23.03.2014 Җәмгыять
Ачыш ничек ясала?
Заманында Советлар Союзы уйлап табулар саны буенча алдынгы рәтләрдә барган. Олылар да, балалар да яңа әйберләр уйлап тапкан, фән һәм техника үсешенә зур өлеш керткән, бу эштә актив булган. Хәзер исә дөньялар үзгәрде – Россия өлешенә елына нибары 23-24 мең патент туры килә. Алга киткән илләрдә, мәсәлән, Япониядә – 300 мең! Шундый зур аерма нидән килеп чыга икән? Бәлки, идеяләрне вакытында теркәргә онытабыздыр?
Патентларның ике-өч проценты гына табыш китерә
Уйлап табу дигәндә, самолет яки кораб кебек гасыр ачышын күз алдына китерәсе түгел. Гади генә чынаякның тоткасы ошамый башлый һәм аны уңайлырак формада эшләү фикере башыгызга килә икән, менә бу инде ачыш! Яки компьютер «тычкан»ын камилләштерергә мөмкин дип санасагыз, аның яңа төренең рәсемен ясап күрсәтсәгез, монысы да яңалык! Әмма бу «ноу-хау»ның башка авторлары да пәйда булмасын өчен, шундук Татарстанның Уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр җәмгыятенә йөгерергә кирәк. Анда яңалыкның дөньяда бердәнбер булу-булмавын тикшерәләр, ачышны теркәү эшендә булышалар һәм кәгазь мәшәкатьләрен ерып чыгарга да ярдәм итәләр. Ә бу ике көнлек уен-муен эш түгел, патентны кулга алганчы ким дигәндә ике ел вакыт үтә. «Ул патент белән нишләргә соң?» – дияр күпләр. Патентны зур акчага сатып була. Аны эшмәкәрләргә тәкъдим итүне, кызыксындыруны Уйлап табучылар җәмгыяте үз өстенә ала. Билгеле, әгәр дә ачыш әһәмиятле дип табыла һәм көнкүрештә урын алырлык була икән... Ачышның авторы тарих битләренә кереп калудан тыш, әле дөньядагы иң бай кешеләрнең берсенә дә әйләнергә мөмкин. Патент – шәхси милек, берәүнең дә аны хуҗасы рөхсәтеннән башка кулланырга хакы юк. Әлбәттә, һәр уйлап табуның өеп акча китерәчәгенә өметләнеп булмый. Япониядә, мәсәлән, барлык патентларның нибары ике-өч проценты гына табыш китерә.
«Белемле булу мөһим»
– Гадәттә, уйлап табучылар – табигатьләре буенча кызыксынучан кешеләр. Күбесе шәһәрдә яшәүчеләр, – ди Татарстанның Уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр җәмгыяте президенты Мөхәммәт Әюпов. – Белем туплау да әһәмиятле роль уйный. Урта белемле Михаил Калашников беренче ачышын ясаганнан соң, югары белем алуны хуп күргән, техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә кадәр үскән. Әгәр шушы өлкәдә белемен арттырмаган булса, бүгенге көндә дә алыштыргысыз саналган автомат җыелыр иде микән? Татарстанда әлегә революцион ачышлар ясалганы юк. Җыела торган урындык, куркынычсыз розетка, теннис уены өчен тренажер кебек әйберләргә патентлар бар... Совет заманында 9нчы сыйныф укучысы ачыла торган күпер урынына борыла торган күпер патентлаган иде. Әмма ул бүгенге көнгә кадәр кулланышка кермәгән, чөнки проектта зур сумма турында сүз бара.
«Физика законнары да яңара»
Ньютонның башына алма төшкәч тә Җирнең тарту көче табылган кебек, андый мөһим законнар келт итеп, урамнан кайтып барганда очраклы гына туарга тиеш дигән сүз юк. Идеяләр еллар буе уйланып йөргән бер кешедә генә түгел, ә тулы команданың тырышлыгы, эзләнүе нәтиҗәсе булырга мөмкин.
– Күренекле татар галиме Садрислам Миңнуллин транспортның йөрү механизмына кагылышлы ачыш ясады, – дип дәвам итә Мөхәммәт Йосыф улы. – Ләкин моны фәнни яктан берничек тә аңлатып булмый иде, чөнки бу ачыш танылган галим-механик Иван Артоболевский теориясенә каршы килде. Әмма Садрислам тиз генә бирешмәде, ачышын дәлилләү өчен машинаның кечкенә моделен ясады, академик һәм профессорлардан торган Мәскәү комиссиясенә кадәр барып җитте. «Юк, бу механизмның эшләве мөмкин түгел!» – диделәр башта аңа бертавыштан. Шуннан соң автор механизмның кечкенә моделен чыгарып, эшләтеп күрсәткәч, барысы да шаккатты. Галимнәр: «Артоболевский теориясе китабыннан 100нче битне төшереп калдырырга!» – дигән карарга килде, ә Садрислам Миңнуллин исә патентка ия булды.
«Трактор уйлап таптым»
Ринат Нуруллин, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, ТРның атказанган уйлап табучысы:
– Төрле өлкәләргә караган 75 уйлап табуым бар. Тау битендә эшли торган тракторлар, ургыч, комбайн өлешләре, роторлы кискеч аппаратлар... «Органик гадәттән тыш югары үткәргеч» – нанотехнологияләр өлкәсендә дөньяда иң беренче казанышлардан булгандыр. Энергетика университетында эшли башлагач, яктылык бирү ешлыгын үзгәртеп, лазер ярдәмендә организмны дәвалау ысулларын уйлап таптым. Кечкенәдән кызыксынучан идем. 1967 елда, әле безнең илдә шарчыклы ручкалар кулланышта булмаганда ук, бакыр көпшә башына шарчык куеп, эченә трактор мае агыздым да, шуның белән язып булуын ачыкладым. Баксаң, шарчыклы ручка аңарчы дистә еллар элек үк Америка галиме тарафыннан уйлап табылган икән. Патентны алгач, ачышның кулланышка керү-кермәве мөһим түгел, дип саныйм. Уйлап табучылар әйберне вакыт үткән саен яхшырта, аңа яңалык кертә бара, алгарыш тукталмый – шунысы әһәмиятле. Һәр уйлап табуны тормышка ашырырга кирәк дигән сүз юк, җитештерүгә кертү алдыннан аның иң камил вариантын табарга кирәк.
Узган ел Кукмара районы Уразай авылында яшәүче 7нче сыйныф укучысы Сәйдәш Мифтахов күркә чебешләрен тернәкләндерә һәм үстерә торган брудер уйлап тапты. Электробрудер берьюлы 35-40 чебигә исәпләнгән, егет аны ярты ел эчендә ясап куйган. Хәзерге вакытта Сәйдәш әлеге уйлап табуына патент алу мәшәкате белән йөри. «Шуңа игътибар иттем: кошларның тәпиләре өшемәсә, чирләмиләр. Брудер ясаганда, беренче чиратта, идәне җылы булсын, дидем», – ди Сәйдәш. Егетнең тагын бер үзенчәлекле ягы бар: нәрсәгә дә булса тотыныр алдыннан ул бизнес-план төзи. Табыш китермәслек әйбергә алынмый.
Ринат Нуруллиннан киңәшләр:
1. Һәр мәктәп баласы уйлап табучы була ала.
Моның өчен кызыксынучанлык һәм тырышлык таләп ителә.
2. Идеянең уйлап табумы, юкмы икәнлеген ачыклау өчен
дөньяда эшләнгән техник ачышлар тарихы белән даими
кызыксынып торырга кирәк.
3. Уйлап тапкан әйбереңне патент алып, яклый белү дә мөһим.
Сан
Һәр өч минутта дөньяда уйлап табуга ике патент теркәлә
Бәйге
«Безнең гаилә – уйлап табучы!»
«Гаилә һәм мәктәп» журналы да кечкенә галимнәрне, уйлап табучыларны барлый!
Татарстанның уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр җәмгыяте белән берлектә, «Безнең гаилә – уйлап табучы!» дигән бәйге игълан итәбез.
Ачыш һәм идеяләрегезне аңлатып, адрес һәм телефоннарыгызны күрсәтеп, редакциягә юллагыз. Бәйгегә журналның октябрь санында нәтиҗәләр ясалыр. Кызыклы ачышларны бүләкләп кенә калмабыз, уйлап табучыларны патентлы итү юлларын да күрсәтербез. Кем белә, бәлки нәкъ сез тудырган яңалык бар дөньяга яңгырар, фәнне алга җибәрер, көндәлек тормышта алыштыргысызга әйләнер?!