• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 01 Апрель Көлкебик Шаянов
  • 01 Апрель Равил Кәримов
  • 01 Апрель Мөнир Мазунов (1918-1987)
  • 01 Апрель Роберт Әхмәтҗанов (1935-2008)
  • 02 Апрель Ренат Акчурин
  • 02 Апрель Эльвира Хамматова
  • 02 Апрель Наил Фәйзетдинов
  • 02 Апрель Ләис Зөлкарнәй
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

21.03.2014 Икътисад

Сыерларга сохари кем ашата?

Казанда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Галигә тәҗрибә алырга килделәр. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу чара беренче тапкыр ике ел элек үткәрелгән иде. Анда 27 регионнан 350 кеше катнашкан булса, быел инде 33 регионнан 400ләп эшмәкәр килгән. Димәк, бу җыен халыкка кирәк, һәм алар Казандагы сөйләшүдән яңа идеяләр белән баеп кайталар, үзара бәйләнешләр булдырып, эшләрен җайга салалар.

Менә безнең Похвистнево районы, Гали авылы эшмәкәре Расих Латыйпов та агротуризм үзәге булдыру идеясен шуннан алып кайткан иде бит. Бер ел эчендә ул Гали авылының Морат бабкай чишмәсе янында аны булдырып та куйды.  Биредә ат абзарлары, кунакханә, кафе һәм төрле уеннар өчен матур-матур биналар корылды. Кышкы спорт төрләрен яратучыларга таудан шуу комплексы, ә җәй көне су керү өчен буа һәм кызыну урыннары ясалды. Шушы кыска вакыт эчендә бу комплекста биш мең кеше ял иткән, туйлар, төрле бәйрәмнәр уздырылган. Эшмәкәр аны тагын да яхшырак, уңайлырак, кызыклырак итү өчен тырыша һәм төрле идеяләр белән янып яши.

Расих Мөҗәһит улы агротуризмны үстерү темасына багышланган бу җыенда сүз алып, тармакның перспективалары  турында сөйли, һәм бөтенесен дә үз күзләре белән күреп кайту өчен эшмәкәрләрне Галигә кунакка чакыра. Халык бу идеяне хуплый һәм Галигә баруны 16 мартка калдырып, җыенны дәвам итә.

Пленар утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында халыкны сәламләп, мондый аралашуларның кирәклеген белдерде. “Милләтебез сакланышы, үсеше өчен матур үрнәкләрне туплап, без аларны милләттәшләргә җиткерергә, юл күрсәтергә бурычлыбыз, - дип саный президент. - Акыллы фикерләрегезне бигрәк тә яшьләргә күрсәтергә кирәк, чөнки аларның формалашу процессында бу бик мөһим, - дип басым ясап әйтте ул. - Россиядәге 4 меңнән артык татар авылында телебез, милли һәм дини традицияләребез саклана, ләкин андый үрнәк авыллар Татарстанда түгел. Без йөрешергә, аралашырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Универсиададан калган 10 автобусны илебезнең зур татар авылларына бирергә вәгъдә итте. Шулай ук ул Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли торган махсус уку йорты булдырылачагы турында да белдерде.

...Эшләрен киңәйтергә, үзләрен яңа эшләрдә сынап карарга теләүче эшмәкәрләр җыелышта күп кызыклы мәгълүмат ишеттеләр. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен борчыган иң зур проблемаларның берсе - яшьләрне авылда калдыру мәсьәләсе. Лаеш районында дөя фермасын оештырган Илнар Гыйрфанов Финляндиядә булган һәм бер кызыклы күзәтү ясаган. Фин балаларын балачактан җир эшкәртүче, мал караучы статусына өйрәтеп үстерәләр икән. Уенчыклары да шундый аларның - тракторлар, йорт хайваннары...

- Без биек койма тотып, йортыбыз эчендә ни барын күршеләрдән яшерергә тырышабыз. Бизнеста да шулай, янәсе, үземнең эшем бар, башкалар белән кызыксынмыйм. Ә без бит Бөтендөнья сәүдә оешмасына кердек инде, алдыбызда глобализация процесслары калка. Шуңа күрә безгә дә берләшергә, киңәшеп эшләргә кирәк, - дип сөйләде ул.

Ә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районыннан килгән Рамил Бәхтиев, кече бизнесны ныгыту өчен федераль законнар чыгару кирәк, дип фикер йөртә. Ул җыенда катнашучыларны Иске Кулаткы төбәгенә килеп эш ачарга чакырды, ярдәм итәргә вәгъдә итте, үзенең төбәге өчен кайгырып яшәүче чын патриот икәнлеген күрсәтте.

Әдип, публицист Ркаил Зәйдулла: “Авылда мәктәп булмаса - авылның киләчәге, эшмәкәрләре булмаса - бүгенгесе юк!” - дип искәртте. Шулай ук ул татар милли мәгарифен гамәлгә куюның әһәмиятенә дә басым ясады.

Башка чыгышларда да күп акыллы фикерләр, тәкъдимнәр, зарланулар яңгырады. Соңында җыен резолюциясе проекты нигез буларак кабул ителеп, катнашучылар тарафыннан хуплау тапты.

Җыенга нәтиҗә ясаганда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар авылларын саклау һәм үстерү өстен юнәлешләрнең берсе булуына тукталып: “Бу эштә авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы эшмәкәрләр җитди роль уйный. Татарны саклап калу өчен авылларның яшәве мөһим”, - диде.

Мартта эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, алдан сөйләшенгәнчә, дүрт зур автобуска, ә кайберәүләре үзләренең машиналарына утырып, колонна белән Самара якларына юнәлделәр.  Көн бик җилле, юллар бозлавыклы булса да, беркем дә бирегә килүдән баш тартмады, барысының да атаклы Гали авылын, анда эшләүче уңган халыкны күрүгә теләге зур иде.

Кунакларны Расих Латыйпов үзенең Агротуризм үзәге капкасы янында чәкчәкләр белән каршы алды. Озын юлдан талчыккан эшмәкәрләр кафеның кунаклар залында корылган өстәлләр артына утырышып тамак ялгаган арада бер-икесе белән миңа да сөйләшеп алырга мөмкин булды. Башына бик тә шәп, үзенчәлекле бүрек кигән бер кешене чабуыннан эләктереп алдым. Ул Бөгелмә районындагы Карабаш авылы егете Фәрит Нәбиуллин булып чыкты.

- Башыгыздагы бүрегегез бик килешле. Ничек атала?

- Татар бүреге. Бу мода Казаннан чыгып килә. Ә гадәттә мондый бүрекне Кырым татарлары кия. Менә без дә шундый татар бүрекләре киеп, үзебезнең татар икәнебезне белдерәсебез килә. Үзенә күрә бер бренд булсын, дидек. Азсанлы милләтләр чебен кебек кырылып барган чорда татарлыгыбызны күрсәтеп, үзебезнең милләтне саклап калырга тырышабыз.

- Карабашта нинди эшләр эшләп ятасыз?

- Мин үзем газ хуҗалыгында эшлим. Биш ел элек атлар үрчетә башлаган идем. Хәзер алар миндә 120 баш. Кымыз җитештерү белән дә шөгыльләнергә ният бар.

- Атларыгыз токым атларымы?

- Бүрегемә карап, үзегез дә әйтә алыр идегез. Мин “татар” токымы атларын үрчетәм. Омскига кадәр барып алып кайткан идем аларны. Кечкенә буйлы булсалар да, егәрлекләре бар. Бик матур атлар. Инглиз, гарәп токымы атларын чабышларыбызга куеп, без чит илләрнең данын арттырабыз, ә татар токымын чыгарсак - үзебезнең дан үсәр иде. Бөтен эшләрем белән татар кешесенең дөньяда бар икәнен күрсәтәсем килә. Шуңа күрә балаларым да - бишәү. Татар санын да арттырырга кирәк бит!

Татар бренды артыннан куучы Фәрит әфәнде Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка ат  чабышларын тик татар токымы атлары арасында уздырырга кирәк, дигән фикерен әйткән икән. Бу токымны Идел буена кайтарып үрчетү өчен берничә ел вакыт кирәк булыр әле. Самара якларыннан килеп берничә таен алып киткәннәр инде аның. Ни булса да, аңа Гали авылында башланган региональ ат чабышларына татар токымы чабышкыларын  алып чыккаларга кирәк. Бәлки, чынлап та яхшы атлардыр, асрап караучылар табылыр, дип уйлыйм.

Пермь өлкәсенең Кунгур районы Тортүз авылы егете Алмаз Хавыев, әле бик яшь булуына карамастан, бик акыллы, эшкә ябышып эшләүче егет кебек тоелды миңа. Алар, тагын ике туганы белән бергә,  2005 елда колхоз кырларын арендага алып, бәрәңге һәм яшелчә үстерә башлыйлар. Бер-ике елдан соң үзләренең һәм туганнарының пай җирләрен суд аша аерып алып, брюссель, пекин, кызыл күчәнле кәбестәләр, бәрәңге үстереп, Пермь краен туендырып торалар. “Без эшне башлаганда бер тракторыбыз һәм бер ГАЗель машинабыз бар иде. Хәзер техникабыз да, су сиптергечләр дә җитәрлек, утызлап авылдашыбызны эш белән тәэмин итеп торабыз. Ә яшелчәләрне җыеп алу вакыты җиткәч, йөзләп кеше эшкә чыга”.

- Баеп бетә алдыгызмы инде? - дигән сорауга Алмаз әфәнде елмая гына.

- Белмим, килгән акча хуҗалыкка техника алуга, халыкка хезмәт хакы түләүгә китеп бетә бара. Кредитка 20 миллион сум акча алырга теләгән идек, Мәскәү ризалыгын һаман ала алганыбыз юк әле.

Хавыевның планнарында  Евросоюз илләре үрнәгендә яшелчәләрне органик ашламалар гына кулланып үстереп, кыйммәтрәк бәягә сату. Экология ягыннан чиста яшелчә мөселман халкына да ошарга тиеш, дип саный ул. Чөнки бу инде хәләл продукция стандартларына туры килә торган ашамлык булачак.

Менә шундый кызыклы очрашулардан аерылып, кунаклар белән бергә Агротуризм үзәген карарга чыгып киттек. Биредәге уен бүлмәләре, квадрацикллар, атлар һәм понилар, йокы бүлмәләре, 400 кеше сыешлы ашханә, чаңгычыларга һәм чана шуучыларга тауга менү өчен ясалган махсус мендергеч - барысы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Расих  Мөҗәһит улы һәр сорауга җавап биреп, үзәкнең ни бәягә төшүе, ел әйләнәсендә биредә ничә кеше ял итүе, тагын нәрсәләр эшләп, туристларны бирегә җәлеп итәчәге турында сөйләде. Шулай ук эшмәкәрләр Расих Латыйповның “Хәләл” колбаса җитештерү цехын да, аның янындагы кибетен дә карап чыктылар, һәркемгә үзенә хәләл колбаса сатып алу өчен хәтта чират торырга туры килде.

Без Гали авылының атаклы фермеры Камил Исхаковның фермасына барып җиткәндә алданрак килгән эшмәкәрләр аны тыгыз боҗрага уратып алганнар иде инде. Камил әфәнде элек иген үстерү, атлар үрчетү белән дан казанган булса, соңгы вакытларда тагын әле сөтчелек юнәлешенә дә игътибар бирә башлаган. Хөкүмәт ярдәме белән төзелгән сыер фермасы, зур-зур өемнәргә өелгән печән һәм салам эскертләре, кызыл кирпечтән салынган идарә бинасы, рәтләргә тезелгән тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы күпне күргән эшмәкәрләрдә соклану хисләре уятты. Алар берсен-берсе бүлә-бүлә сыерларның токымы, ничә литр сөт бирүләре, Самара өлкәсендә фермерларга хөкүмәт һәм район хөкүмәте биргән субсидияләрнең күләме, сыерларга нәрсә ашатулары турында сораулар яудырып тордылар. Камил әфәнде берсен дә җавапсыз калдырмады.  Шулай да аның: “Ә кайсыгыз сыерларга сохари ашата? - дигән каршы соравы барысын да  гаҗәпкә калдырды.  Эшмәкәрләр эшнең нидә икәнлеген аңламыйча карашып торган арада үзе үк җавап бирде. - Ә менә мин ашатам. Сату срогы чыккан ипидән ясалган сохариның килосы 4 сум 50 тиен генә тора бит. Ә шуны сыерларга ашатсаң,  сөтнең майлылыгы һәм аксымы бермә-бер арта”.

“Хуҗалыгыгызда ничә кеше эшли?” - дигән сорауга Камил әфәнде: “50, кайчакта 60”, - дип җавап бирде. Ульян өлкәсенең бер фермеры телен шартлатып “Бик күп!”  - дигәч, ул: “Эшләсеннәр әйдә. Авылдашлар бит”, - дип күңел киңлеген күрсәтте. Икенче берәүнең: “Буаз таналарыгызны сата алмыйсызмы?” - дигән соравы очрашуга нокта булып яңгырады. Камил әфәнде уйлап та тормыйча, чын эшмәкәрләрчә: “Ничәү кирәк?” - дип сорады. Менә шулай итеп берьюлы 15-20 баш танага урын табылды. Ике эшмәкәр визиткаларын алмашып, кул бирешеп торганда башкалар да аларга үрелде...

Ике якка да файдалы булган шушы бер сатыш-алыш өчен генә дә эшмәкәрләргә Гали авылына килергә кирәк иде. Ә бу көнне Расих әфәнденең дә, Камил әфәнденең дә визиткалары кайнар самсалар кебек таралдылар. Эшмәкәрләр галилеләрнең парникларына да, чәмчүг (чәчү суганы) һәм кишер кырларына да, Латыйповның тимер профильләр  цехына да, мәчетләр, мәдрәсә, йортлар төзеклегенә дә карап сокландылар, бу авыл халкының байлыгы серләрен ачарга тырыштылар. Ә биредә серләр юк, бар да ачык, бар да күз алдында - уңганлык, “булсын” дип эшләү, бер-береңә аяк чалмау, ярдәмләшү генә.

Әйе, “Үз согыңда гына кайнасаң, эш барып чыкмый”, -  дип бик дөрес әйтә Татарстан фермеры Илнар Гыйрфанов. Киңәшергә, тәҗрибә алышырга, бер-береңә ярдәм итешеп эшләргә кирәк. Хәтта көнләшү дә тик ак төстә генә булырга тиеш.

Рәсемнәрдә6 Ринат ЗАКИРОВ (сулда) һәм Расих ЛАТЫЙПОВ

Гали фермеры Камил ИСХАКОВ (уңнан беренче) кунакка килгән эшмәкәрләр арасында

"Хәләл" колбаса цехында эшләүчеләр

Автор фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 12 | 22.03.2014
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik