|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2014 Җәмгыять
Шәнгәрәевләр гаиләсендә 11нче бала тудыБерләшкән гарәп әмирлекләрендә яшәүче милләттәшләребез Мәрьям һәм Исмәгыйль Шәнгәрәевләр гаиләсендә 11нче бала туды - малай. Исмәгыйль Шәнгәрәев - күчемсез милек өлкәсендә эшләүче эшмәкәр, Гарәп әмирлекләрендә татар җәмгыяте рәисе. Соңгы арада ул шактый гына татар проектларының иганәчесе, меценаты булып танылды. Сабыйга Рөстәм дип исем кушканнар. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов хөрмәтенә. "Якты ниятләрнең, планнарның барысын да тормышка ашырыр өчен бер генә гомер җитми, шуңа күрә дә балалар кирәк," - ди бәхетле ата. "Берне бергә кушкач 11не китереп чыгарган кеше генә уңышка ирешә ала", - дигән бервакыт Дубай хакиме. Күрәсең, Исмәгыйль әфәнде моны девиз итеп алган - хәзер аларның ишле гаиләсендә 11 бала. Котлыйбыз! P.S. Шәнгәрәевләр турында сюжет.
--- |
Иң күп укылган
|