поиск новостей
Көн мәзәге
  • Җәй ул эшкә барган арада кояшта кызыну чоры.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
Архив
 
21.03.2014 Мәдәният

Әлфия Авзалованың кызы: «Үземне әтисез дип хис итмәдем»

Бүгенге көндә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова кадер-хөрмәттә яши икән, анда өлкән кызы Гүзәлнең өлеше зур. Сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатларны Ходай аңа мулдан биргән. Үзе дә ике бала анасы ул. Шактый гомер үтсә дә, әтисе белән әнисенең аерылышу мизгелләре һаман күңеленнән җуелмый аның. «Мин сезгә үземнең әтием турында сөйләрмен әле», – дигән иде бер килүемдә Гүзәл (рәсемдә әтисе һәм кызы белән). Әтисе Зиннур абый башка гаиләдә яшәүгә карамастан, кызының ата кеше хакында сөйләр сүзләре күп булып чыкты. Гүзәл Авзалова белән без аның хатирәләрен яңарттык.

– Гүзәл, әтиегез нинди һөнәр иясе иде? Аның турында искә алыгыз әле.

– Әти – фронт юлларын үткән кеше. Сугыштан соң 36 ел 22 нче заводта, ун ел ведомствоара сак хезмәтендә эшләде. Соңгы эш урыныннан аны һәрвакыт хөрмәтләп хәлен белешергә килеп йөрделәр, ә заводтагылар барлыгын да белмәде. Сугыш ветераны буларак фатир да, машина да ала алмады ул. Кайвакыт туганнары аннан: «Сиңа кайчан машина бирәләр соң?» – дип сорагач та: «Булыр әле, без – ветераннар күп бит», – дип җавап бирә торган иде.  Кызганыч, көтеп җиткерә алмады шул, 2012 елда 86 яшендә безнең арадан китеп тә барды. Әрсез кеше түгел иде ул.

– Гүзәл, яшьлек елларында Зиннур абый белән Әлфия апа ничек табышканнар икән?

– Әни белән алар күрше фатирларда  яшәгәннәр. Капма-каршы холыклы кешеләр бер-берсенә тартыла, диләр  бит. Ул бик тыныч холыклы булды, беркайчан да кешегә авыр сүз әйтә белмәде.

– «Канатларны каера ул аерылу газаплары», – дип җырлана җырларда. Бу бигрәк тә балаларга кагыла торгандыр.

– Әти белән әни бергә сигез ел гына яшәде. Алар аерылышканда, миңа 6 яшь иде. Мин ул хәлне башта бик авыр кичердем. Әни киткәч, әти белән әбинең борчылулары бүгенгедәй күз алдымда. Фатир табылганчы, мин алар янында яшәп калдым. Аннары Ягодный бистәсенә кечкенә генә өйгә күчендек. Әни гастрольләргә киткәч, яшәү белән үлем арасында калган мизгелләребез дә булды. Бервакыт мин салкын тидереп авырый башладым һәм ярты ел урын өстендә яттым. Зөлфия дә, кечкенә чакта биектән егылып төшеп, аңын җуйган иде. Ашыгыч ярдәм килгәч тә: «Балагыз үлгән», – дип китеп барды. Шунда үзебезнең йортта яшәүче бер табиб аңа тиз арада укол кадаганнан соң, аңына килде. Сеңлемне шул табиб кына коткарып калды.

– Кайбер гаиләләр, аерылышуга, араларын өзеп куя. Сезгә дә андый киртәләр булмадымы?

– Башта без әти белән сирәгрәк күрешә идек. Аннары аның бөтен туганнары белән аралашып яши башладык. Бал корты сыман, бөтенесен дә үз тирәсенә җыярга яратты ул. Әни әтине алиментка бирмәсә дә, ай саен акчалата ярдәм итеп торды. Мин үземне беркайчан да әтисез итеп хис итмәдем.

– Әтиегез янына барып йөргәндә аның икенче хатыны тарафыннан кырын  караш сизелмәдеме соң?

– Алар Тәнзилә апа белән 1968 елда өйләнештеләр. Ул хатын минем күңелемә бик яхшы кеше булып кереп калды. Аларның ике уллары туды. Айрат белән Илдар миңа һәрвакыт туганнарча яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Тәнзилә апа минем якын дустыма әйләнгән иде. Бервакыт җәй көне әти безнең белән бакчага барды. Шуннан кайтканда соңга калдык та, әти әни белән мине кунарга үзләренә алып кайтты. Шул чакта Тәнзилә апа безне кунак көткәндәй каршы алган иде. Үзләренә барган чакларда ул мине төрле ризыклар пешерергә, салатлар ясарга, бәйләргә өйрәтте. Әти белән икесе безнең бакчага барып, агачлар утыртып йөриләр иде. Кызганыч, ул 53 яшендә вафат булды. Үләр алдыннан аның улларына: «Әтиегез белән без булмабыз, апагыз безнең урынга кала, аны ташламагыз!» – дигән сүзләрен һич онытасым юк.

– Энеләрегез Айрат белән Илдар әниләренең сүзенә колак салдымы соң?

– Әйе, бүгенге көндә алар минем иң якын ярдәмчеләрем. Кулларыннан килмәгән эш юк. Мин  кушканны да көтмичә булышырга гына торалар. Бер гаиләдә үскән туганнар да андый булмас. Әти сыман ярдәмчел алар.

– Сезгә әтиегезнең кайсы сыйфатлары күчкән? Аннан калган һөнәрләрегез дә юк түгелдер.

– Әти мине җирне яратырга өйрәтте. Бакчасында ул виноград, карбыз, яңа сорт агачлар үстерде. Шәһәр урамыннан барганда берәр җирдә буш урын күрсә, анда агачлар, чәчәкләр алып барып утырта торган иде.  Ул кышын да су коенды. Чаңгыда шуарга яратты. Ә инде хоккейга мәхәббәтне миндә дә тәрбияләде. Әти туганнарны җыеп бәйрәм ясарга һәвәс иде. Хәзер үзем дә шулай. Бергә җыелышып утырганда, аның сыман, төрле конкурслар, уеннар оештырырга яратам. Хәтта кечкенә генә спектакль дә уйныйбыз. Һәрберсенә рольләрне үзем язып бирәм. Уеннарда сорауларга дөрес җавап биргәннәргә бүләкләр өләшәм. Әти үзе, бер тамчы спиртлы эчемлек эчмәсә дә, кызыклы тостлар әйтә иде. Аның кайбер сүзләрен үзебез әле дә кабатлыйбыз. Шунысын да әйтим: нинди генә мәҗлес булмасын, безнең әни беркайчан да җырламады.

– Үзегезгә дә аның моңы күчмәгәнме?

– Мин элек хорга йөргән идем. Хәзер дә эшләгәндә генә җырлап йөрим. Әнинеке сыман  моң җитеп бетмәгән, күрәсең.

– Сезнең язмышыгыз әниегезнекенә охшаган түгелме?

– Әйе, шулайрак килеп чыкты. Беренче ирем Ренат белән язылышып бик озак яши алмадык. Кызыбыз Иделия белән аннан аерылып киттек. Икенче кияүгә чыгуым да уңышлы булып чыкмады. Мин ике ел Германиядә яшәгән идем. Шунда бер офицер егет белән гаилә корып җибәрдек. Әмма минем анда каласым килмәде, туган як үзенә тартып кайтарды. Улым Оскарны Казанга кайткач таптым. Хәрби кеше булганлыктан, ул шунда калды. Беренче иремнең гаиләсе белән хәзер дә аралашып яшибез, кунакка йөрешәбез.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.03.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы