поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
18.03.2014 Мәгариф

«Кара исемлек»тәге вузлар ни хәлдә?

Югары уку йортларын нәтиҗәлелеккә тикшерү мониторингы буенча, быел Татарстанның ике вузы «кара тамга» алган иде – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт һәм Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтлары. Әлеге исемлеккә республикадагы 13 филиал да эләкте. «Кара исемлек»тәге уку йортлары белән элемтәгә кереп, аларның ничек яшәп ятуын белештек.

Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты проректоры Ирек Гаязов: «Институтның авырлыкка очравы билгеле. Ләкин без кимчелекләрне юкка чыгару юнәлешендә эшлибез һәм тиздән бу исемлектән төшеп калачагыбызга ышанабыз. Уку йортыбыз ничә еллар алдынгылар рәтендә була килде. Безнең студентлар төрле чит ил вәкилләре белән дә аралашалар, тәҗрибә туплыйлар», – дип сөйләде. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рәфкат Шаһиев үзләрендә табылган кимчелекләрне таныды. Әлеге югары уку йортының урта махсус белем бирү учреждениесе булып үзгәртелү ихтималлыгы турында сүз булган иде, проректор бу хәбәрне кире какты. Хәзергә барысы да элеккечә кала икән. «Институтның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан төрле проектлар тәкъдим итәбез. Абитуриентларны җәлеп итү өчен, ачык дәрес, олимпиада, конкурслар үткәрәбез», – дип аңлатма бирде Рәфкат Ширияздан улы. 2012 елда Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов җитәкләгән ведомствоара комиссия илдәге 541 дәүләт вузын һәм 994 филиалны тикшергән иде. Нәтиҗәдә, 30 югары уку йорты һәм 262 филиал «кара исемлек»кә кертелде. Араларында Татарстанның 3 дәүләт вузы һәм 14 филиалы да бар иде. Әмма беренче мониторинг нәтиҗәләре күп кенә вузларда канәгатьсезлек уятты. Аларның фикере исәпкә алынып, быелгы бәяләү системасына берникадәр үзгәрешләр кертелде. Республиканың беренче тапкырда «кара тамга» алган 3 югары уку йорты быел судан коры чыкты. «Безнең университет – Татарстанның иң алдынгы уку йортларының берсе. 2012 елгы мониторингтан соң «кара исемлек»кә эләгүебез аңлашылмаучанлык тудырды. Ләкин соңрак шик уяткан барлык мәсьәләләр дә ачыкланды. Әлбәттә, көчсез якларыбыз булгандыр, тик без аларны юкка чыгара алдык. Университетыбыз тарихында «кара тамгалы» очраклар бүтән булмас дип ышанабыз», – дип сөйләде әлеге 3 вузның берсе – Казан дәүләт энергетика университетының ректоры Эдуард Абдуллаҗанов. Димәк, Татарстан вузлары, «кара исемлек»кә керсә дә, хаталар өстендә җитди эшләр башкарып, кимчелекләрдән котылу җаен таба. Югары уку йортлары җитәкчелегенең ышандыруынча, һәр үзгәреш студентлар һәм мөгаллимнәр белән киңәшләшеп, аларның тәкъдимнәренә колак салып кертеләчәк.


Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, КФУ студенты
Шәһри Казан
№ --- | 18.03.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы