поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.03.2014 Мәдәният

Әлмәт театры: гаепсез гаеплеләр

Әлмәт Татар дәүләт театрының 70 еллык юбилее уңаеннан Уфадагы гастроле күңелсез вакыйга белән тәмамланды. Биш спектакль куярга дип ниятләгән әлмәтлеләр ике тамаша гына куеп өлгерде. Аларны, милләтара низаг куптаруда гаепләп, гастролен туктатырга мәҗбүр иттеләр. Уйламаган җирдән ике рес­публика арасында шау-шу куп­ты, хәтта республика җитәк­че­ләренә үзара аңлашырга туры килде. Ике республика арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашылып кил­гәндә, арага чөй кагу кем­гә кирәк иде? Моннан кем ота һәм оттыра? Бу очрак турында хис-эмоцияләрне читкә куеп, аек акыл белән ни булганын, бу вәз­гыятьтән ничек чыгарга кирәк­леген уйлап карыйк.

Давыл Интернетта купты

Әлмәтлеләрнең гастроле 21 мартта Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакле белән башланды. Икенче көнне “Туй” спектакле күрсәтелгән. Ләкин шу­ның белән гастроль өзелде. “Кыю кызлар” спектакле аркасында “ВКонтакте” сайтында шау-шу купты. Фикер алышулар болайрак иде: “Кыю кызлар” спек­так­лендә башкорт кешесе кимсе­телә. Актерлар “сасы, бетле башкорт” дип әйтәләр. Башкортларны изелгән, баш июче итеп күрсәтәләр. Ни өчен татарстанлылар, Уфага килеп, безнең милләтне түбәнсеткән спектакль күрсәтә? Кая карый Мәдәният министрлыгы?” Бер сүздән икенчесе китте, нәтиҗәдә очкыннан ялкын чыкты.

Башкорт милләтеннән булган тамашачыларны нәрсә чыгырыннан чыгарган? “Кыю кызлар” пьесасында мәдрәсәдә белем алучы Миртимер, Байтирәк кебек шәкертләр арасында Исән­бай исемлесе дә бар. Таҗи Гыйззәт пьесада аны башкорт егете дип яза. Болар – пьесада уңай геройлар, алдынгы фикерле яшьләр. Исәнбай да – киң карашлы, яңалыкка омтылучы, кыю егет. Пьесада үзен бик дорфа тотучы, тупас һәм тискәре персонаж Шәехзаман исемле кадимче татар хәзрәте бар. Спектакльнең бер күренешендә Исәнбай мәд­рәсәдәге түбән сыйфатлы белем бирүгә риза булмыйча, би­редә томана мөддәрисләр, хәлфәләр укыта, дип атасына зарланып хат яза. Менә шул хат турында белеп алган Шәехзаман хәзрәт, ачуланып, Исәнбайга ташлана: “Сасык, бетле дуңгыз, корчаңгы ишәк! Мажик кызлары янына – аулак өйләргә барып курай уйныйсың. Мәдрәсәдән куам мин сине!”– дип әйтеп, аны кыйнарга кизәнә. Бу сүзләр Исәнбай янында торган башка шәкертләргә дә әй­телә.

Интернетта, имеш, спектакль­не караучылар, актерлар авызыннан “сасык, бетле башкорт” дигән сүзләр әйтелде дип фикер алыштылар. Ягъни актерлар, пьеса текстыннан тайпылып, “баш­корт” сүзен кертеп, башкорт милләтен кимсетте ди­гән сүзләр таралды.

Шәехзаман хәзрәтне дә, Исәнбайны да уйнаган Әлмәт актерлары чыгышлары белән Башкортстаннан. Исәнбайны уйнаган Илшат Агиев бу кадәр шау-шу куптару, ике халык арасында үпкә урнаштыру кемгә кирәк булды, дип аптырый.

“Актерларга тексттан тайпылырга ярамый, шуңа үзлектән сүзләр кушып сөйләвебез, ялгыш ычкындыруыбыз мөмкин түгел. Ул көнне без тулы залга уйнадык, барлык билетлар да сатылып бетте. Спектакльдән соң тамашачылар бик озак алкышладылар, сәхнәдән озак җибәрмичә, биш тапкыр баш ияргә чыктык, бик җылы кабул иттеләр.

Социаль челтәрләрдә хәз­рәтнең Исәнбай белән башка шәкертләргә кычкырган күре­­­нешеннән соң ярты зал хурланып чыгып китте дип язалар, мондый хәл булса, сизелер иде. Ләкин дәррәү кубып чыгып китүче булмады. Шәехзаман хәзрәтне уйнаган Камил Вәлиев авызыннан “бетле, сасык башкорт” дигән сүз дә яңгырамады, аның өчен ант сулары эчә алам. Камил абый бу хәлләрне бик авыр кичерде. Минемчә, бу – гап-гади провокация булды. Әле очракны ачыкламый, экспертиза нәтиҗәләре булмый торып, безнең турыда начар фикер йөрткән кардәшләр, шагыйрь, депутатларның Әлмәт театрын матбугатта сүгүләре бик гарьләндерде. Безгә ышанмадылар”, – диде Илшат.

Актерларның гаебе юк

“Башкорт” сүзе булганмы, булмаганмы, моны бары тик аудио яки видеоязма гына исбатлый ала. “Нур” театрында бу спектакль яздырылган, аны экспертлар тыңлаган. Спектакльнең режиссеры Илдар Хәйруллин: “Экспертиза булды. Язманы Таҗи Гыйззәт иҗаты белгечләре дә, профессиональ лингвистлар да тикшерде. Пьесадан тайпылыш булмаган, актерлар текст буенча сөйләгән. Театр, актерларның гаебе юк. Камал театры репертуарында да бу спектакль бар, аны Уфага да алып барган булды. Камалның куелышында бу һәм тагын берничә күренеш кыскартылды, чөнки озынга китә дип әйтелде. Таҗи Гыйззәтнең мәрхүм улы Баян ага аның өчен миңа үпкәләп, кыс­картырга ярамаганын әйткән иде”, – диде.

Интернеттагы шау-шу “ав­тор”ларының берсе – “Башкортостан” газетасы журналисты Айгиз Баймөхәммәтов. Аның белән элемтәгә кердек, ул безгә: “Ау­диоязманың нәкъ шул урынын махсус рәвештә бозганнары билгеле булды”, – диде. Кем тарафыннан бозылган, бу турыда судка мөрәҗәгать итәләрме, сорау җавапсыз калды. “Башкорт сүзен сез ишеттегезме?”– дигән сорауга, ул болай диде: “Театр сәнгате тоташ символлардан тора. Әгәр кеше сәхнәгә башкорт милли ки­емендә чыга икән, бу – бөтен милләтне чагылдыру. Аны тез­ләндереп, “сасык, бетле” дип мыс­кыл итәләр икән, бу мил­ләттән көлү түгел­ме?! Җитмәсә, ул мәдрәсәдә куенына хәнҗәр тыгып йөри. Монда да астыртын фикер салынганы аң­лашылып тора. Ә бит әсәрдә милли кием, хәнҗәр турында язылмаган. Шушы күренештә мил­ләттән көлү күзгә бәрелеп тора”.

Сәхнәдә сүз түгел, ә хәрәкәт, образ мөһим, диләр. Бәлки, чыннан да, шулайдыр. Башкорт милли киеменнән булган Исәнбай образы, бәлки, тамашачыларына башкорт каһарманы итеп күз алдына басып, хәзрәтнең аңа камчы белән кизәнүен күрү авыр булгандыр. Аларның да күңелен аңларга була. Бәлки, сәхнә киеме белән арттырып җибәрү дә булгандыр. Ләкин һич кенә дә татар театры җитәк­челәре, аның актерлары моны махсус эшләгән дип әйтергә тел әйләнми. Эзләгән кеше бар нәр­сәдән дә гаеп таба ала. Милли киемнән булмаса, ник безнең милләт кешесе йолкыш итеп сурәтләнде, безнең батыр егет­ләр кылычсыз йөрмәгән дип бәйләнергә була. Сәбәбен генә табасы.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова да аудиоязмалар кат-кат тың­ланылды дип әйтте. “Бу очракның нәкъ Мәдәният елында килеп чыгуының уңай яклары да бар, сәнгатьнең бик нечкә өлкә икәненә тагын бер кат инандык. Сүз белән кешене терел­тергә дә, үтерергә дә мөмкин. Бу очракта бар яклап та нәтиҗә ясалды, шуңа күрә безгә бу хәлне онытып, тыныч күңел белән алга таба тату яшәүне дәвам итәсе. Казанда Мәдәният елына багышланган тантанада берничә коллектив катнашты, шул исәптән Башкортстан коллективы да искиткеч чыгыш ясады”, – диде ул.

Гафу үтендек, нәтиҗәләр ясалды

Стакан төбендә купкан давыл өчен Әлмәт Татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да гафу үтенде. Моңа өстәп Казаннан Уфага Татарстан мәдә­ният министры урынбасары Ирада Әюпова белән спек­такль­нең режиссеры Илдар Хәй­руллин да барды. Алар да, бу эш тикшерелер, дип рәсми рәвештә гафу үтенде. 25 мартта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шалтыратып, килеп чыккан очрак өчен гафу үтенде дигән сүзләрне җиткерде.

