поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
16.03.2014 Мәдәният

Язгы каникулда Камал театрында «Кечтүкле уен» һәм «Авыл эте Акбай»

Мәктәпләрнең язгы каникул көннәрендә мартның 23сеннән 26сына кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында – махсус яшь тамашачылар өчен спектакльләр көтелә: Илгиз Зәйниев пьесасы буенча театраль феерия - «Кечтүкле уен» һәм Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакле.

 
23 мартта 12.00 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә – «Кечтүкле уен».

Спектакльнең режиссеры – Камал театрының әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. «Кечтүкле уен» - татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтэзи жанрында чишелгән спектакль, ул алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы – Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырмы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – безнең каһарманыбыз аларны җиңәрме?

Спектакль 6 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар өчен.
 
24 һәм 25 мартта 14.00 сәгатьтә Кече сәхнәдә агымдагы сезон премьерасы - “Авыл эте Акбай”.

«Авыл эте Акбай» - һәркемгә таныш пьеса. Бу спектакльдә инде ничә буын балалар тәрбияләнде. Юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары 80нче елларда бик популяр була. Балалар өчен куелган әлеге спектакльне легендарь дип атарга мөмкин. Акбай авылда яши һәм монда аңа бик ошый. Саф һава киң сахраларда йөгереп уйнарга да, тамак туйганчы рәхәтләнеп ашарга да була. Тик аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның гына күңеле тыныч түгел. Беркөнне телевизордан күргән, шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә аның. Ничек кенә шунда эләгергә? Юлда бит куркыныч, урман аша чыкканда аю - бүреләр очравы бар. Хәйләкәр Тәмлетамак Акбайдан да тугры, эчкерсез иптәш таба алмасын аңлый. Һәм аны бергә барырга үгетли башлый. Әлбәттә, шундый хәтәр юлга Акбай Тәмлетамакның берүзен җибәрә алмый, бер көнгә генә барып килергә риза була. Ә әкиятнең дәвамы махсус нәни тамашачылар өчен куелган  "Авыл эте - Акбай" музыкаль спектаклендә.

Спектакль 1 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар өчен.

---
Камал театры
№ --- | 16.03.2014
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы