19.03.2014 Милләт
Паспортка милләтне язу кирәкме? (СОРАШТЫРУ)
Коммунистлар партиясе депутатлары паспортка милләт һәм динне (теләк буенча) язуны кайтарырга тәкъдим итә. Моннан тыш, алар фикеренчә, шәхес турындагы таныклыкка кан төркеме һәм резус-фактор да язылырга тиеш. Шулай ук алар 25тән 40 яшькә кадәр паспортның үзен түгел, ә фотосурәтне генә алмаштырып торырга мөмкин, ә электрон паспорт белән беррәттән кәгазь паспорт та сакланырга тиеш дип саный.
Шушы үзгәрешләрне тәкъдим итеп әзерләнгән закон проекты хәзер Дәүләт Думасына юлланган. Билгеле булганча, паспортта милләтне күрсәтү – шактый бәхәсле мәсьәлә. Коммунистлар тәкъдименә дә хәзердән үк каршы килүчеләр бар. “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте лидеры Лев Пономарев, мәсәлән, коммунистлар тәкъдимен хәтәр дип санавын белдергән. Аның сүзләренчә, бу – илнең бөтенлеген саклауга аяк чалачак. Ә “Политех” агентлыгы уздырган сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең 51 проценты паспортта милләтен күрсәтергә риза. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, Татарстанның Халык, Россиянең атказанган артисты:
– Милләт паспортта күрсәтелергә тиеш дип саныйм. Ә менә дингә килгәндә, монысы – һәркемнең үз эше. Дин кешенең эчендә булырга тиеш. Электрон паспортка күчүгә дә уңай карыйм. Бу – заман таләбе. Һәр яңалык башта ниндидер каршылыкка очрый, аннары кулланылышка кереп китә. Хәзер кәгазь китап кына түгел, ә электрон форматтагыларын да укыйбыз, мәгълүматны басма чыганаклардан да, электрон мәгълүмат чараларыннан да алабыз, кесәдә йөри торган акча да, электрон акча да бар. Очкычка билетның да электрон рәвештәгесен сатып алып була. Паспорт та шуның кебек инде.
Гөлшат НӘҖИПОВА, икътисадчы:
– Мин моңа каршы түгел. Әмма каршы килүчеләр дә булмый калмый бит. Шуңа күрә милләтне күрсәтү-күрсәтмәүне дә ирекле итсеннәр иде. Бу илнең бөтенлегенә зыян китерә дип уйламыйм. Халыкта бүленү теләге үзе яшәгән ил хөкүмәтеннән канәгать булмаган очракта туа. Казлар турында әйтәләр бит, яхшы ашатсаң, очып китмиләр дип. Халык белән дә шул ук хәл. Ә электрон паспортка күчүгә килгәндә, минемчә кәгазь паспортны бөтенләй үк бетерү дөрес түгел. Икесе дә калсын.
Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре:
– Моның яхшы ягы да, начар ягы да юк, бу – нейтраль әйбер. Милләтне язсалар, татарга моннан зыян юк. Әмма файдасын да күрмим, чөнки моңа карап кына татарларның саны үсми, җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрми. Бу гамәл бары татарларның санын белеп, милләтләргә кагылышлы программалар тормышка ашырганда план кору өчен генә кирәк булырга мөмкин. Ләкин андый мәгълүматны бит халыкны исәпкә алу материалларыннан да алырга була. Ә паспортның рәвешенә килгәндә, электрон паспортка күчү уңайлырак булачак, минемчә. Бөтен дөнья электрон форматка күчә. Электроны булгач, кәгазенең мәгънәсе калмый. Икесен дә калдыру кирәксез.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь:
– Мин коммунистлар белән фикердәш кеше түгел, әмма аларның бу тәкъдимен хуплыйм. Кеше бит үзен ниндидер билгеле бер милләт, мәдәният вәкиле итеп тоярга тиеш. Күп кенә кешенең үзенең кайсы милләттән булуын белдерәсе дә килә. Шуңа күрә моңардан бернинди зыян да булмас. Хәзер катнаш никахтан туган балалар күп. Алар бит ниндидер бер милләтне сайлап алырга тиеш. Бу яктан караганда да, тәкъдим хуплауга лаек. Татар тотып карамыйча ышанмый диләр бит. Шуңа күрә мин кәгазь паспортны да калдыру яклы.