Рөстәм Хәмитов: “Безгә мондый спектакль кирәкми, шуңа күрә Әлмәт театры гастроле туктатылды. Татарстан рәсми рә­вештә гафу үтенде, республика Президенты шалтыратты. Бу четерекле мәсьәләдән чыгар юлны табар өчен сабырлыгыбыз җи­тәр, бу Татарстан, аның кеше­ләренең түгел, ә аерым шәхес­ләрнең зур хатасы итеп кабул итәргә кирәк”, – дип чыгыш ясады.

Әлбәттә, иелгән башны кылыч кисми. Беренче булып гафу үтенә белү, гауганы зурга җи­бәрмәү – тәрбия, әдәп билгесе. Ләкин провокацияләргә бирешү дөрес гамәлме? Моңа кадәр Чулпан Хамматова алдында республика түрәләренең вәгъдә ител­гән сүзләрендә тора алмаганы өчен акланырга туры килде. Хәзер менә бу очрак...

 “Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Уфа шәһәрендәге гастроленең билгеләнгән вакытына караганда иртәрәк һәм зур иҗтимагый резонанс белән тәмамлануын да бары тик хокукый күзлектән карап кына бәяләргә кирәк. Дәүләтебезнең төп кануны – Конституция җәм­гыятьтә сүз һәм иҗат ирегенең өстенлеген һәм цензураның тыелуын таный. Илдәге иҗат тормышын РФнең махсус “Мәдәният турында”гы кануны көйли һәм җайлый. Башкортстан Мәдә­ният министрлыгы Әлмәт теа­тры гастролен директив рәвештә кабул итүче як тарафыннан туктата алмый, дәүләт һәм муниципаль хакимият ор­ган­нарының мондый хокуклары юк. Бу – вәка­ләтләрне арттыру факты. Мәх­кәмә карары булмый торып (берәр рән­җетелгән ке­шенең берәр хокук саклау органына, әйтик прокуратурага, Тик­шерү комитетына, полициягә, ФСБга мөрәҗәгате барлыгы-юклыгы турында хәбәр юк), нә­тиҗәләр ясау дөрес түгел. Әйтик, Мәскәүдәге “Христос Спаситель” храмындагы чыгышларыннан соң “Pussy Riot” төркемен канун нигезендә хөкем иттеләр һәм җәзага тарттылар.

Башкортстан Башлыгы Рөс­тәм Хәмитовның: “Безгә мондый спектакль кирәк түгел”, – дигән белдерүен зур дәүләт эшлек­лесенең карары яисә әмере итеп түгел, ә бары тик аның шәхси фикере буларак кына кабул итәргә кирәк.

Ашыгыч рәвештә Татар­стан­ның иң югары даирәләре дә­рәҗәсендә гаепне тану, гафу үтенү, “гаепле”ләрне табу һәм ул бичараларны дисциплинар җә­за­га тарттыру, минем фи­керемчә, бераз иртәрәк булды”, – дип әйтте Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Инсаф Хәмитов.

Алга таба нишләргә?

Мәсьәләнең төбенә төшмичә, аны ачыкламыйча, алдан ук гаепне үз өстебезгә алырга кирәк булдымы икән? Бер мәзәктә­гечәрәк килеп чыкты: кашыклар табылды табылуын, ә күңелдә юшкын калды. Күрше республикадагы аек акыллы кешеләр дөрес нәтиҗә ясар дигән өметтә калабыз. Ә үзебезгә алга таба мондый күңелсез очракларга тарымас, гастрольләрне төбәк үзенчәлеген, тамашачыларның менталитетын исәпкә алып оештырырга ярдәм итәр өчен рәсми булмаган, ләкин Мәдәният министрлыгы каршында эшләүче киңәшмә оешмасы ярдәмгә килсә, берсенә дә комачауламас иде. Дөнья хәлен белеп булмый... Бүген әлмәтлеләр, иртәгә башкалар булырга мөмкин.

Әлмәтлеләрнең намусы чис­та, аларның Татарстанның йөзе­нә кызыллык китерерлек гамәл кылмаганы ачыкланды. Гастроль чыгымнары зур булгандыр, анысына хәерлегә булсын дип кул селтик. Бу очрак аларны чыныктырыр, коллективны тагын да берләштерер, илһамланып иҗат итәргә этәргеч бирер дип ышанабыз.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 44 | 28.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»