19.03.2014 Сәясәт
Референдум узды. Алга таба ни булыр?
Кырымдагы референдум нәтиҗәләре: Россиягә кушылу өчен 96,77 процент кеше тавыш бирде. Милли Мәҗлес вәкилләре әйтүенчә, Кырым татарларының 95 проценты референдумга игълан ителгән бойкотка кушылган. Кырым премьер-министры Сергей Аксенов урамда ярымутрауның Россиягә кушылуын бәйрәм иткән халык алдында чыгыш ясаганда: “Кырым үз йортына – Россиягә кайта”, – дип белдерде.
Дүшәмбе Кырым җитәкчелеге Мәскәүдә иде, алар Кырымның Россиягә кушылуы турында мөрәҗәгатен алып килде. Узган референдумның легитимлыгын Россиядән башка бер дәүләт тә танымады. АКШ, Европа илләре Кырымдагы узган референдум законсыз, аларның нәтиҗәләрен кабул итмибез диде. Бу вакыйгага карата Япония Министрлар Кабинетының генераль сәркатибе Есихидэ Суга: “Узган референдум Украина Конституциясенә каршы килә, юридик көчкә ия түгел, – дип белдерде. – Япония Россияне Кырымны үзенә кушмаска үгетләячәк”. Бөекбритания Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Уильям Хейг: “Дөнья берлеге референдум уздырылмасын дигәнгә Россия игътибар итмәде, димәк, аның нәтиҗәләрен танымыйбыз”, – дип әйтте. АКШ Президенты Барак Обама Россия Президенты Владимир Путин белән телефон аша сөйләшүдә: “АКШ, халыкара бергәлек моны кабул итмәячәк”, – дигән.
Путин аңа: “Референдум халыкара хокук нормалары, БМО уставына нигезләнеп башкарылды. Косовоның бүленеп чыгу очрагы – моңа дәлил. Ярымутрауда яшәүчеләргә үз фикерләрен ирекле рәвештә белдерер өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган”, – дип җавап кайтарган. Шулай ук Владимир Путин Киевтагы яңа хакимият Кырымдагы кешеләрне гел куркытып торган радикаль группировкаларны урынына утырта алмавын ассызыклаган.
Башка дәүләтләрнең моңа карата фикере нинди булганына карамастан, эш инде башкарылды. Кырым Югары Советы депутатлары күпчелек тавыш белән ярымутрауны бәйсез дәүләт дип таныды. Исеме дә үзгәртелде, хәзер ул автоном республика дип түгел, ә Кырым Республикасы дип атала. Парламент вәкилләре Кырымны үз составына кушуны сорап, Россиягә мөрәҗәгать итте.
Хәзер эш ничек дәвам итәчәк? Бу турыда Кырымда да, Россиядә дә әлегә анык кына җавап бирүче юк. Шулай да нинди ярдәм күрсәтеләсе инде билгеле. Кырымга ел саен ярдәм йөзеннән 80 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Бу суммага бюджет дефициты да, социаль түләүләр дә керә.
Моннан тыш инфраструктураны барлыкка китерер өчен өстәмә 180 млрд сум да бүленеп бирелергә мөмкин. Юллар, күперләр саласы бар. Моңа кадәр дотациягә яшәгән Кырымга Украина елына 70 млрд сум биргән. Ярымутрауда ягулык, электроэнергия, су белән тәэмин ителү тулысынча Украина тарафыннан башкарылган. 80 процент электроэнергия, 65 процент газ Кырымга чиктәш булган өлкәләрдән китерелгән. Шулай ук ярымутрауда су юк, аны Днепрдан Украина ягыннан сузалар. Бу мәсьәләләрнең барысын да Россиягә хәл итәргә туры киләчәк.
Кырымда 1 миллион 600 мең пенсионер исәпләнә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр саны – 200 мең. Аларның уртача эш хакы 12,5 мең сум, Россиядә түләнгән хезмәт хакына (30 мең сум) туры китерер өчен аларга ел саен 42 млрд сум акча түләп барырга туры киләчәк.
Күчеш чорында күпләрдә “Нинди акчага яшәячәкбез соң?” дигән сорау туа. Кырымда рәсми валюта буларак Россия сумы кертеләчәк. Ләкин кичә Кырым Дәүләт Советы Украина гривнасы 2016 елның 1 гыйнварына кадәр кулланышта булачак дигән карар чыгарды. Шулай ук 30 марттан Кырым Мәскәү сәгате белән яши башлаячак, аларга сәгать укларын ике сәгатькә алга күчерергә туры киләчәк.
Референдумга бойкот игълан иткән Кырым татарлары нишләячәк? Милли Мәҗлес башлыгы Рефат Чубаров референдумның узуы законсыз булуын халыкара оешмаларда исбат итеп, Кырымда яшәгән төп халык – татарларның сүзе исәпкә алынмады, дип хокукларын яклаячакларын белдерде. Мостафа Җәмилев референдум узган көнне Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган белән очрашты, ул Кырым татарлары хокуклары якланырга, Кырым Украина составында калырга тиеш, дип белдергән. Әйе, Кырым татарларының барысы да 100 процент Милли Мәҗлескә буйсынмыйдыр да. Кырымның яңа хакимияте аларның телләренә дәүләт статусы бирелә, парламентта, хөкүмәттә аларга урын бүленәчәк дип вәгъдә итте, ләкин Кырым татарлары Россиягә бик сак карый.
Гомумән, Кырым халкы Россиягә кушылуны аннары ничек кабул итәр соң дигән сорау туа. Өметләре акланырмы, ярымутрауның әлеге җитәкчеләре халкын алдамасмы? Көнбатыш Россияне төрлечә куркыта. Йодрык янаулар белән генә җиңел узмас кебек, сабак укытмый туктамаслар. Көнбатышның Россиягә карата кулланылган санкцияләре Кырым халкына кагылырмы? Тора-бара бу сорауларга да ачыклык керер. Бәлки, бу атнада ук нидер билгеле булыр...
P.S. Якшәмбе Украинада “мәйдан”чыларның кораллы төркеме Татарстан Сәүдә компаниясенең Чернигов шәһәрендәге (Украина) складыннан Астанага (Казахстан) озатылырга тиешле 50 “КамАЗ” машинасын тартып алганы билгеле булды. Бу хакта заводның матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.
“Чернигов шәһәреннән чыкканда йөк машиналары колоннасы коралланган кешеләр тарафыннан туктатыла. Туктатучылар колонна юлын дәвам иткән очракта ут ачу белән яный. Юл инспекторларын һәм милиция чакырту да ярдәм итми. Нәтиҗәдә машиналар “мәйданчы”лар сагы астында Черниговка кире кайтарыла. “КамАЗ”ның шәһәрдәге хезмәт күрсәтү үзәге дә хәзер әлеге кораллы кешеләр кулына күчкән. Димәк, тагын 150 Татарстан машинасы һәм хезмәткәрләрнең тормышы куркыныч астында”, – диелә матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.Машиналарны тартып алучылар үз гамәлләрен: “Россия безнең Кырымдагы милекне талый, шуңа күрә без Россия машиналарын үзләштерәбез”, – дип аңлаткан.
P.S.P.S. Бүген Казанда Үзәк стадион каршында кичке алтыда Кырымга теләктәшлек күрсәтеп, референдум нәтиҗәләрен хуплап, урам җыены була.