20.03.2014 Мәдәният
Әлмәт театры тарихы ФОТОларда
Моннан 70 ел элек Әлмәт район башкарма комитеты 1944 елның 3 февралендә Әлмәттә театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы шул елның 20 нче мартында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.
Театрның беренче сәнгать җитәкчеләреннән булган Камал Халяпов ул елларны менә ничек искә ала: “Ул чактагы Әлмәт зур түгел. Башка авыллардан һөнәрчеләре, ашлык, мал-туар, агач осталары ясаган әйберләре белән сату итүче ярминкәләре белән генә аерыла иде. Иң озын урамы – Совет урамы, калганнары кыска, өтекләр. Авыл үзәгендә элекке базар, янында кибет, лавкалар тезелгән. Ул тирәдә сәүдәгәрләр, хәлле кешеләр яши. Динлеләр мәчет тирәсенә урнашкан. Ярлыларның салам түбәле йортлары янында байларның калай башлы йортлары балкып утыра. Халык арасында укый-яза белгәне аз. Авылны төзекләндерү белән беркем дә шөгыльләнми. Кай урамнарны язгы ташу бөтенләй басып китә, пычрак юллар көчкә ерап йөрмәле газапка әверелә.
Менә шушындый чорда Әлмәт татар дәүләт колхоз-совхоз театры барлыкка килә. Бу билгеле ки, регионда нефть ятмалары табу, алдагы елларда аны чыгару политик-хуҗалык процессы белән бәйле була. Әлмәт өчен 1944 ел – бирегә нефть эзләүчеләрнең беренче төркеме килеп, гади татар авылының бик тиз үсә башлау елы да була. 1952 елда инде ул эшчеләр бистәсенә, ә бер елдан соң – шәһәр статусы ала.
Әлмәттә профессиональ театр ачу идеясен гомумиләштерүче, район Советы башкарма комитеты утырышында мондый театрның нәкъ менә Әлмәттә кирәклеген исбатлаучы Әсфан Галиев була. Казанда театр техникумын тәмамлаган, башкала театрларының берсендә сәхнәдә уйнаган, Минзәлә театрында елдан артык директор, режиссер булып эшләгән Әсфан Галиев Әлмәт драма театрын оештыруның башында торучы. Казаннан Әсфан Галиев белән махсус белемле Сания һәм Гыйбадулла Хәбибов, Нәгыймә Кимовалар килә, Шөгер, Башкортостанның Авыргазы колхоз-совхоз театрларында эшләп алган Әлмәт мәдәният йорты директоры Нәгыймә Дәүләтшина да театрга күчә. Бер уч энтузиастлар берәр пәрдәлек пьесалар, скетчлар әзерлиләр, концертлар оештыралар. Театр мәдәният йорты базасында барлыкка килә. Утызынчы елларда агачтан салынган ике катлы ике йөзләп урынлы тамаша залы, хәтта балконы да булган әлеге бинада театр үзенең эшен башлый. Эш бүлмәләре җитмәгәнлектән мәдәният йорты белән янәшәдәге Газиз Саттаров йортында контора, складлар урнаша.
Артистлар сәхнәләштергән иң беренче пьеса - фронтовик язучы Риза Ишморатның “Кайту” драмасы була. Әлеге җаваплы эшнең режиссурасын хәл итүне Әсфан Галиев Гыйбадулла Хәбибовка йөкли, аны үзеннән тәҗрибәлерәк дип саный. Төп рольне – Хәмит ролен Галиев үзе башкара. Спектакльнең төп йөген күтәреп баручы хатын-кыз образын – Мөршидәне гәүдәләндерүгә Нәгыймә Дәүләтшина алына. 1944 елның май ахырларында район Мәдәният йортында куелган “Кайту” төбәктә профессиональ театр тууын кире каккысыз итеп раслый. Артистлар аны Әлмәттә уйнаганнан соң җәүләп авылдан-авылга чыгып китәләр. Спектакльдән соң Һәрвакыт диярлек концерт куела. Ул вакытларда сәхнә җиһазланышы бик ярлы була, чөнки башка авылларга барып уйнау өчен унар чакрым һәм аннан да ераграк араны җәяү тәпиләргә туры килә. Өстәвенә сәхнә киемен һәм бар булган җиһазны үзең белән йөртүне дә исәпкә алсак, артистларның фидакарьлегенә, сәнгатьне чын йөрәктән илаһи мәхәббәт белән яратуларына таң каласың.
Менә шушылай яшәешен башлаган Әлмәт театрында төрле елларда баш режиссерлар булып Сәет Булатов, Габдулла Йосыпов, Гали Хөсәенов, Зәкия Туешева, Рөстәм Абдуллаев, Камил Вәлиев кебек зур талантлар эшли. Шул дәвер эчендә 310 әсәр сәхнәләштерелгән. Читтән килеп спектакль куйган режиссерлар иҗаты Әлмәт театры өчен шулай ук бик әһәмиятле. Фәрит Бикчәнтәевнең “Ак калфак” спектакле белән театр беренче тапкыр чит илгә чыга. Бүген шәһәр үзәгендә матур зур бинада эшләүче стационар мөмкинлекләренә ия бай тарихлы театр мактаулы артистлары, талантлы яшь буыны белән үзенең иҗатын яңа эзләнүләр белән дәвам итә. Режиссер Искәндәр Сакаев куйган спектакльләр белән театр республика, Россия, халыкара театраль фестивальләрдә чыгыш ясый.
70 еллык бәйрәм тантаналары көзен - 70 нче театр сезонын ачканда билгеләп үтеләчәк. Театр бүген юбилейга әзерләнә. Казан, Уфа шәһәрләрендә, республика шәһәр-районнарында юбилей гастрольләрен уздыра, театр тарихын чагылдырган китап әзерли, бина ремонтларга нефтьчеләр биргән 2,5 миллион сумлык төзекләндерү эшләре көтелә һәм иң мөһиме – яңа спектакльләр әзерләнә.
Тарих
Артистлар
1947 ел
1946 ел. М.Әмир. "Тормыш җыры".
1947 ел
1947 ел
Н.Кимова, Н.Дәүләтшина
Н.Кимова, Н.Дәүләтшина. "Кайту".
Ниһаять, килеп җиттек!
Тарихи документ