поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
22.03.2014 Икътисад

Татарстанда эш хакы ничек үзгәргән?

Татарстан халкының чи­ре­генең хезмәт хакы минималь кулланучы бюджетыннан, ягъни 10 мең 987 сумнан түбән. Узган ел республикада чынбарлыктагы эш хакының үсеш темпы – 2 тапкырга, ә акча кереме күләме 6 тапкырга кимегән.

Бу хакта кичә Профсоюзлар федерациясе советы утырышында федерация рәисе Татьяна Водопьянова белдерде. Әлегә Татарстан Россия төбәкләре арасында эш хакы күләме буенча – 29, ә Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Икъ­тисадның үсеш темплары акрынайса да, республика халкының кәгазьдә күр­сәте­лә торган акча кереме 8,7 процентка арткан. Бу күрсәт­кеч 26,1 мең сумга тигез. Ә уртача хезмәт хакы узган елда 12,9 процентка күбәйгән һәм 26 мең сумга җиткән.

Шул ук вакытта Татарстанда уртача хезмәт хакы кулланучының минималь бюджетыннан кимрәк булган оешмалар саны да ки­мегән. Ә минималь кулланучы бюджетыннан тү­бән хез­мәт хакы алучылар саны былтыр 9 процентка азайган. 2013 елның ахыргы чи­ре­гендә республикада минималь кулланучы бюджеты күләме 10 мең 987 сум дип билгеләнгән иде. Бүген Татарстанда 250 мең кеше шушы күрсәткечтән кимрәк акча алып эшли. Татарстанда хезмәт хакы бурычы һаман югары булып кала бирә. 1 мартка алынган мәгъ­лүмат буенча, бурыч 175 млн сумга җиткән. Әлеге күрсәт­кеч буенча Татарстан – Рос­сиядә беренче урында. Икенче урында – Мурманск өл­кәсе (172 млн сум), өчен­чедә – Камчатка крае (133 млн сум). Россиядә тоткарланган хез­мәт хакы күләме 1 мартка 2,665 млрд сумга тигез.

---
Ватаным Татарстан
№ 39 | 19.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы