поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.03.2014 Мәгариф

Мәктәптә пенсионерлар пачутта

«Хөрмәтле «Шәһри Казан»! Без – Татарстанның иң ерак төбәгендә – Түбән Кама шәһәрендә яшәүче бер төркем ата-ана, сезгә мөрәҗәгать итәргә уйладык. Безнең шәһәрдә ике генә татар гимназиясе эшләп килә. Гимназия дигән зур исеме булгач, бик шатланып, без дә балаларыбызны шушы уку йортларының берсенә – Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә укырга бирдек. Гимназиядә белем бирүче укытучыларның яртысы – пенсионер.

Яше 70кә якынлашып килүче өлкән буын кешеләре заманга туры килерлек итеп белем бирә алырмы икән, дигән сорау туа. Безгә калса, юктыр. Яңа технологияләр заманында, компьютерны ачып, билге дә куя алмыйча утыра торган директор урынбасарларын кем эшләтә икән? Мәктәпләр белән яшьләр идарә итә башламаса, нинди генә технологияләр уйлап тапсалар да, мәгънә булмаячак. Татар мәктәбе булгач, кем укытса да ярыймы икән, дип баш ватабыз».

Редакциябезгә менә шундый эчтәлектәге хат килде. Түбән Каманың Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясе белән элемтәгә кереп, мәсьәләнең төбенә тоз коеп карарга булдык. Пенсионерларга ташлама юк Чыннан да, гимназиядә пенсия яшендәге укытучылар шактый икән. Директор Әлфия Әхмәтҗанова аларның санын төгәл генә әйтә алмады, санап караганым юк, диде. Җитәкче кадәр җитәкче дә белмәгәч, «күп» дигән сан белән генә эш итәргә туры килә инде. «Яшьләр үзләре генә дә булдырмый, хәзерге электрон мәгариф заманында өлкәннәр генә дә эшли алмый, бергә-бергә менә дигән итеп эшләп була. Без һәр өлкән яшьтәге укытучыга бер яшь мөгаллимне билгеләдек тә, ярты ел дигәндә, өлкәннәр компьютер белән «син» дип сөйләшә башлады. 60 яшьтәге укытучыларыбыз бар, БДИга бик яхшы әзерләделәр. Ата-аналарның мөгаллимнәрдән канәгать булмавы кебек проблема юк», – ди Әлфия Сөләйман кызы. Спортта, үз көчеңне һәм мөмкинлегеңне чамалап, вакытында китә белергә кирәк, диләр. Әлфия Әхмәтҗанова да бу сүзләр белән килешә. «Без барыбыз да гариза язып эшкә кердек, мин өлкән инде, дип тору юк, барысы да бер үк эшне башкара, пенсионерларга бернинди ташлама да бирелми. Шуңа түзә алганнар гына эшли. Акыллы мөгаллим матур итеп вакытында китә», – ди директор. Телефон аша гына тагын берничә мәктәптә «булып кайттык». Зәй районының Бохарай урта мәктәбендә ике мөгаллим пенсия яшендә: берсенә – 65, икенчесенә – 57 яшь. «Безнең коллектив болай да картрак, укытучыларның уртача яше – 45. Шулай да начар эшләмибез. Яңа заман технологияләре белән дә бер аяктан атлыйбыз. Быелдан электрон журнал гына калды, барыбыз да шуны тутырабыз. Өйрәнү бер дә авыр булмады», – ди директор Ләйлә Миңнеголова. Нурлат районындагы Фома урта мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Лилия Хәйруллинага шундый бирем тәкъдим иттек: 25 ел эш стажы булган һәм күптән түгел генә вуз тәмамлаган ике укытучы арасында сайларга туры килсә, кайсын эшкә алыр иде икән? Лилия Йосыф кызы уйлап та тормады, өлкәнрәген сайлады. «Яшьләрнең эш дисциплинасы түбән. Мин пенсия яшендәге мөгаллимнәрне эшләтер, аларга бөтен мөмкинлекне тудырыр идем. Эш укытучының яшендә түгел, хезмәт дисциплинасы һәм белеме булуда», – ди ул. Фома урта мәктәбендә пенсия яшендәге педагоглар юк икән – кыскартуга эләгеп, эш урынын калдырырга мәҗбүр булганнар. Шунысы кызык: җитәкчелек өлкән яшьтәге кадрларга өстенлек бирсә, балалар яшь укытучыларны ярата икән. «Балалар кебек уйлый белергә кирәк бит. Без, нинди генә заманча укытучы булсак та, аларча фикерли белмибез», – дип аңлата моны Лилия Йосыф кызы. Казанның 115 нче мәктәбендә пенсия яшендәге укытучы берәү булса, эш стажы 25 елдан артып киткән мөгаллимнәр шактый икән. «Өлкән яшьтәге укытучыларның яшьләрне үзләре артыннан ияртеп алып бара торганнары да, тыныч кына эшләп бетерим инде, дип йөрүчеләре дә бар», – дип сөйләделәр безгә мәктәптә. Картайгач укытып йөрү килешми «Укытучыга ничә яшь булырга тиеш?» – дигән сорауны студентлар, ягъни кичәге мәктәп укучылары арасына (педагогия вузлары студентлары түгел!) да «ыргыттык». «Өлкән яшьтәге укытучылар, дәресне укыталар да, качалар. Ә бит кайбер укучылар белән өстәмә шөгыльләнергә, дәрестән тыш түгәрәкләр, факультативлар да алып барырга кирәк. Пенсия яшендәгеләр «больничный»га еш чыга, шул сәбәпле, уку программасына зыян килә», – сорауга шундый җавап алдык. Төрле районнардан булган дистәгә якын студентның шулай уйлавының сәбәпләре бардыр, билгеле... Гомеренең 25 елын балалар укытуга багышлаган Клара Филипповага бүген 75 яшь. Башта Апас районында эшләгән, 1986 елдан Яшел Үзәннең 5 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан. «Мин мәктәптән, 55 яшем тулуга, үз теләгем белән киттем. Картаеп, йөзләр ямьсезләнгәч, төс югалткач укытып йөрү, минемчә, дөрес түгел. Балалар да андый укытучыларны кабул итми. Хәлсезләнеп беткәнче укытып йөрүчеләрне яшь кадрлар белән алыштыру мәсьәләсен җитәкчелек хәл итәргә тиеш», – ди бүген актив җәмәгать эшлеклесе булып йөрүче пенсиядәге укытучы. Сабаның сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәп-интернатында физкультура укытучы Ленар Вафинның хезмәт юлы башланган гына әле. Стажы – 3 ел. «Өлкән яшьтәге укытучыларга уңай карыйм, укыта алалар икән, ни өчен әле эшләмәскә ди?! Алар – йә үз эшенең фанаты, йә укытырга кеше булмаганнан йөри. Өлкән коллегаларым тарафыннан үземә карата тискәре мөнәсәбәт сизгәнем юк. Эшемне яратам, күңелемне биреп эшлим, кеше сүзенә игътибар итмим», – ди ул. 2013 ел нәтиҗәләре буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы яшь белгечләр белән педагог-пенсионерларның нисбәтен исәпләп чыгарган иде. Беренче сан – яшь мөгаллимнәрне, икенчесе пенсия яшендәге укытучыларны күрсәтә (процентларда). Биектау – 8/14, Чистай һәм Балык Бистәсе – 6/8, Яшел Үзән, Питрәч һәм Чаллы – 11/13. Түбән Камада бу күрсәткеч – 14/15. Яшь белгечләр күбрәк булган районнарны да мисалга китерик (саннар шул ук тәртиптә). Саба – 19/3, Актаныш – 16/8, Әгерҗе – 15/8, Балтач –15/4, Әтнә – 14/7, Теләче – 13/5, Мамадыш – 12/5, Кукмара – 12/4, Арча – 11/2. Бу мәгълүматлар буенча, Татарстан мәктәпләрен чагыштырмача яшь дип әйтергә нигез бар. 2011 елда ул вакыттагы РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Россия мәктәпләрен өлкән яшьтәге укытучылардан «чистартырга» кирәк, дип чаң суккан иде инде. Илдәге белем бирү системасы белән кызыксынып торучылар аның: «Мәктәпләребез сыйфатлы белем бирсен, дисәк, ел саен 4-5 процент өлкән яшьтәге укытучы китәргә, 40-50 мең яшь педагог килеп торырга тиеш», – дигән сүзләрен дә хәтерли булыр. Аңа карап кына урта белем бирү йортлары тулаем яшәрмәде. «Мәгариф турында»гы Законда укытучы фәлән яшькә кадәр эшләргә тиеш дигән пункт юк. Һәр уку йорты үзе хәл итә: өлкән яшьтәге, ләкин тәҗрибәле укытучыга өстенлек бирәме, әллә балалар үз итә торган «яшел» мөгаллимне эшкә өйрәтәме...


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.03.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»