• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 05 Июль Ләйсән Сөнәгәтова
  • 05 Июль Ләйсән Таишева
  • 05 Июль Мәсгут Имашев
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
  • Казан шәһәрендэге Бр.Касимовых, 22/7 адресы буенча урнашкан тулай торактан 18 кв.м. бүлмә озак вакытка арендага бирелә. 4 катта. Кер юу машинасы,холодильник. Якында метро, базар, кибетләр, автобуслар тукталышы. Бәясе 9000 сум. т.89274406462
  • Казанда Грузчик,Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
 
 

 
Архив
 

               

24.03.2014 Мәдәният

Рәшит Сабиров: "Сүз остасы булу – зур җаваплылык"

Җырчылар күп, ә менә сүз осталары кими бара, сөйләү жанры һәрвакыт кирәк, ди билгеле алып баручы, артист Рәшит Сабиров. Танылган сүз остасы белән әңгәмә кордык.

– Рәшит әфәнде, хәзерге вакытта нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

– Мин һәрвакытта да үз эшемдә. Менә 37 ел инде сәхнәдә. Хәзерге вакытта да концерт эшләре белән мәшгуль. Соңгы вакытта Нәфкать Нигъматуллин, Зөһрә Шәрифуллина белән эшләдем. Барс Медиа үткәргән яшь җырчылар катнашында Әлмәттә, Чаллыда үткән популяр җырлар, хитлар концертларын алып бардым. Татарстан буенча гына түгел, Русия өлкәләренә дә чакырып торалар. Гел шундый актив, иҗади хезмәт белән яшәп торам.

– Шундый тыгыз графикта эшләвегез нигә бәйле, исемегезне халык онытмасын өченме, әллә башка сәбәпме?

– Сүз осталары алар һәрвакыт сөйлиләр. Сөйләү жанры ул һәрвакытта да кирәк. Җырчылар бик күп, ә менә нәфис сүз осталары булырга теләүчеләр бик аз. Мин үзем дә карт түгел әле, үз эшемне калдырырга уйламыйм. Әйтәләр бит: "Сөйләүчене үлгәч өч көн күмәргә ярамый, гомер буе сөйләгәнгә аның өч көн буе әле теле сөлкенеп ятыр". Шуңа күрә иҗади яктан да, физик яктан да безне күмәргә иртә. Әле безгә эшләргә дә эшләргә, иҗат итәргә, телебезне сакларга.
Нәфис сүз остасы булып эшләү өстәмә җаваплылык та әле ул. Бу өлкәдә эшлисең икән, телнең камиллеге турында уйларга кирәк. Сүз осталары алар үрнәк булырга тиеш. Безнең телебезне саклау үзебездән тора. Мин татар теле сагында иҗат юлы башыннан ук торам.

– Артист булып китү тарихы гадәттәгечә бала чактан укмы яки тормыш үзе сезнең өчен хәл иттеме?

– Мин 7нче сыйныфта ук артист булырга карар кылдым. Шул вакыттан ук Казан театр училищесына артист буласым килә дип хатлар язып яттым. Мин үзем Яшел Үзән районы Бәчек авылыннан, Олы Ачасар урта мәктәбендә укыдым. 9нчы сыйныфта укыганда, Каюм Насырый туган авылына, Кече Шырданга спектакль белән бардык. Спектакль беткәч минем яныма бер апа кереп: "Энем, сиңа артист булырга кирәк", диде. Шул миңа зур этәргеч булды. 1972 елда Казан театр училищысына документларымны бирдем, барлыгы ул елны 160 кеше гариза язган. Ике группага бүлеп 44 кеше алдылар, шулар арасында мин дә бар идем. Укып бетергәндә 21гә калдык.

– Әгәр театр училищесына кермәгән булсагыз, укырга кая барыр идегез?

– Мин театр училищесына кермәгән булсам, пешекчелеккә укырга кергән булыр идем. Чөнки без бай яшәмәдек, әтием гадел кеше иде, беркайчан да урлашмады. Гаиләбез күп балалы булды, ашарга каты-коты гына. Пешекче булсам тук йөрермен дип уйлый идем. Пешергәндә бер-ике тапкыр тозын кабып карасаң тамак туярлык була.

– Сезнең белән бергә укыган курсташлар да үз һөнәрләрендә эшлиләрме?

– Әйткәнемчә, укып бетергәндә 21 генә калдык. Аның сәбәбе: "Мастерство актера" дигән фән бар иде, ул төп фәннәрнең берсе. Мастерстводан икеле алдыңмы, укуны дәвам итә алмыйсың, димәк синдә талант юк. Бүгенге көндә шул 21 кеше арасыннан үз һөнәребез буенча мин, Гүзәл Мостафина, Гөлүсә Җәмалиева һәм Гөлсинә Усманова гына эшлибез.

– Әгәр дә тормышны яңадан башларга мөмкинлек булса, сез үзегезнең һөнәрегезне яңадан сайлар идегезме?

– Әлбәттә, шушы ук һөнәрне сайлар идем. Бу авыр һөнәр, гел юлда булдык, өйгә 3-4 айлар кайтмаган вакытлар булды. Юлда йөргән кешенең йокысы да йокы түгел, нинди генә кунакханәләрдә тормадык. Юлда нәрсә очрый, шуны ашап тик йөрдек. Юл кырыендагы кафелардагы мәче, эт итләрен без генә ашап бетердек.

Сәнгать бик авыр әйбер ул. Элегрәк клубларда салкын иде, халык тун, итек киеп утыра, ә без юка ефәк күлмәкләрдән, түфлиләрдән концерт куябыз. Сәнгать корбаннар сорый. Ярты сәламәтлек шунда бетте. Ничек кенә авыр булса да, түздек. Чөнки безнең максат бар - татар халкына, милләтебезгә, сәнгатебезгә хезмәт итү. Шулай да мин үз һөнәремне яратам, гомумән үземне сәнгатьтән, сәхнәдән башка күрмим.

– Сез дөнья хәлләре белән кызыксынасызмы? Украина, Кырым хәлләре турында ни уйлыйсыз?

– Дөнья хәлләре белән һичшиксез кызыксынам, Украина хәлләре бик борчый. Телевизордан хәбәрләр карап кайгырып утырам. Күпме гаепсез кешеләр, милиция хезмәткәрләре үлделәр. Кызганыч, бик кызганыч.

Инде мин болай дип уйлыйм: Син халык тарафыннан сайлап куелган президент икән, синең кулыңда хакимият, армия, димәк син парламентны да, илеңне дә, үзеңне дә сакларга тиеш.

2013 елда хәлләр кискенләшә башлагач ук Янукович илдә тәртип урнаштыру чараларын күрергә тиеш иде. Янукович үзенең йомшаклыгы белән Украина халкын, халыкара хәлләрне, Русияне авыр хәлдә калдырды. Ә менә Кырымга килгәндә, безгә кушылырга теләүләре һәм кушылулары бик дөрес карар. Дөньялар тыныч булсын иде, сугышлар булмасын, халыклар тату яшәсен!  

Рөстәм ИСХАКЫЙ
Азатлык
№ | 23.03.2014
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№11 (872443) / 25.03.2014 23:09:26

Укучы!!! Рэшит Сабиров бик горур хэм дорес кеше, шул ук вакытта талантлы интеллигент кеше. Судка ни сэбэпле чакырылуын белешми торым сойлэмэгез!

№10 (872429) / 25.03.2014 20:49:59

Рәшиткә сүз әйтмәгез, ул кагылу-сугылуларга бөгелеп төшә торганнардан түгел. Ул дөреслек юлында булды, шуңа да, таланты өчен дә, ул нинди генә булса да без аны барыбер хөрмәт итәчәкбез. Ул милләтебез горурлыгы!

№9 (872408) / 25.03.2014 13:30:47

Ай аллам, суз остасы дип инде, шул суз остасы булганы очен судларда чаптырып йорттелэр тугелме сон инде? Гафу утенеп язып чыккан иде бит, лично узем укыдым. Хэзер сабак алган шикелле куренэ, узе турында гына яздырган. Донья безне узгэртте, тыкшынмаска ойрэтте!!!!!!

№8 (872403) / 25.03.2014 09:08:52

Урыс сәхнәсеннән үрнәк алалар. Анда бертуктамый теша дип сөйләгәннән урыс халкы ире-хатыны ахахайлап көлеп утыралар. Теша бит инде ул кемнеңдер әнисе, хатыны, ахыр чиктә үзләре дә булачак тешалар. Ничек итеп үз-үзеңнән, үз әниеңнән көлеп утырып була торгандыр, аңламыйм. Бу факт үзе үк бу дөньяның пычракка батканын, халыкның надан икәнен күрсәтеп тора. Халык аң ягыннан бераз югарыга күтәрелми торып, мондый күренешләр җәмгыятьтә бетмәячәк, халык аңы күтәрелсен дисәк, мондый ямьсез, арзанлы юморны сәхнәдән төшерергә кирәк.

№7 (872402) / 25.03.2014 09:03:39

Тарихта гыйбрәт алыр әйберләр бар инде. Үз заманында нәфис сүз осталары Җәлилнең "Хат ташучы"сы кебек әсәрләрне дә укып йөргән. тамашачы "кызык түгел" дип ташлап чыгып китмәгән. Эш бит артистның осталыгыннан тора.
Осталык дигәннән, яңа буын артистларда да талант ташып тора ул. Тик аларга остазлары укырга вакыт та калдырмый кебек: укучылары да, укытучылары да гастрольдән кайтып керми бит. Хәзер укыту шулай булырга тиеш күрәсең.

№6 (872400) / 25.03.2014 08:45:32

Рәшит Сабиров кебек сүз осталары юк хәзер. Сәхнәгә арзан юмор белән чыгалар.Бертуктамый хатын-кыздан көлүләре әрнетә. Аналарны ничек шулай мыскыл итәргә була? Җәвит Шакировка да җитдиерәк булырга, теша дип авыз чайкаудан туктарга вакыт.

№5 (872399) / 25.03.2014 07:14:12

Әзәл Яһудин, Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов кебек сүз осталары юк инде ул. Рәшит әфәнде дә аларның эшен дәвам итәргә тырыша. Рәхмәт. Бүгенге "сәхнә йолдызлары" күбрәк маймылланалар, кеше көлдерергә тырышалар.Мәгънәле әсәрләргә тешләре үтми. Мансур әфәнде әйткәнчә, профессиональ әзерлекләре түбән. Сәхнәгә ялангач кына чыгасылары калды. Тамашачы тагы да шәбрәк көләчәк.

№4 (872397) / 24.03.2014 22:56:18

Югалттык шул бу араларда... Пародистлар булмаса, онытып та куюың бар. Озын хикәяләрне укучы буларак бер ялгызы гына калды түгелме?
Рөстәмгә азрак иҗат лабораториясе белән кызыксынырга иде:кемнәр яза аның өчен? Хикәя бәяләре дә җырлар кебек 10-30 меңме? Әңгәмә ничектер урамда очрашканда гына сөйләшкән кебегрәк килеп чыккан. Артист әйткәннәр ышандырырлык. Чыннан да авыр аның хезмәте. Хәзерге кәмитчеләрнең бу жанрга тотынырга куркуларын да аңлап була: эш тамашачының озын хикәяләр тыңларга әзер булмавында түгел, ә ул артистларның җитәрлек профессиональ әзерлексез булуында!

№3 (872393) / 24.03.2014 22:09:39

мөслимдә нәрсә булган? нинди ялкынлы чыгыш ясады.

№2 (872389) / 24.03.2014 21:33:59

Рэшит туган бер дэ ТНВ каналында куренми.Кемнен койрыгына басты микэн?

№1 (872385) / 24.03.2014 21:06:45

Мослимдэге ялкынлы чыгышыннан сон,авырга туры килэ инде,Рэшит абыйга.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте