поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2014 Шоу-бизнес

“Казан егетләре”... “картайган”?

Казан егетләре” төркеме оешкан көннән бирле шунда җырлаган Артур Минһаҗев белән Марат Галимовның составтан китүе бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Күпләр моңа әле дә ышанмый. “Вакытлыча гынадыр”, — диючеләр дә бар.

Юк! Вакытлыча гына түгел. Составта Артур белән Маратны башка күреп булмаячак. 15 ел буе төркем өчен күңелен биреп эшләгән егетләрне “Казан егетләре”ннән китәргә нәрсә мәҗбүр иткән? Ник мондый карарга килгәннәр? Алга таба планнары нинди?

“КИТӘРГӘ ИСӘП ЮК ИДЕ”

Артур МИНҺАҖЕВ:

— 15 ел буе төркемгә бөтен җаныбыз-тәнебезне бирдек. Шәхси тормышны гел арткы планга калдырдык. Шунда эшләп, 2007 елда Татарстанның атказанган артисты исеме алдык. Һәр чыгышыбызга зур бәйгегә әзерләнгән кебек карадык. Төркемнән китү бер дә җиңел булмады. Безне яраткан тамашачы гына түгел, үз күңелем дә моңа ышанмый әле.Дөресен әйткәндә, китәргә исәп юк иде. Продюсерыбыз, төркемгә яшь егетләр кирәк, дип, шундый карарга килде. Үзебезне олы хис итмибез анысы, әмма җитәкче шундый карарга килгән икән, димәк, кирәктер. “Бәлки, төркемнең исемен алыштырырбыз. Оешкан көннән бирле “Казан егетләре” дип яшәдек. Аның исемен таныттык бит”, — дип тәкъдим итеп карадык. Әмма ул безне калдыру түгел, ә исемгә өстенлек бирде. Сәхнәсез яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Алга таба да иҗатта кайнаячакмын. “Сольный” карьера өстендә эшлим. Җырлар язам. Озакламый дискымны чыгарырга исәплим. Концертларга да чыгыш ясарга чакыргалап торалар. Казанның Вознесение бистәсендә клуб мөдире вазыйфасын да башкарам. Эшем күп, буш утырмыйм. Шулай килеп чыкканга үкенмим. Эшебезне яхшы күрсәтә алдык, Аллага шөкер. “Казан егетләре” тормышымда якты хатирәләр калдырачак. Тамашачы безне яратты. Аларга рәхмәтлемен! Әле дә кибеткә, автосервис һәм башка урыннарга кергәч: “Казан егетләре” бит бу!” — дип килеп исәнләшәләр. Төркемнән китсәк тә, халык өчен барыбер “Казан егетләре” булып калачакбыз.
Яшь составка килгәндә, егетләргә уңышлар телим. Әгәр шушы биеклекне тота алсалар, исемне тагын да күтәрсәләр, яхшы булыр. Әмма бу җиңел түгел. Дәрәҗәне төшермәс өчен нык тырышырга, үзләрен тулысынча шуңа багышларга туры килер.

“ИКЕ АЯГЫМНЫ СЫНДЫРДЫМ”

Марат ГАЛИМОВ:

— Ярты ел элек ике аягымны сындырдым. Күрәчәк булгандыр, нишләтәсең?! Иртәгә безне ни көтәчәген белмибез шул. Озак вакыт хастаханәдә яттым. Әле дә көн саен диярлек процедуралар үтәм, табибтан табибка йөрим. Төркем, состав үзгәреше турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Үземне аннан киттем дип санамыйм. “Мин китәм”, — дигәнем булмады. Ярты ел вакыт үтсә дә, култык таягы белән генә йөрим, азрак селкенәм инде шунда. Хәлләрне бик шәп дип булмый. Киләчәккә планнар турында моннан торып бер сүз әйтә алмыйм. Аннан, алдан кычкырып та булмый. Нәрсә язгандыр, бер Ходай белә. Башта ныклап аякка басасым бар. Беренче һәм иң мөһим теләгем, максатым шушы.

3 ел элек "Казан егетләре"ннән Азат Адиев һәм Вәли Фәзлиәхмәтов киткән иде.
Алар “Райян” төркемен оештырды.Инде Артур белән Марат та юк.

"СОЧИДА +17 ГРАДУС"


Яңа “Казан егетләре” — Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин (Саба районы Мамалай авылыннан) һәм Фәнил Фәйзуллин (Тәтеш районы Зур Әтрәч авылыннан) (Артур белән Марат киткәннән соң, составны шушы егетләр тулыландырды — Л.Й.) исә бу көннәрдә Сочида.




— Спортчыларга, Олимпиаданы карарга килүчеләргә концерт куеп, бер уңайдан спорт ярышларын күзәтеп, матур урыннарга сәяхәт кылып, вакытны күңелле генә үткәреп кайтырга булдык. Олимпиада гел бездә үтми бит, — ди Айдар (фотода уртада). — Урыс эстрадасының “На-На”, “Инфинити” һәм башка төркемнәре белән беррәттән, без дә “Җомга”, “Ай, былбылым”, “Каеннарым” һәм башка җырларыбызны бүләк иттек.

— Сочига ничек бардыгыз?


— Өч егет бер машинада киттек. Руль артына ике шофер чиратлашып утырдык. Сочига барып җитәр өчен
27 сәгать вакыт кирәк булды. Өч бак бензин бетердек.

— Полиция тикшерәме?


— У-у-у! Тикшермәгән кая?! Краснодардан соң контроль аеруча көчәйде. Шуннан алып Сочига килеп җиткәнче дүрт-биш тапкыр туктатып, ЮХИДИ хезмәткәрләре этләр белән машинаны җентекләп тикшерделәр. Көзге ярдәмендә тимер атның аскы ягын, тәгәрмәчләрне, салонны карадылар. Сумкаларыбызны, кесәләрне энә күзеннән үткәрделәр. Бу шактый вакытны ала. Олимпия уеннарын карарга кергәндә дә контроль көчле.

— Кайсы уеннарны карарга өлгердегез?


— Баргач та төркем белән аккредитация үттек. Шуңа Уеннарны күзәтү безгә бушлай тәтеде. Сноуборд, фигуралы шууны карадык, хоккейда да булдык.

— Кайда тукталдыгыз?


— Сочиның күршесе Адлерда яшибез. Торакны баргач кына таптык. Бер ханымның зур йортында тукталдык. Ашарга хуҗалар үзләре әзерли. Бәяләр төрлечә. Мисал өчен, бер бүлмәле фатирны бер көнгә 15 мең сумга арендага бирәләр.

— Һава торышы ничек соң? Сочида кар бармы?


— 16-17 оС җылы. Урамда шортлардан йөрибез. Рәхәт! Пальма астында кызынып ятабыз. Тауларда –3 оС. Анда кар бар. Әмма бик томанлы.  


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»