|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2014 Милләт
Президент үзе тәбрикләде14-16 мартта Казанда Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын үткәрде. Быелгысында Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, бизнесменнар, галимнәр, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Шул арада Түбән Новгород өлкәсеннән дә делегация бар иде һәм алар алгы рәтләрдә булдылар. Мәсәлән, Сафаҗай авылыннан Шамил Нуриманов президиумга сайланып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән аралашып утырды. Җыен барышында Президент аңа Рәхмәт хаты да тапшырды (фотода). Ә Диния нәзарәте каршындагы Попечительләр Советы рәисе Рамил Салихҗанов безнең өлкәдәге авыл хуҗалыгы казанышларында милләттәшләребезнең өлеше, гомумән, милли хәрәкәттәге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләде. Хәзерге вакытта өлкә татарлары тормышында актив катнашучы милләттәшебез, Америка татарлары җәмгыяте рәисе Ильдар Агиш та тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, Түбән Новгородта ачылган Татарстан сәүдә йортының әһәмиятен билгеләп үтте.
Зилә АХМАДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|