28.03.2014 Җәмгыять
Минҗиһан әби Вәкилова: “Черек бәрәңге ашап үскәнгә 101не тутырганмындыр”
Кукмара районы Күкшел авылында гомер кичерүче Минҗиһан әби Вәкилова бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Ник дигәндә, гасыр белән бергә атлап, 101 яшен тутырды ул.
Без киләсе көнне безне көтеп, иртәдән үк матур күлмәкләрен киеп, ишекле-түрле йөри башлаган инде. Килеп кергәч, якын туганын күргәндәй, кочаклап ук алды.
Кукмара районы Мәмәшир авылында 1913 елның 14 мартында дөньяга килә ул. Гаиләдә дүрт бала булалар. 90 яшьлек энесе дә туган авылында яши икән әле. 19 яше тулгач, кияүгә чыга кыз. Ире Әхмәтгариф белән матур гына гомер иткәндә, гаилә башлыгы сугышка китеп бара. Өч бала белән кала Минҗиһан. Иң кечесенә бу вакытта нибары 6 ай була.
– Балаларны ач тотмадым. Кемдә нинди эш бар, шуңа ялланып эшли идем. Эш хакы итеп кайсы ашарга, кайсы кием бирә. Ул заманнар бик авыр иде бит, кызым. Урманга барып утын юнәтү генә дә тәмуг газабына тиң! Балалар уянганчы дип, басуга чыгып китә идем. Аннан черек бәрәңге, алабута алып кайтам. Өйдә шушы ике ризык булганда, ач түгел идек инде без, – дип сөйләде ул.
Минҗиһан әби авыр вакытларны артык искә төшерергә яратмый икән. Әмма хәтере шуның кадәр яхшы! Сугыштан соң мәктәптә җыештыручы, мичкә ягучы булып хезмәт куя ул.
Яшь чагында гына түгел, олыгайган көнендә дә хәсрәт килеп кенә торган аңа. 5 ел элек төп йорттагы улы Хәмзә начар авырудан вафат булган. Аны югалту ачысыннан айнып та бетмәгән булалар әле, “кызыл әтәч” куна Вәкиловларга. Йорт-җирне санаулы минутлар эчендә ут камап ала. Бары тик машина белән бер сыер гына исән кала. Инде яңадан аякка басып яши башлагач, оныгы Марат (Хәмзә абыйның олы улы) бу дөньяны калдырып китә. Ике кызының ирләре дә вафат.
Шул балалар гомерен дә яшимдер инде, – ди Минҗиһан әби моңсу гына. – Нәселебездәге иң озын гомерле кеше мин. Кайвакытта тын бетә, кан басымы да уйный, бер күзем дә күрми. Шулай да бу матур дөньяны ташлап китәсе килми әле! Бигрәк рәхәт бит хәзер яшәүләре!
Сүзгә Минҗиһан әбинең килене – 66 яшьлек Люция апа да кушылды:
– Аллага шөкер, сәламәтлегенә дә артык зарланмыйбыз. Бер генә дә тик утырмаган көннәре бар, – диде ул. Аның сүзен бүлеп, “Эшләргә эш бирмиләр, кызым”, – дип киленнәреннән зарланып алды әби. Шушы урында безгә кушылып үзе дә рәхәтләнеп көлде. Әбинең хәлен белергә килгән кызы Рәбига апа да әнисенең хәтеренә, акылына сокланып, “күз тимәсен” дип утырды.
Бер гасырдан артык яшәвен ул табигать байлыклары – черек бәрәңге белән алабута ашаудан күрә. Бүген бәхетле әби килене Люция һәм оныгы Айзат гаиләсендә яши. Айнурның хатыны Светлана да, балалары Айназ белән Айзалия дә карт әбекәйләрен яратып, олылап яшиләр.
Минҗиһан әбинең бер теше бар. “Шул җитә”, – дип көлә үзе. “Аппетиты яхшы, ризык талымламый”, – ди Светлана апа.
Бәлки яңа тешләре дә чыга башлар әле. Чөнки баш түбәсенә яңа кара чәчләр үсә башлаган.
Минҗиһан Вәкилова – гаиләсенең генә түгел, бөтен районның йөзек кашы. “Яшәп булган кадәр яшисе иде әле тагын”, – дип озатып калды безне йөзьяшәр әби.
Казан – Кукмара – Казан.