20.03.2014 Җәмгыять
Ленар Шәех: “Урта кул шагыйрьләрне укыгач, халыкның шигырьдән җаны бизә”
Күптән түгел Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәехка Муса Җәлил исемендәге премия бирелде. Бу премия төн йокыларымны качырды, түзмәдем, шагыйрьнең тәрәзәсен кактым.
– Ленар, Муса Җәлил премиясен ни өчен сиңа бирделәр икән?
– Университетта татар филологиясе һәм тарих факультетында укыганда: “Ни өчен факультетның әдәби берләшмәсе юк икән?”, – дип уйлана идем. 1950 елларда ачылып, 1990 елларда юкка чыккан “Әллүки” иҗат берләшмәсен сафка бастырдык. “Тәрәзә” газетасын чыгара башладык. Һәр яшь каләм иясе “Әллүки” берләшмәсе белән бәйле. Премия “Әллүки”дә алып барылган эшчәнлек һәм “Дүртенче кат... Бишенче кат...”, “Җылытасы килә дөньяны” исемле шигырь җыентыклары өчен бирелгәндер дип уйлыйм.
– Халык Ленар Шәех дигән шагыйрьне ни дәрәҗәдә белә?
– Иҗат кешесен халык белергә, ул үзен таныту өчен эшләргә тиеш. Үзең өчен генә иҗат итеп яту эш түгел. Иҗатыңны һәрдаим матбугатта, китап рәвешендә булсынмы, чыгарырга кирәк. Хәзер язучылар күбрәк, укучылар урта кул шагыйрьләрнең шигырь җыентыгын алып укыйлар да, соңыннан шигырьдән җаннары бизә. Шигырь китапларын сайлый да белергә кирәк. Әйтик, мин Тукайны, Пушкин, Лермонтов, остазым Илдар абый Юзеевны укырга яратам.
– Татарстан китап нәшриятында кемнәр китап чыгара ала?
– Язучы, галим, шагыйрь, композиторлар. Әмма һәммәсе дә профессиональ булырга тиеш.
– Профессиональлекне ничек билгелисез?
– Әгәр дә ул каләм иясе икән, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булырга тиеш. Композитор, рәссамнар да үз берлекләрендә торырга тиеш.
– Төп юнәлеш нәрсә?
– Матур әдәбият китаплары.
– Хәлегез ничек?
– Стабиль, чагыштырмача яхшы гына эшләп киләбез. Елына якынча 180-200 китап чыгарабыз.
– Нинди жанрга кытлык?
– Балалар, үсмерләр прозасына.
– Язучылар юкмы?
– Авторлар юк. Булса да, яңа әсәрләр юк. Шигырьләр күп.
– Китап чыгару өчен нишләргә?
– Беренче чиратта Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда аерым жанрлар буенча остаханәләр бар. Кулъязманы остаханәдә тикшерәләр. Остаханә лаек дип таба икән, китап чыгарырга теләүче кеше берлек рәисенең хаты белән нәшриятка килә.
– Кайбер кеше китабын түләп, кемдер бушка чыгара, ул ничек хәл ителә?
– Түләүлеләр шәхси нәшриятта басыла. Без – дәүләт нәшрияты, дәүләт планы буенча эшлибез. Әгәр дә заказ бирәләр икән, кулъязманың эчтәлеген карыйбыз. Лаек дип табабыз икән, авторның спонсорлык ярдәме бар икән, бу очракта чыгарабыз.
– Син Актанышныкы. Мондый дәрәҗәле урында утыруга кайсы яктан чыгуың роль уйнамыймы?
– Әлбәттә, бу – дәрәҗәле урын. Актаныш кешеләре бик тырышлар, үз максатларына ирешә торган кешеләр.
– Ничек баш мөхәррир булдың?
– Элекке баш мөхәррир Рафис Корбан эштән киткәч, генераль директор Дамир Шакиров ышанычын белдереп тәкъдим итте.
– Камил Кәримовның әсәренә бик каты кул тыккансың диләр?
– Әйе, аның “Уен” романының бер урынын төшереп калдырырга туры килде. Ул анда бер әкият тәкъдим иткән, әмма укыган кеше аны чынбарлык дип кабул итә. Безнең милләтне, җитәкчеләребезне бизи торган әйбер түгел иде ул, ямьсез итеп сурәтләнгән.
– Аракы эчәсеңме, тәмәке тартасыңмы?
– Юк.
– Хатының белән ничә ел яшисең?
– Җиде.
– Хыянәт иткәнең юкмы?
– Алла сакласын! Кирәге дә юк.
– Дөньяда хыянәт тулган, син ничек тугрылык саклый аласың?
– Мин андый кешеләрне хөрмәт итмим.
– Кеше ник хыянәт итә?
– Бозык, имансыз булганга. Дөнья кешене аздырырга гына тора, әмма иманыңны саклый, үзеңне кулда тота белергә кирәк.
Фәнзаман Баттал Ленар Шәехне: “Шәп шагыйрь!” – ди. Кул куям.