31.03.2014 Җәмгыять
Мәгълүматны бозып күрсәтү файдагамы, зыянгамы? (Cораштыру)
Россия халкының күпчелеге массакүләм мәгълүмат чарасында чын дөреслек яктыртылмаса да риза. “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган сораштырудан соң белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
Респондентларның 72 проценты дәүләт файдасына күп кенә иҗтимагый проблемалар турындагы мәгълүматны газетага язмыйча, радио, телевидение аша сөйләмичә калырга яки бераз үзгәртеп күрсәтергә дә мөмкин, дип саный. Респондентларның 60 проценты исә Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары илдәге вакыйгаларны объектив рәвештә яктырта дигән фикердә. Тагын 23 проценты исә мәгълүмат чараларына объективлык җитеп бетми дип саный. Россиялеләрнең 88 проценты илдәге вакыйгалар белән үзәк телевидение аша танышса, 41 проценты исә яңалыкларны Интернетта күзәтә. Ничек уйлыйсыз, массакүләм мәгълүмат чараларына мәгълүматны бозып күрсәтү килешәме? Хәзерге мәгълүмат чаралары объективмы?
Рәмис Латыйпов, журналист:
– Пушкин язганча, “мине алдау авыр түгел, алданырга үзем шат кына”. Мондый җавап булуы гаҗәп түгелдер, совет заманын сагынып, “ач тамагым, тыныч колагым” дигән принцип белән яшәгән халыкка дөреслек кирәк түгел. Теләгән кеше “тартма”ның никадәр дөрес сөйләгәнен үзе дә ачыклый ала. Бүген Интернет заманы, яңалыкларны башка чыганактагылар белән чагыштырып анализларга кирәк. Күрәләтә акны кара дип расларга тырышалар. Иң борчыганы – төшенчәләрнең үзгәрүе. Мәсәлән, “демократ”, “либерал” дигән сүзләр сүгенү сүзенә әйләнде, аерым милләтнең үзбилгеләнү хокукы турында сүз кузгату җинаятькә тиң. Төшенчәләр үзгәргән заманда дөресен җиткерергә теләгән мәгълүмат чараларының да дошман итеп кабул ителүе гаҗәп түгел. Мәскәүнекеләрне шулай сүккәч, үзебезнекеләрне мактыйсы килә. Татарстандагы мәгълүмат чаралары күбрәк “дәшми калу ялганы”н куллана. Юрган астында качып яшәү күпкә рәхәтрәк. Гомере буе проблемаларын дәүләт бабае килеп хәл итәр дип өметләнеп яшәгән халыкка шулай яхшырак тоела. Шуңа да дөреслеккә ихтыяҗ юк.
Илфак Шиһапов, продюсер:
– Чынбарлыкны бозып күрсәтү мәгълүмат чарасына килешә торган әйбер түгел, әлбәттә. Ул объектив булырга тиеш. Ләкин мәгълүматта, беренчедән, аны әзерләүче журналистның шәхси карашлары, икенчедән, мәгълүмат чыганагы җитәкчесенең йогынтысы чагылыш таба. Дөреслек дигән әйбер ул беркайчан да 100 процент була алмый, чөнки һәркемнең – үз дөреслеге. Әйтергә кирәк, татар матбугат чараларына оперативлык та, объективлык та җитми. Алар һаман шул үз казанында кайнап, билгеле бер кешеләрне генә мактап, рөхсәт ителгәннәрне генә сүгеп, моннан егерме ел элек актуаль булган темаларны яктыртып яшәргә өйрәнгән. Россия күләмендә алганда, хәлләр алай начар димәс идем. Шәхсән үзем телевизор карамыйм, татар газеталарыннан күптән ваз кичтем – инде бер еллап алдырмыйм. Бу илдә Интернетны тыймасалар гына ярар иде дип яшим.
Лилия Муллагалиева, җырчы:
– Гомумән алганда, мәгълүмат чаралары җиткергән мәгълүматка шикләнебрәк карыйм. Газеталардан аеруча шикләнәм. Чөнки телевидениедән күбрәк үзең сөйлисең, үзеңнең авыздан чыга. Газетага исә мәгълүмат үзгәртелебрәк языла. Журналист үз фикерен дә өстәргә мөмкин. Объективлык җитешмәүгә килгәндә, аларның башка чаралары юктыр инде. Әйтик, Украинадагы хәлләрне безгә ничек бар, шулай җиткерсәләр, ул дөрес булмас иде. Телевидениегә мин якынча 90 процент ышанам. Газетага исә иллегә илле чамасы. Күбрәк Интернетка өстенлек бирәм.
Лилия Хисмәтуллина, почта таратучы:
– Сәяси газеталар укыганым юк. Күбрәк хатын-кыз өчен чыккан газета-журналларга игътибар итәм. Илдәге вакыйгаларны телевизордан карап беләм. Сөйләгәннәренә тулысынча ышанабыз инде. Алар әйткән сүзләрнең дөреслеген тикшереп карар өчен башка чыганак юк бит. Үзебез вакыйга урынында булмагач, анда ниләр майтарылганын әйтә алмыйбыз. Газеталар дөресен язадыр, анысы, ләкин телевидениегә күбрәк ышанам.