поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
16.03.2014 Спорт

“Ак Барс” өметләрне акламады

Казан командасы быел да өметләрне акламады. Безнекеләр плэй-оффның беренче этабында ук җиңелергә мәҗбүр булды. Тиешле нәтиҗәләр ясар чак җитте түгелме?

...“Ак Барс” белән “Себер” арасындагы сериянең дүртенче уеныннан соң гомуми исәп тигезләнгәч, төрле чыганакларда ошбу каршылыкның ничек тәмамланасы “язып куелды”. Кайбер акыллы башлар Казандагы бишенче уенда безнекеләрнең оттырачагын, аннан Новосибирскида җиңәчәген фаразлады. Хәлиткеч җиденче очрашу исә халык шыплап тулган “Татнефть-арена”да янә “Ак Барс”ның җиңүе белән тәмамланырга тиеш икән. Шул рәвешле янәсе КХЛның дәрәҗәсе күтәрелә (нинди мавыктыргыч матчлар, моңарчы андыйларны НХЛда гына күрә ала идек!), телетапшырулардан, билетлар сатудан да акчалар елга булып агачак, имеш.

Хәер, мондый имеш-мимешләр, “компетентлы фаразлар” ел саен диярлек кабатлана. Әмма спортчылар үзләре ул сүзләргә игътибар бирмәскә тырыша. Алай гына да түгел, андый сүз чыгаручыларны кискен тәнкыйтьли, ачулары килә. Чыннан да, спорттан ераграк булган кешеләр генә, җиңү яки җиңелүнең ни икәнен белмәүчеләр генә чыгара аладыр ул сүзләрне. Ел буе уйна-уйна да, хәлиткеч очрашуларга әзерлән дә – “спектакль куям”, кемнеңдер күңелен күрәм дип, җидешәр очрашу уздыр, имеш.

“Ак Барс” үзе гаепле

Әлбәттә, хоккей – республикада беренче номерлы спорт төре. Вәзгыятьнең шулай булуында “Ак Барс” үзе “гаепле”. Россия чемпионатларын оту, Гагарин Кубогын ике тапкыр рәттән яулау җәмәгатьчелекнең игътибарын нәкъ менә хоккейга юнәлдерде. Казан командасы өчен хәзер ир затлары гына түгел, гүзәл затлар да, укучылар да, бабайлар да, хәтта әбиләр дә җан ата. Район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да хоккей тартмачыклары булу “Ак Барс”ның җиңүләреннән шашу белән бәйле. Хакимият, иганәчеләр ярдәм итмәсә, авыллардагы яшьләр үз көчләре белән хоккей “корт”лары төзеп куйды. Һәм... “Ак Барс” өчен җан атуын дәвам итте.

Әйе, янә “мәхәббәттән нәфрәткә – бер адым” гыйбәрәсен искә төшерергә туры килә. Казан командасы оттырган очракта күпчелек “белгеч”кә әйләнә. Болай уйнарга ярамый, тегене куарга кирәк, моны чакырырга... Быел янә шулай булды, әле булачак та. “Ак Барс” “Себер”гә оттырды. Алтынчы уенда. Димәк, алдарак сүз барган фараз кылучыларның “сценарий”ларына үзгәреш керде, хыяллары чәлпәрәмә килде.

Хыяллар зурдан иде

Ә бит быелгы сезонга өметләр зурдан иде. Казан командасы тулысынча булмаса да, яртылаш составны үзгәртте, күп еллар дәвамында лидер булган, бюджетка шактый зыян салган уенчылардан арынды. Аңа карап кына, “Ак Барс” КХЛдагы иң бай клубларның берсе булудан туктамады. Даими чемпионатны да казанлылар – лидерлар арасында, “Себер” исә астарак тәмамлады. Димәк ки, Казан командасы чыннан да бу каршылыкта фаворит иде. Республика Президентының плэй-офф алдыннан команда белән очрашуы, җитәкче вазифаларның берсенә Зиннәтулла Билалетдиновның билгеләнүе дә амбицияләребезне ныгытты гына кебек. (Безгә калса, Билалетдиновның хәлиткеч моментта килүе комачаулады гына. Аңлашыладыр, танылган тренер клубка генераль менеджер булу өчен генә чакырылмаган. Ул барыбер кайчан да булса үзенең төп эшенә керешергә тиеш. Шундый вәзгыятьтә баш тренер Валерий Беловның хәлен аңларга буладыр: аның инде ялгышу мөмкинлеге калмаган иде. Ә бу исә – өстәмә басым дигән сүз).

Кызганыч, бу очракта кайбер каләмдәшләребез чыгарган нәтиҗә белән килешми мөмкин түгел. “Ак Барс” бүгенге көндә Россиядә уртакул командалардан санала. Үз йөзе, үз стиле, менә дигән лидерлары булган СКА, Мәскәү “Динамо”сы, Магнитогорск “Металлург”ыннан аермалы буларак, безнекеләр даими чемпионатта да, плэй-оффта да үзләрен “менә ичмасам команда” дип әйтерлек дәрәҗәдә таныта алмадылар. Димәк, иллюзияләрдән, ясалма мактанулардан арыныр вакыт. Командага баш тренер итеп Зиннәтулла Билалетдиновны билгеләү белән генә ирешеп булырмы моңа – әлегә нәмәгълүм. Татарстан җитәкчелеге дә тиешле нәтиҗәләр ясар дигән өметтә калабыз. Ләкин ул нәтиҗә “Рубин” кебек тагын бер флагманыбызны җимереп ташлау рухында булмасын иде.

Ә хоккей әлегә барыбер беренче номерлы спорт төре булып калачак. Кыш инде тәмамланып, бозлар эрер вакыт җитсә дә...


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ --- | 16.03.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы