый миңа».

«Салават» җыр театрында эшләгән еллар бик күңелле иде. Шулай бервакыт Салават Зәкиеч үзенә ике күлмәк алып кайтып куйган. Берсе 56 меңлек, берсе 63 меңлек. Берзаман бүлмәгә Ришат Фазлыйәхмәтов керде: «Бу нинди күлмәкләр?» – ди. Мин әйтәм: «Концерт күлмәкләре. Берсе сиңа, берсе Зөлфәткә. Үзләре сайласыннар, диде Салават абый», – дим. Киеп карады берсен Ришат. «Зур бит бу миңа», – ди. «Димәк, синеке икенчесе инде! Минем башны катырганчы, бар, Салават абыйның үзеннән сора», – дим. Кереп китте, мескенкәем, күлмәкләрне күтәреп Зәкиеч бүлмәсенә. Ничек керде, шулай атылып чыкты инде. Кәефе генә кырылган: күлмәкләре матур иде шул».

«Берсендә үземне дә кызык иттеләр. Бөтенесе автобустан аппаратура бушатканда, соңарып килдем. Һәрберсенең кулында икешәр мең акча. «Аппаратура бушатканнарга акча түләде Зәкиеч, премия акчалары, сиңа да бардыр, кереп сора», – диләр. Нәфес сизгерлектән көчлерәк булды – кереп киттем. Мин әйләнеп чыкканда, билгеле, бот чабып көләләр. Мин дә коры калмадым, «Әйбәт булды әле, соңгы концерт өчен дә акчаны алып бетермәгән идем», – дип, кесәмдәге дүрт меңне чыгарып күрсәттем».

«Безнең илдә юмористлар гына түгел, дәүләт тә халыкны бертуктаусыз алдап тора. 1 апрельдә, гадәттән тыш хәл булып, дәүләт халыкны алдаудан туктап торсын иде – вәт ул булыр иде кызык».

«Мин берәр кафега керсәм дә 1 апрель ясап чыгып китәм. Гадәттә, официантларның түшендә исемнәре язылган була. «Лилия», мәсәлән. Шуны укып өлгерәм дә: – Оо, Лилия, син хәзер монда эшлисеңмени? – дим. – ...әйе... Шуннан сөйләштерәсең үзен, хәлләрен сорашасың. Үз сүзләрен үзенә әйләндереп сөйләсәң, күптәнге танышлар булуыгызга шиге дә калмаячак. Тик соңыннан: «Минем ише аферистларга ышанмагыз», – дип кисәтеп чыгып китәргә онытмагыз».

БЛИЦ-КИҢӘШЛӘР

Укырга: Гомәр Хәйәм робагыйларын, психология буенча китапларны.
Карарга: Г.Камал, К.Тинчурин театры спектакьләрен, реаль вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән фильмнарны.
Тыңларга: татар эстрадасын. «Салаватны тыңларга киңәш итә», дип тә языгыз, алып бетермәгән акчалар бар иде.
 


Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы