поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2014 Дин

Әүлия зина кыламы?

Кая барып бәрелергә белмә­гәндә, элек мин театрларга йөри идем. Сөйләшергә кеше тапмаганда, дин, иман, дөнья­ның яратылышы, пәйгамбәр­ләр турында теләсә кем белән сөйләшеп булмый. Яшәү кө­чем калмаганда, җаным бушап, рухи азык эзләгәндә, намаз укырга гына түгел, вәгазь тыңларга – яшәү көче, рухи азык алырга мәчетләргә йөри идем.

Казан шәһәренең Борнай мә­четенең сәндерәсендә Гарәб­стан кызулары бер якта торсын, янып-пешеп, шабыр тиргә батып, көне буе ураза тотып, кич, төн буена вәгазь тыңлый, Коръән чыга, тәравих намазлары укый идек. Ару-талуны белмәс, авызлар кипмәс, ашыйсы килмәс, көч китмәс, көчебез, дәрт-дәрма­ныбыз көчле иде. Гел елмаеп йөрисе, яхшылыклар эшлисе генә килеп тора иде. Аннан соң Кол Шәриф мәчетенә күчендек. Ул төзелеп беткәнче безнеке, безнеке генә иде. Тапкан акчабыз шунда керә торды. Ал­лаһыма шөкерләр булсын, беркайчан да беркайдан да бер генә квитанция алмадым. Хәер, әҗе­рен бетереп ник сөйлим соң әле. Сез дә ул елларны онытмагансыздыр? Ике ел рәттән Татарстан кырларында, ул кырлар безнеке иде әле, гомер күренмәгән иген үсте. Мәчеткә саллы өлеш чыкты.

Җомга, тәравих намазларында Кол Шәрифтә алма төшәр урын булмас иде. Рамил, Рөстәм хәзрәтләрнең җаннарыбызга – май, йөзләребезгә нур булып ягыла торган вәгазьләреннән колаклар гына түгел, җаннар да рәхәтләнде.
Аллаһыдан илгә-көнгә игелек сорыйбыз. Күпләр хәтерлидер әле: ул елны җәй коры килде, бер көнне тәравих намазында Алла­һыдан яңгыр сорадык. Төнге бер тулганда мәчеттән чыксам, шул­кадәр матур, мул, бәрәкәтле яң­гыр явып үткән. Мәчет янында өйләребезгә кайтырга машиналар көтә. Бер якка кайтучылар берләшә, юл уңаеннан өйләргә бушлай алып кайталар. Казан шә­һәре җитәкчеләре 6-7 автобусны бушлай бирә. Рамил, Рөс­тәм хәз­рәтләр халыкны шуңа урнаштыралар. Хәерле юл теләп озатып калалар. Өйләргә кайтабыз, сә­хәргә дә ерак түгел, әзер­ләнеп сәхәр ашыйбыз, иртәнге намаз җитә. Булган бит, без бит аны күр­дек, бәрәкәтне, муллыкны, җан рәхәтен татыдык. Сагындыра, күзгә яшь килә. Бик сагындыра.

Шул рәхмәтле, бәхетле, бәрә­кәтле чакларны сагынып, тагын кабатлануын теләп, рухи азык, җан тынычлыгы эзләп мә­четләргә киләбез. Ә үзебез көн­нән-көн азаябыз. Кызык түгел, мәчеткә кызык эзләп килмиләр, киресенчә, кызганыч. Бүген мә­четләрдә кызыкмы, кызганычмы? Кызык сорау бу. “Әүлия зина кыламы?“ дигәнрәк. Әй, җүләр шундый сорау буламыни? Безгә­ме инде, кем булдык соң әле без, әүлия кадәр әүлияларны тикше­рергә?! 7 март көнне, бәйрәм алды, хатын-кызлар көне, яз, уяну, матурлык бәйрәме дип, барыннан да өстенрәк, ике гаеттән олырак җомга көн. Бөтен шартын китереп мәчеткә килдем. Рәхәтлек хөкем сөрә, елмаеп сәламлә­шә­без. Яшьләр, ирләр, ак чит ил машинасында килгән, тыйнак эш­мәкәр хатын-кызлар күп. Ат­на­дан-атнага халык арта. Тагын әле шунысы сөендерә: монда күбе­сенчә үз татарларыбыз йө­ри, вәгазьләр дә чын татарча укыла.

Ул көнне дә татарча укылды. Мин вәгазьләргә еш кына каләм, дәфтәр алып йөрим. Булдыра алган кадәр, лекция язган кебек язып барырга тырышам. Соңын­нан алып караган, өйрәнгән, язмаларымда файдаланган чакларым була. Бу җомга вәгазе дә бик матур башланып китте.

Бер авылда бер әүлия яшәгән. Ул бик тәкъва булган. “Бисмил­ләһ” әйтмичә җиргә басмаган, “бисмилләһ” әйтмичә, авызына ризык капмаган. Тәһарәтсез йөр­мәгән. Гел зикердә булган, тук­тау­сыз салаватлар әйткән. Кәра­мәтле булган, Аллаһ Тәгалә аның догаларын тоткарлыксыз кабул иткән. Кыскасы, изгеләрнең изгесе инде. Шул авылда өч бертуган ир-ат булган. Алар өчесе берьюлы сугышка китәргә тиеш икән. Менә шуларның 16-17 яшьлек сеңелләре булган. Шуны тәрбия­гә, күзәтчелеккә кемгә калдырырга белмәгәннәр. Әүлияга кал­дырырга булганнар. Ул исә бер дә алып калырга теләмәгән. Уйлаша торгач, мәчетнең азан әйтелә торган урыны янына кыз балага бер бүлмә әмәлләгәннәр. Әүлия кызга ашарга китерә башлаган. Ашарга, эчәргә китергән, тәрбия кылган. Шул чакта бу изгелекне күреп, җен ияләшкән. Әүлияны котыртырга, юлдан яздырырга тотынган. Ул шундый көчле, акыллы булган ки... Чү, бу вәгазьче җенне ник шундый мактый? Әйтерсең лә, вәгазьченең авызына кереп утырган да, сөй­ләтә дә, сөйләтә. Җен үзе вәгазь­че булып сөйли. Күрдегезме: ул нинди көчле һәм җиңүче. Ә әүлия иң түбән җанлы җан иясе. Ятим кыз бала белән зина кылуга барып җитә.

Бала туа. Аны үтерттерә. Мәчет йортына күмеп куйдыра. Ул гына да түгел, кыз­ның абыйлары кайтасын белгәч, җен әүлияны, алар сине үтерер, дип куркытып, кызны да үтертә, мәчет ихатасына күм­дерә. Шуннан соң җен әүлиядан: “Аллаһ юк”, – дип әйт ди, әүлия: “Аллаһ юк”, – ди. Шуннан соң инде җен: “Минем дә ул сүзне әйткәнем юк, син миннән дә кире икән”, – дип ташлап китә. Имансыз, динсез кеше­ләр янына җен килми, аларны бит юлдан яздырасы юк инде. Вәгазьче йомгак ясамакчы. Янә­се, җеннәр, шайтаннар бик көч­ле, хәтта әүлияларны да юлдан яздыра ала. Булгандырмы мондый хәл, булмагандырмы, мин барыбер мәчет мөнбәреннән сөйләнгән сүзгә ышанырга тиеш. Минем дә мондый вәгазьне “Тән­биһүл гафилин” дигән үткән гасырларда чит илләрдә язылган, мавыктыргыч сюжетлы булган безгә безнең телдә килеп җиткән китапта күргәнем бар. Ләкин бу вәгазь минем кебек башын кая куярга, кайдан рухи азык алырга белмәгәннәргә бү­ген бик ки­рәкме?

Әле бит тагын шундый бер куркыныч бар. Татарстанның бө­тен мәчетләрендә дә җомга вакытында бер төрле вәгазь сөй­ләнергә тиеш, имеш. Инде шулай итеп мәчетләребезгә дә вертикаль кердеме? Вәгазьне өстән төшерәләрме? Имамнарга нәрсә җибәрсәләр, халыкка шуны сөй­ләргә тиеш булалармы икән? Әгәр шулай булса, бөтен мәчет­ләрдә дә әүлияны хурлап, бул­дык­лы, уңган җенне мактап вәгазь сөйләндеме икән?

Татар халкы: “Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә”, – ди. Әүлия турындагы бу оятсыз әкиятне һич аңлый алмыйм, шул кадәр күбәйтергә ник кирәк булды икән? Җенне мактау нигә ки­рәк? Ул үз эшен, үз миссиясен тырышып, җиренә җиткереп үти инде. Үзе әйткәндәй, ул бит көч­ләми, бала да ясамый, үтерми дә, өйрәтеп, котыртып кына тора. Минем яныма да килә ул: төнге намазга уянсам, торма, ди. “Бигрәк ардым инде”, – дисәм, “Ястүеңне иртәнге якта укы”, – ди. “Нинди матур мәҗлес, эчмәс­сең, бер кырыйда карап кына уты­рырсың”, – дип затлы банкетларга өнди. Менә бу вәгазьне тың­лап, бик борчылып кайткач, утырып бер мәкалә языйм дигәч тә, күңелемә кереп утырды теге җен. “Язып нәрсә үзгәртәсең инде, сине кем ишетә, нәрсәгә кирәк?” – ди. Талаша әле. “Сиңа гына ошамый инде, үзеңне болай да яратмыйлар, язма”, – ди. Әй­терсең лә, ул мәкаләләрне мин үземне яратсыннар өчен язам?

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка да соңгы арада җен ияләште бугай. Дөрес булмаган әйберләрне күрә, дәшми. Хәер, әйтеп-әйтеп карады бит. Башлап вәгазь яза башлаганнарга да, Риза Фәхретдинне хурлап язарга ярамый, патша шикәр камышы кисми, Хаҗга да җәяү бармый, дип карады. “Көнләшә”, – диде­ләр. Каршы сөйләмәү, башкалар гаебен күрмәү тыныч яшим ди­гән кешегә яхшыдыр инде. Ләкин үләсе, гүрләргә керәсе, Аллаһ каршына килеп басасы бар. Анда нишләрбез? Китапларда, дөнья­лыкта әүлияларга каршы сугышу Аллаһының Үзенә каршы сугышуга тиң, дигәннәр.

Бер-бер артлы афәтләр, бәла-казалар килә башласа, башлады бит инде, нишлә­р­без? Безнең күз алдында уза: татар исламы тарихында егерме ел алтын чор булып алды. Күпме гүзәл вәгазьләр сөйләнде, күпме дин галимнәре, коръәнха­физлар күрдек. Меңнән артык мәчет тө­зелде, алар тулып торды. Күпме китап, Коръән таралды. Мәдрәсә шәкертләребезнең 3-4 елда туп­лаган белемнәре дә саф төпсез чишмә кебек. Менә шул тупланган байлыгыбызны халкыбызга матур, йомшак, аһәң­ле, уңай мисаллар белән җитке­рергә, мәчет­ләрне халык белән тутырырга, Аллаһының барлыгын, берлеген, бөеклеген аңла­тырга иде бит. Кая барып бәре­лергә белмәгән дин­дәшләремә вәгазьләр бик ки­рәк. Ләкин иске, кайдандыр кил­гән, кем язганы да билгеле булмаган һәм соңгы арада бик популярлашкан риваять­ләргә, мәзәк­ләргә генә нигезлән­гән вәгазьләр ки­рәкми. Әлбәттә, аларда матурлап, йокымсырап утырган кеше­ләрне уятып җи­бәрергә, тыңла­ганна­рын хәтердә калдырырга ярый. Бүгенге вә­газьләр күбрәк Коръ­әнгә (аять­ләргә, сүрәләргә аңлат­малар), хәдисләргә, фарызларга, сөннәт­ләргә, пәйгамбәр­ләр тарихына нигезләнгән булырга тиеш. Ислам дине татар халкының яшәү рә­веше, аерылмас халәте икәнен төшендерергә кирәк.

Бүген күп кенә вәгазьләрдә, хәтта китапларда искә алына торган җенне шулкадәр көчле итеп күрсәтергә тырышу бара. Минем бабай әйткәндәй, җен ул сүгенеп бер кычкырсаң да куркып кача. Кычытканлы авылыннан бер надан карт белгәнне әүлиялар да, вәгазь сөйләүче хәз­рәтләребез дә белә торгандыр, белергә тиештер бит инде. 


Шәехҗан Фәния ХУҖӘХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 43 | 21.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»