• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

27.02.2009 Җәмгыять

ВАЗЫЙХ ФАТЫЙХОВ: “ҖЫР САТKАНЫМ ЮK” (ФОТО)

Вазыйх Фатыйхов исеме җыр сөючеләргә яхшы таныш. Ул Балык Бистәсе районында чыга торган “Авыл офыклары” газетасы баш мөхәррире, 100 дән артык җыр авторы. Аның Габделфәт Сафин башкаруындагы “Соңгы кыңгырау” җырын тамашачы һаман яратып тыңлый. Сөйләшү барышында әлеге шигырьнең 67 куплеттан торганлыгы билгеле булды.

9 мартта “Уникс” концертлар залында Вазыйх Фатыйхов сүзләренә язылган җырлардан торган зур концерт булачак. Анда Габделфәт Сафин, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Рөстәм Асаев, Вил Усманов, Алсу Хәбибуллина, Илназ Минвәлиев, Алсу Әбелханова, Сәнифә Рангулова, Нурзадә, Асылъяр, Тамчыгөл, Гүзәл Җәләлова, Алия Хәмзина, Зөлфия Шәрифуллина, скрипкачы кыз Иркә, Чаллыдан Габидулла Хөрмәтуллин, Алмаз Ишморатов, Ришат Шәйхетдинов, Лилия Ризаева, Олег Фазылҗанов, Илсөяр Сафиуллина, Хәлим Җәләлов, Равил Шәрәфиев кебек танылган сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак.

 

– Концертта чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр шактый, – дип сөйләде Вазыйх абый. – Үзләре шалтыратып, катнашыйм әле, диючеләр дә бар. Кызганыч, Салават, Хәния булмый. Гастрольдә калалар. Аеруча Салаватта “Соң түгел”, “Өзгәләнмә”, “Бушка узган гомерләр”, “Багалмам” кебек матур җырлар бар.

 

– Бу сезнең тәүге концертмы?

 

– Әйе, якын дустым Габделфәт Сафин тәкъдим итмәсә, Казанда концерт оештырырга батырчылыгым җитмәс иде. Борчылма, булышам, диде. Уңышлы килеп чыкса, бу миңа тагын да ныграк илһам өстәр, иҗатыма канат куяр.

 

– Габделфәт Сафин белән сезне күптәнге дуслык бәйли бугай?

 

– Әйе, “Хафаланма” дигән тәүге җырымны зур сәхнәгә ул чыгарды. Аннан соң да шактый җырларымны башкарды. Ул бик кызык кеше, төнге сәгать икедә дә тема әйтеп шалтыратырга мөмкин.

 

– “Соңгы кыңгырау” ничек язылды?

 

– Мәктәптә укыганда Габделфәт тә, хатыны Рузилә дә укытучыларына гашыйк булып йөргәннәр икән. Минем һәм бер дустым белән дә шундый хәл күзәтелде. Ул дустым укытучы кызга өйләнде, бүген бик матур гомер кичерәләр. Өч балалары бар. “Менә сиңа тема”, – дип елмайды Габделфәт. Өч көн буе яза-яза шигырь 67 куплет булды.

 

Беркайда да ишетелмәгән 50 куплеттан торган шигырьне брошюра итеп чыгарырга булдык. Шуны концертка килгән һәр тамашачыга таратачакбыз.

 

– Заказга җырлар язасызмы?

 

– Соңгы вакытта заказга җыр язуымны сорап күпләр мөрәҗәгать итә. Күптән түгел Нурзадә шалтыратты. “Сары төс – сагыш билгесе, диләр. Шуның киресе турында шигырь яз әле”, ди.

 

– Түләү ягы ничек?

 

– Беркайчан да җыр сатканым юк. Шуңадырмы, кызымның туена да, үземнең 50 яшьлек юбилейга да бик күп җырчы кайтты. Алар да бушка җырлады.  

 

– Гаилә хәлегез?

 

– Хатыным Сания – Әтнә кызы. Һөнәре буенча икътисадчы. Пианинода, гармунда уйный. Бик матур җырлый. Җыр конкурсында җиңү яулаганы да булды. Мәҗлесләрдә төп җырчы. Минем сүзләргә язылган җырларны бик яратып башкара.

 

Кызыбыз Айгөл Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлады. Кияүдә. Тиздән оныгыбыз туарга тиеш. Улыбыз Азат КДУның юридик факультетында V курста белем ала. Балалар да музыкаль яктан сәләтле. Әниләре кебек пианинода уйныйлар.

 

– Сез гаиләдә ничә бала?

 

– Үзем генә. Мин тууга, әти-әнием аерылышкан. Әни кабат кияүгә чыкмады. “Улым, оялмыйча, теләсә кайсы ир-атның күзенә карап сөйләш. Мин бервакытта да гөнаһлы адымга бармадым”, дип гел әйтә. Аңа 76 яшь, туган ягым Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында яши.

 

– Вазыйх абый, Сезне гөлләр үстерергә ярата дип ишеттем.

 

– Бу сәләт миңа әнием Рәхиләдән бирелгән. Элек ул яран гөле үстерә иде. Бүген редакциядәге гөлләрнең саны йөзгә җитте. Хәтта өйдәгедән дә күбрәк. Туган көнгә һәрвакыт гөл бүләк итәләр. Мин оригиналь, кешедә булмаганнарын үстерергә яратам.

