поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.03.2014 Экология

Татарстанда кайсы авылларга су басу куркынычы яный?

Татарстанның кайбер районнары быел да язгы су ташу “һөҗү­ме”нә дучар ителергә мөмкин. Хәзерге вакытта республика­ның 42 районында урнашкан 216 торак пунктка шундый куркыныч яный. Биредә 19 меңләп кеше яши. Бу торак пунктлар, нигездә, Идел, Кама, Зөя, Казансу, Нократ, Ык, Минзәлә, Сөн, Кече Чирмешән елгалары янәшәсендә урнашкан.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Николай Стружко сүз­ләренә караганда, торак пунктлардан тыш быелгы ташудан 75 чакрым автомобиль юлы һәм 36 күпер, 48 социаль яктан әһәмиятле һәм 27 икътисадый объектның да зыян күрүе ихтимал. Узган ел Апас, Югары Ослан, Биектау һәм Кайбыч районнарында урнашкан 17 торак пункт, өч юл участогы һәм ике күпер су астында калган иде.

Республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында яңгыраган мәгълүмат­лардан күренгәнчә, хәзерге вакытта туфракның дымлылык дәрәҗәсе һәм кар запасы күләме уртача еллык күрсәткечләрдән артып китә. Шуңа күрә быелгы ташу вакытында су, узган ел белән чагыштырганда, 20-60 сантиметрга биегрәк күтәре­ләчәк. Куйбышев сусаклагычындагы суның биеклеге дә быел 271 сантиметрга артыграк.

Түбән Кама сусаклагычында да шул ук хәл күзәтелә. Әйтергә кирәк, быелгы яз Түбән Кама халкы өчен аеруча куркыныч булырга охшап тора. Татарстан Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгы Константин Слободюкның сүзлә­ренә караганда, су ташу аркасында Красный Ключ бистәсендә урнашкан 12 чакрымлы дамба да куркыныч астында. Су 59 метрдан да биеккәрәк күтәрелә калса, 30 ел дәвамында 25 мең бакча участогын һәм “Ильинка” спорт-мәдәни комп­лексын язгы ташудан саклап торган дамба ишелеп, бер меңнән артык кеше һәм 380 баш мөгезле эре терлекнең зыян күрүе ихтимал. Идарә башлыгы ташу вакытында Кама суының нинди биеклеккә кү­тәреләчәген фаразлавы кыен икә­нен дә искәртә. Ул Түбән Кама, Вот­кинск һәм Ульяновск ГЭСларындагы су күләменә бәйле.

Константин Слободюкның сүз­ләреннән аңлашылганча, дамба­ның критик халәттә булуы турындагы мәсьәләне соңгы елларда берничә тапкыр күтәреп караганнар. Нәтиҗәсе генә булмаган. Дамбаның исә ел саен берәр метр өлеше ишелә барган. Быел биредә, гадәттәгечә, яр ныгыту эшләре башкарылган. Узган елгы ташу вакытында Шәңгәлче авылы зыян күргән. Быел, дамбаны вакытында ныгыту аркасында, әлеге авыл җирлегенә су астында калу куркынычы янамый.


2014 елгы ташуга әзерлек йө­зеннән республика казнасыннан барлыгы ике миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 6,6 миллион сумга күбрәк. Ләкин шуңа да карамастан, республиканың күп кенә районнары язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрү эшенә салкын караган. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Николай Стружконың сүзләренә караганда, Югары Ослан, Алабуга һәм Спас районнары су корылмаларында әле һаман төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Респуб­ликаның 23 районында елга юллары чистартылмаган булса, тагын 9 районда су үткәрү торбалары пычрак һәм чүп-чардан арындырылмаган.

Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итүенчә, апрель аеның беренче декадасында, га­дәттәгечә, елгаларда боз китә башлар дип көтелә. Куйбышев сусаклагычы исә апрель уртасына кадәр тулысынча чистарачак. Республи­каның баш метеорологы бу фа­разларның тулысынча чынга ашмаска мөмкин икәнлеген дә ис­кәртә. Һава торышы чамадан тыш артык җылытып җибәрсә, йә булмаса явым-төшем күп булса, ел­галарның судан арыну вакыты үз­гәрергә дә мөмкин. Якын арада республиканың 12 районындагы сулыкларда боз шартлату эшләре башланып китәчәк.

Министрлыкта язгы ташуга тулы куәткә әзерлек барганда, халык арасында бүген-иртәгә кузгалырга торган боз өстенә аңлы рәвештә керүчеләр җитәрлек. Бу эшне тагын да катлауландыра. Әле күптән түгел генә Минзәлә районының Ык елгасында боз астына киткән ”УАЗ”автомобилендәге биш пасса­жир­ның икесе генә исән калган. Бу көннәрдә Кабан кү­лендә боз астына төшеп киткән өлкән яшьтәге ир-атны коткардылар. Казансу елгасында балык тотып утыручы ир-атларны әле дә очратырга мөмкин. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2014 ел башыннан Татарстанда унөч боз астына төшеп китү очрагы теркәлгән. Ун кешенең гомере өзелгән. Араларында яшь сабый да булган.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны әнә шундый язгы фаҗигаләрдән сакланырга чакыра. Балыкчыларга да яраткан шөгыленнән туктап торырга вакыт.


Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.03.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»