поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2014 Бәйрәм

Казан уртасында әтәч сугышы?

Ничек инде, дим, гомер булмаганны, Казаннын кыл уртасында әтәч сугыштырсыннар? Чын әтәчләрме соң алар? Үзләренең шушы атнада уздырылачак бәйрәмнәре турында сөйли башлаган Ирек абыйга телефон аша йөз сорау яудырып, машинамны Халыклар дуслыгы йорты ягына борам...

Тик тора белмиләр инде үзләре – оештырган чара-бәйрәмнәрен дә “галочка” өчен генә уздырмыйлар, әле бер кызыгын, әле бер “ски”ен таба беләләр. Мин килеп кергәч тә, әлеге йортның хуҗасы Ирек Шәрипов бу атнаның шимбә көнендә уздырылачак Нәүрүз бәйрәме турында мавыктыргыч итеп сөйләргә кереште: “Иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр Халыклар Ассамблеясы составына кергән 11 төрки оешма, Нәүрүзне каршы алу бәйрәме барышында, үзләренең гореф-гадәтләре, милли ашларын тәкъдим итәчәкләр. Нәүрүз гөрләгән мәйданның берничә ноктасында өч төрле пылау гына тәкъдим итәргә җыенабыз. Моның өстенә, төрледән-төрле көнчыгыш тәгамнәре һәм телефоннан әйткән яңалыгым инде – әтәч сугышы булачак...”

Баксаң, Ирек абый инде күптән әлеге теләк – татарга Нәүрүзне кайтару белән янып йөргән икән. Кемдер мәҗүсилек дип бәяләсә дә, татар да язны каршы алуга битараф түгел ләбаса – бакча һәм мәктәпләрдә барыбер үткәрәбез ул бәйрәмне, һәр җирдә диярлек Нәүрүз гүзәле дигән бәйгеләр дә оештырылып килә, Халыклар Ассамблеясына кергән (алар җәмгысы 35 оешма) 11 төрки оешма да искәрмә булмаган. Ә нигә чәчелеп, кечкенә-кечкенә төркемләтә уздырырга соң аны – берне, әмма берәгәйлене уздырмаска?!.

– Россия генә түгел, Татарстан халыклары өчен дә 2014 ел аерым бер ел булды, – ди Ирек Шәрипов. – Быелдан башлап, бездә милли сәясәт концепциясе эшләп килә, шул рәвешле, милли сәясәт дәүләти югарылыкта эшли башлады. Әлеге ел кысаларында бездән – Халыклар дуслыгы йортыннан теләк-тәкъдимнәребезне сорагач, без, ике дә уйламыйча, Нәүрүз бәйрәмен кайтарып, зурлап уздыруны сорадык. Моңа кадәр эзлексез уздырылган әлеге бәйрәмне милли традициягә әверелдерәсебез килде. Күрше республикалар, тугандаш халыкларыбыз аны һәрдаим үткәреп килде, безнең исә моңа кадәр кул җитмәде димме шунда... Менә хәзер вазгыятьне үзгәртергә телибез – бездә дә Нәүрүз тиешле югарылыкта уза башлар дигән ышаныч бар. Язны каршы алудан да матуррак бәйрәм була ала димени?!

Ныклап тотынулары исә Халыклар дуслыгы йорты өчен югары форматка барып җиткән икән. Алар быелгы Нәүрүзне ике көн рәттән билгеләп үтәргә җыена. 21 мартта үзләренең биналарында балалар өчен Нәүрүзне каршы алу чарасы булачак, шул ук көнне төрки оешмаларның яшьләре Бауман урамында флэш-моб  уздырырга җыена. Аның кысаларында, яшьләр үзләренең милли гореф-гадәтләренә корылган чыгышларын тәкъдим итәчәк. 22 март – шимбә көнне исә бәйрәмнең төп өлеше Камал театры каршындагы мәйданда иртәнге уннан көндезге  дүрткә кадәр зур концерт кысаларында узар дип көтелә. Монда Татарстанның танылган җырчылары-артистлары катнашачак, көн дәвамында сыйлану, күңел ачу булыр дип көтелә. Бәйрәм яратучы Казан халкы гына ничек урнашып бетәр диген бу мәйданга...

– Әлбәттә, Камал театры каршындагы мәйдан гына Казан халкы өчен кысан җир, – ди Ирек абый. – Киләсе елга без аны Камал театры мәйданын һәм Меңьеллык паркны берләштереп эшләргә җыенабыз. Быелгы бәйрәм әле өйрәнчек, тәҗрибә туплау чарасы булыр дип уйлыйм. Белгечләр ярдәмендә, кызыклы сценарийга таянып, хәерле сәгатьтә генә башлансын.

Бәйрәм дәвамында, Нәүрүз гүзәле белән беррәттән, Нәүрүз батыры (!) да сайланачак икән – ул 22 мартта ук Бокс Академиясе залында узачак билбау көрәше ярдәмендә билгеләнәчәк. Тагын башка төрле кызыклы бәйгеләр дә булачак ди әле, әмма анысын Ирек абыйдан “тартып ала” алмадым. “22 мартта Камал театры каршына килгәч белерсең”, – диде ул, елмаеп. Ярар, мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак, диләр бит – үз күзебез белән күрербез, Алла боерса...
 
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.03.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»