 

Гөлнең төрлесе бар. Агулы, тынны буа торганнарын бүлмәдә тотарга ярамый. Яфраклары саргаймасын өчен суны төбенә сибү мөһим.

 

Эштә шулай ук аквариумда балыклар, бакалар үрчетәм. Редакциябез Кама елгасы буенда урнашкан. Шулай бервакыт безнең эш яныннан балыкчы үтеп китте, күрәсең, рюкзагы тишек булган. Ул тоткан балыклар коелып бара. Соңыннан егетләр белән шуларны җыйдык та, аквариумга салдык. Язга чыккач, аларны кире елгага җибәрдек.

 

Вазыйх Фатыйхов киң күңелле, аралашучан кеше. Аның белән сөйләшеп сүз бетми. Һәр сорауга ихлас җавап бирә. Мунча керергә бик ярата икән. Киләчәктә океанны, Кубаны күрергә хыяллана. Очерклар китабы чыгарырга ниятли.

 

Д.Сәфәров фотолары.

 


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№18 (14820) / 20.03.2009 10:49:45

Ярата дип уйлыйм! Хотя, белмим?!!

№17 (14817) / 20.03.2009 10:31:13

Чэй яратучыга! Син яратуын яратасындыр, э ул-сине?????

№16 (14740) / 19.03.2009 13:38:28

Эле мин аны бик каты яратам да эле.....

№15 (14737) / 19.03.2009 13:33:24

концерт бик эйбэт узды. балык бистэлелэренэ бик тэ ошады.... узе дэ ничава куренде...

№14 (13725) / 03.03.2009 00:04:27

Вазыйх абыйның концертына билет каян алып була икән, берәрегез белмиме? Алдан ук рәхмәт.
Вазыйх абыйга иҗади унышлар телим. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын! Ямсез сүзләрне бары тик Сезне белмәүче һәм көнләшүче кешеләр генә әйтә ала. Ә андыйларга игътибар бирү кирәкми.

№13 (13644) / 01.03.2009 20:44:20

Балык- бистэсе районы егете Вазыйх Фатыйхов!!! Тагы ни кирэк??? Бездэ генэ хэм бу арада гына РТ унганнары.

№12 (13613) / 01.03.2009 07:24:48

КЛ Э хэрефе генэ шул милэушэ-надан син конче икэн!!!!!!! барыбер безнеке инде!

№11 (13605) / 01.03.2009 03:27:10

Сатыргаең. Әллә качан баеп бетәр идең, Кубаны инде биш урап кайтаең.Сат, оят түгел лә ул. Әнә Ләйлә дә сатуын яшерми башлады, өч тиенлек җырларын 5 тиенгә сатып ята, джип алган ди. Салават любой җырга 50 мең җәлләми ди! Сорамаганга бирмиләр!

№10 (13578) / 28.02.2009 19:32:45

Этнә кияве түгел - Әтнә кияве ул Вазыйх.

№9 (13573) / 28.02.2009 17:49:06

Милэушэ, "Минем водителем Рузалиянен "
БЭРЭКАЛЛА! ХЭЗЕР ВОДИТЕЛЬ итеп хатын-кызларны да ал башладылармын инде?

№8 (13572) / 28.02.2009 17:44:01

Минем водителем Рузалиянен авылдашы Вазыйх- безнен авыл кияве шул ул. Авылда чибэрлеклэре унганлыклары б-н дан тоткан 5 бертуган кызнын ин чибэрен бирдек без ана....Ирне бар иткэн дэ юк иткэн дэ хатын-кыз инде. Шуна курэ ижади унышлары б-н ул этнэ тобэгенэ дэ БУРЫЧЛЫ!

№7 (13570) / 28.02.2009 17:15:09

Әфәрин Вазих абый! Сезне матбугат сайтында күрүемә бик шатмын.
Балык бистәләре әйдәгез, языгыз инде,якташларны үз итик.

№6 (13561) / 28.02.2009 13:33:36

Молодец Вазих абый . Сезне матбугат сайтында куруемэ бик шатмын.
Балык бистэлэре эйдэгез языгыз инде,якташларны по-жать итик.

№5 (13536) / 27.02.2009 21:31:35

Якташ каләмдәшкә күп сәлам. Туган көннәрең матур узсын Вазыйх! Татар дөньясын матурлаганың өчен зур рәхмәт!

№4 (13531) / 27.02.2009 20:45:19

№3 (13530) / 27.02.2009 19:54:07

7 март көнне кичке унда "Яңа гасыр" радиосы кунагы - Вазыйх Фатыйхов!

№2 (13514) / 27.02.2009 14:56:27

ӘЛЛӘ НИНДИ ТАЛАНТЛЫ КЕШЕЛӘР БАР ИНДЕ.КӨНЛӘШӘМ МИН АЛАРДАН...

№1 (13510) / 27.02.2009 14:36:14

Афәрин Вәзыйх!Җырларыңны әллә ни тыңлаганым юк, шулай да әңгәмәне укыгач гади, тыйнак кеше дигән уй калды. чын талантларга гына хас сыйфатлар.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar