27.03.2014 Авыл
Америкада да авыл бетә
Статистика мәгълүматларына караганда, 50 ел эчендә Россия авылларында яшәүчеләр саны 2,3 тапкыр, ә авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр тагын да күбрәккә – 3,1 тапкыр азайган. Соңгы 15 ел дәвамында авылда яшәүчеләр ил халкының уртача 27 процентын тәшкил итә.
Авылны эшле итсәң, аның киләчәген дә кайгыртасы юк
Кайберәүләр бу хәлне югары җитештерүчән техника һәм технологияләрнең авыл хуҗалыгына һаман да күбрәк керүе белән аңлата. Янәсе, элек дистәләгән кеше башкарган эшне бүген бер механизатор эшләгәч, башкаларга эш калмый. Белгечләр дә авылда кеше азая баруны икътисадый алгарышның бер билгесе итеп карый. Ни генә булмасын, кешене авыл җирлегеннән шәһәргә этеп чыгаруның нигезендә эшсезлек ята бугай. Яшь кеше өчен тотынып эшләрдәй эше булса, уты, газы, суы, юлы һәм башка уңайлыклары булган авылдан кысан шәһәргә кемнең күченеп китәсе килсен?
Тик ни хикмәт, дөньяның иң алга киткән илләрендә дә авылда яшәүчеләр саны кими икән бит. Америка Кушма Штатларында 50 ел эчендә авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр саны 4,2 тапкыр кимегән. Бу – Россиядәгедән дә шактый артык. Шунысы да игътибарга лаек: авыл җирлегеннән күпләп күчеп китү шәһәрнең икътисадый үсеш чорына туры килә. Димәк, ил икътисады үсә барган саен, авылларда кеше кими булып чыга? Гәрчә, шәхси хуҗалыкларда күпләп мал-туар, кош-корт асрап, фермер хуҗалыгы оештырып, гаилә фермасы төзеп яки авылда үзеңә башка төрле эш булдырып яшәүчеләр саны да арта. Әмма андыйлар да авылның бер өлеше генә шул. Өстән фәрман биреп кенә авылның һәр кешесен эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр итү дә мөмкин түгел бит.
Шәһәрдә ни көтә?
Авыл яшьләрен шәһәрдә дә кочак җәеп каршы алмыйлар. Эше булса, торыр урыны юк. Башка төрле проблемаларны хәл итә-итә ярты гомер үтеп китә. Торак мәсьәләсенә килгәндә, үзгәртеп кору елларыннан алып бүгенгә кадәр төзелеш темпы ике тапкыр кимегән. Авылдан күчеп килгән яшь кешенең кесәсе болай да такыр. Кемнәргәдер әти-әнисе, туганнары ярдәм итсә генә инде. Һәрхәлдә, миллионнарча сумга фатир сатып алу күпләр өчен буш хыял гына. Совет чорындагы кебек бушлай да бирүче юк. Сират күпере кичеп, социаль ипотека чиратына эләксәң дә, шөкер итеп яшәрлек. Үз торагың булмау сәбәпле, никадәр гаилә таркалуын кемнең дә булса исәпләп караганы бармы икән? Юктыр.
Дөресен генә әйткәндә, зур хезмәт хакы булган уңайлы эш тә сирәк кешегә генә эләгә. Шуңа да күчеп килүчегә нинди эш тәкъдим итсәләр, шунысына ризалашырга туры килә. Нәтиҗәдә сукса тимер өзәрдәй ир-атлар, алма битле япь-яшь хатын-кызлар, кулларына көрәк яки себерке алып, көннәр буе урам себергән, чүп-чар җыештырган булып көн уздырырга мәҗбүр. Аның каравы шәһәрдә яши.
Хуҗасына барып җитми
Сайлау вакытында кайберәүләрнең “якын киләчәктә фәләнчә мең яңа эш урыннары булдырачакбыз” дигән вәгъдәләре дә көндәлек эш-мәшәкатьләр белән онытыла бара. Хакимияттәгеләр бүген бизнес вәкилләренә “аны эшләгез, моны булдырыгыз”, дип әйтә дә алмый бугай әле. Ни өчен дигәндә, илнең бөтен байлыгы, шул исәптән нефть, газ, ягулык-майлау материаллары, электр энергиясе җитештерү кебек аеруча төшемле тармаклар шәхси кулларда. Аларның төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк табыш алу. Авыл хуҗалыгындагы бәяләр гаделсезлеге, арзанлы торак төзү, экология һәм социаль проблемаларны хәл итү – замана байлары өчен хәлиткеч юнәлеш түгел. Чит илләргә чимал сатып та яшәп булганда, нигә әле өстәмә чыгымнарга барып, эшкәртү индустриясен төзеп маташырга? Яңа эш урыннары булдыру чаралары күрергә?
Эшләр болай барганда, авыл хуҗалыгында да хәлиткеч үзгәрешләр көтүе кыен. Дәүләт күләмендә кабул ителгән программалар белән дә әллә ни ерак китә алмадык. Төп сәбәп – дәүләт тарафыннан бирелгән акча хуҗалыкларга барып җитми. Авыл бүген муеннан бурычка чумган. Чит илләрдән алынган яңа техника, технологияләр күп хуҗалыкларны ыштансыз калдырды. Банкларга кредит бурычларын һәм процент ставкаларын кайтарып бирәсе дә бар. Бер яктан, авыл хуҗалыгына дип бирелгән дәүләт ярдәменең шул ук чит илләр белән чагыштырганда бик аз булуы, икенче яктан, бирелгән акчаның да турыдан-туры авыл хуҗалыгына барып җитмәве чабудан тарта.