поиск новостей
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.11 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.11 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Ноябрь
  • Зөлфәт Зиннуров - шоумен
  • Илсур Айнатуллов - җырчы
  • Хәбир Ибраһим - язучы
  • Наил Ишмөхәммәтов - журналист
  • Алинә Сидеева - актриса
  • Шамил Апанаев - рәссам
  • Фәрит Сәйфелмөлеков (1930-2016) - язучы
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
Архив
 
25.03.2014 Юмор

Кирәкми культур-мультур! (Монолог)

Вакыт җитте, җәмәгать, вакыт җитте! Шундый авыр кризислы чорда кәмит кылып ятмаек. Хватит! Шайтаныма да кирәкми сезнең культура-мультура учаклары, чалбарсыз йөргән балет-операларыгыз! Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәтләрегез һәм башкалар. Театр-балетларга түгелгән тиеннәрне башка чараларга куллансакмы! Илдә алга китеш булыр иде. Ә сез, җәмәгать, мәдәниятне төрле рекламалар, хәбәрләр биреп күтәрмәкче буласыз!

Шул дәрәҗәгә төшерелгән мәдәният күтәрелми инде ул! Аннан соң нәрсәгә кирәк инде ул күтәрелгән хәерче мәдәният. Әнә бит, культур-мультурлары әллә ни булмаса да, илдә күпме миллионерлар, миллиардерлар артты. Бу бит үзе зур үсеш мәдәниятсез илдә. Кирәкми, җәмәгать, безнең дәүләткә культура! Нәрсә, нәрсә, культурасызлык аркасында «СПИД» белән чирләүчеләр бер миллионга җитте дисезме? Менә шулай шул! Әгәр дә теге культурага түгелгән тиеннәргә күп итеп презерватив алсак, мәктәпләргә, уку йортларына, завод-фабрикаларның проходнойларына өеп куяр идек. Чирләүчеләр дә ул кадәр үк булмас иде. Йә, булмаса, күпме табут алырга җитәр иде. Беребез дә мәңгелек түгел, җәмәгать. Нәрсә, нәрсә?! Ел саен илебездә 1000 яшь бала көчләнә дисезме?! Менә шул-шул! Теге акчаларга сакчылар яллап, мәктәп саны, балалар бакчалары, тыкрык, подъезд саен куйган булсакмы! Шундый чакта культур-мультур диеп ятасыз. Әйтик, статистика буенча, төрмәләрдә өч миллионнан артык җинаятьче утыра. Әгәр дә без аларның анда яшәү шартларын яхшыртсак, ресторанда туклану, сауна, бассейннар, аракы-тәмәке белән тәэмин итсәк, мәңге чыкмас иде алар безнең илнең мәдәниятле тормышына. Җинаятьчелек күзгә күренеп кимер иде. Әйе, бар, өч миллионнан артык наркоман бар. Хисапка кермәгәне күпме икән. Менә бит мәсьәлә кайда! Аларның бөтенесен бергә туплау юлы бар, җәмәгать. Шартлар тудырып, ягъни шәһәрчек төзеп, бушлай наркотиклар өләшсәкме, ут яктысында җыелган саранча кебек җыелачаклар. Күпчелеге шунда кырылып бетәчәк. Ә теге дистә миллионлаган алкашларга килгәндә, Себергә урман кисәргә җибәрәбез. Эшләсеннәр, эчәселәре килсә. Нәрсәгә аларга культура, бир аракы, эшләсен, эчәсе килсә. Хәле хөрти булса, тагын салып бирәсең. Кирәкми аларга культура, ә сез көчләп такмакчы буласыз. Күпме акча чүпкә китә!

Әле ул гына да түгел, затлы сарайлар, биналар, театрлар бушап кала! Буш ятмасын өчен, сату-алу эшләрен ачып җибәрәбез! Кайберләрендә кишер-суган, кәбестә-чөгендер саклыйсың! Артистларны кабул итеп тору эшләренә билгелисең. Күпме экономия, җәмәгать! Кирәкми безнең илгә культура белән сәнгать. Бетсәк, тизрәк бетик! Менә шулай, җәмәгать.
 


Рәдиф СӘГЪДИ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы